Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әни мине ташламаган икән»: Бөгелмә кешесе 20 елдан соң игезәк сыңарын һәм әтисен тапкан

Тарасовлар гаиләсе ирнең әти-әнисен 20 ел эзләгән, чөнки Александр балалар йортында тәрбияләнгән. Эзләүләр көтелмәгән нәтиҗә биргән.

news_top_970_100
«Әни мине ташламаган икән»: Бөгелмә кешесе 20 елдан соң игезәк сыңарын һәм әтисен тапкан
Фото: © «Челнинсике известия»

Анастасия һәм Александр Тарасовлар – өлкән яшьтәге пар: хатынга – 68, иргә – 70 яшь. 5 бала үстергәннәр, 5 оныклары бар. Анастасия – шәфкать туташы, Александр Бөгелмә фарфор заводында рәссам булып эшләгән.

«Без танышканда, миңа 26 яшь иде. Минемчә, инде җитлеккән кешеләр булганбыз. Саша күңелемне үзенең зыялылыгы, алтын куллары белән яулап алды. Ул нәрсәгә генә тотынмасын, барысы да килеп чыга. Ач 90нчы елларда үз йортыбыз белән яшәдек – тавык-үрдәк асрадык, сыер тоттык. Авыр иде, әмма барына да түздек, балаларны үстердек. Шатланып яшә генә. Тик Сашаның күңелендә сагыш-моң иде. Ул балалар йортында үскән, үзенең тамырлары турында беркайчан бернәрсә белмәгән. Кайвакыт без аның белән урам буйлап йөрибез, ә ул көтмәгәндә күккә карап: «Минем Ватаным шунда», – ди. Мин йөрәгемә тотынам: «Ни сөйлисең син?» – дим. Ә ул: «Минем турында бернинди дә искә алулар юк, мөгаен, Айдан егылып төшкәнмендер», – дип җавап бирә», – дип сөйли хатын.

Бер хәбәр дә юк

Бала чагында Александр балалар йортларында каңгырап йөргән. Аларның ничәү булганын белми дә. Алабуга балалар йортыннан башлап кына вакыйгалар исендә. Александр шулай ук, томанлы гына итеп, үзенең абыйсы барлыгын, аның югалганлыгын, ә үзен шуннан соң Бөгелмәгә күчерүләрен, соңрак Урыссуга эләккәнен хәтерли. Һәм балалар йортыннан китәр яше җиткәндә, ул шуннан китә.

«Урыссудагы балалар йорты директоры: «Синең документларың юк, хәтта туу турында таныклыгың да. Ә паспорт алырга кирәк. Әйдә, үзеңә язарга әти исеме уйла», – диде. Шулай итеп, булачак ирем Александр Сергеевичка әйләнә», – дип сөйли Анастасия Федоровна.

Ул 2 тапкыр Алабуга балалар йортына килә, иренең үткәннәре эзләрен Урыссу һәм Бөгелмәдә эзли, Татарстан архивына яза, ЗАГСка мөрәҗәгать итә.

«Алабугада без документларда Саша турында бернинди дә искә алулар тапмадык. Хәер, бер баланы Бурятиядән Татарстанга күчерүләре турында язма күземә ташланды. Ул вакытта мин сүзнең иремнең абыйсы Вячеслав турында барганын белми идем», – дип искә ала хатын.

Детектив ялларга булалар

Анастасия Федоровна социаль челтәрләрдә белдерү урнаштыра. Бер төркемнең администраторы аңа детектив ялларга тәкъдим итә, ә тегесе «түгәрәк кенә» суммада акча сорый.

«Без Саша белән төнге 2гә кадәр утырдык, тәкъдим турында сөйләштек. Һәм түләргә булдык. Иртән мин балаларга яздым: әгәр әтиегезнең тынычлыгы шундый суммага тиң икән, димәк, шулай булырга тиеш», – дип уртаклаша хатын.

Һәм бик кыска вакыт үтүгә, ялланган детективтан фото һәм документлар күчермәләре килә башлый. Александрдан 5 минут кына алдарак туган абыйсы Вячеслав барлыгы ачыклана. Хәзер ул хатыны белән Кырымда яши икән, балалары юк.

Вячеславның хатыны Татарстаннан кинәт кенә табылган яңа туганнар турында белгәч, шакката. Тарасовларның Санкт-Петербург үзәкләренең берсендә заказ биргән ДНК-тест нәтиҗәләре килгәч, тагын да аптырап кала – 99,9 процент туры килү. Кырымдагы туганнары яңа чынбарлыкка әле һаман да ияләшә алмый.

«Без беркемне дә ашыктырмыйбыз. Аларны кунакка чакырдык. Күрешербез дип өметләнәбез», – ди Анастасия Федоровна.

Әтисе 3 тапкыр өйләнгән

Александрның әтисенең дә кемлеге билгеле була. Ул гади кеше түгел.

Василий Семенович Тарасов – тамырлары белән Мәскәүдән, типографиядә рәссам булып эшләгән, 3 тапкыр өйләнгән. Беренче никахыннан аның 3 кызы бар, шуларның берсе тугач та үлә. Сугыш вакытында хатыны белән ул Улан-Удэга эвакуацияләнә. Күрәсең, пар анда аерылыша. Улан-Удэда Василий Матрена исемле кызны очрата, ул – аның икенче хатыны һәм 1952 елда туган игезәкләрнең әнисе. 3 елдан соң хатын үлә, ә әтисе, Мәскәүгә китәр алдыннан, улларын балалар йортына тапшыра.

Өченче тапкыр ул инде олы яшьтә өйләнә һәм 1989 елда вафат була.

Василий Семеновичның беренче никахыннан туган бер кызының улы да табыла. Тарасова аңа бабасының улларын балалар йортына тапшыруы турында сөйләгәч, ул: «Гаҗәп түгел», – дип җавап бирә. Анастасия Мәскәүдәге туганнарының үзара еш аралашмавын, мөнәсәбәтләренең салкын булуын аңлый.

«Әни мине ташламаган»

Эзләү эпопеясе тәмамланганнан соң, Александр Тарасов үзенә күпкә җиңелрәк булуын таный. Чөнки хәзер белә – әнисе аны ташламаган.

«Аңа үпкәм бар иде. Кайвакыт күңелемнән: «Ни өчен син минем белән шулай эшләдең?» – дип аны әрли идем. Ә әни мине ташламаган икән», – ди ире хатынына.

Шулай ук Александрның ни өчен барлык документлары югалганлыгы да аңлашыла.

«Закон буенча, игезәкләрне аерырга ярамый. Аларны уллыкка я бергә алырга, яки Александрдан аларны аерырга рөхсәт алырга тиеш булганнар. Вячеславны тәрбиягә алган гаиләгә тапшырганда, Александрга 10 яшь була, аннан сорарга тиеш булалар. Ләкин аңардан беркем дә сорамаган», – дип аңлата хәлне белгечләр.

«Александрга иҗат сәләте каян килгәнен дә белдек. Ни әйтсәң дә, геннар үзләрен сиздерә», – ди хатын.

Александр Тарасов, һичшиксез, «баеган»: аның хәзер ике ата исеме (отчество) һәм ике туган көне бар (сүз уңаеннан, икесе дә май аенда).

«Ата исеме өчен документларны үзгәртмәскә карар иттек. Ә туган көннәрнең барысын да билгеләп үтәбез», – ди Анастасия Федоровна.

«Челнинсике известия»

Эльвира Мөхәммәтдинова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100