news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Әни, сиңа авыр инде, әйеме?» – Блогер Әлфия Галиәхмәтова Казанга хастаханәгә килгән

news_top
«Әни, сиңа авыр инде, әйеме?» – Блогер Әлфия Галиәхмәтова Казанга хастаханәгә килгән
Фото: Ринат Галиәхмәтовның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Блогер Ринат Галиәхмәтов (Татар Малай) әнисе, блогер Әлфия Галиәхмәтова белән төшкән видеоны күрсәтте.

«Әнием Казанда, икенче чире белән көрәш алып барабыз», – дип язган ул видео астына.

– Әни бер авыр терапиядән чыгып, Казанга икенчесенә килде. Әни, сиңа авыр инде, әйеме?

– Юк, нормаль. Ярдәм итүчеләрем яхшы.

«Чирдән көчлерәк булып җиңәргә язсын», – дип тели блогерның язылучылары.

Әлфия ханым инфаркт кичереп, хастаханәгә эләккән иде. «Әтисе мине ел буе бала карагандай карый. Балалар да шулай. Башта онкология 4 стадия, аннан менә инфаркт екты. Исән-сау булыгыз, чирләмәгез», – дип язган иде ул үзенең сторисларында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар