Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әни, мине аңа бирмисеңме?» Әти кеше улына тәмәке ашата, кулын ут өстендә тота, энә кадый

news_top_970_100
«Әни, мине аңа бирмисеңме?» Әти кеше улына тәмәке ашата, кулын ут өстендә тота, энә кадый
"Татар-информ" архивы

Ростов өлкәсендә, мәктәптә «3»ле билгесе алган өчен, әти кеше баласының тырнакларын йолкып алырга маташкан. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

13 яшьлек Илья (исеме үзгәртелә) хәзер «3»ле алса да, өйгә тынычлап кайта, төнлә тыныч йоклый, футбол уйнарга ярата. Аның 6 туганы – энесе һәм сеңлесе бар. Әле 2-3 ай элек кенә Илья мондый тормыш турында хыяллана да алмый.

Аны үз атасы җәберләп яши. 35 яшьлек Николай (исеме үзгәртелә) бик вәхши ысуллар куллана. Ул Ильяга тәмәке төпчеге ашата, берьюлы бер кап тәмәке тарттыра, баланың учларын янып торган конфорка өстендә тота, кулларына энә кадый, тырнакларын плоскогубцы белән йолкып алырга маташа, башы белән стенага бәрә, ач тотып интектерә, төнлә подъездда йокларга калдыра.

Николай баласын начар билге алган, өйгә 10 минутка соңга калып кайткан өчен кыйный. Урлаган өчен, баланың учларын янып торган конфорка өстендә тота.

Соңрак Николайның апасы һәм анасы сүзләренчә, Ильяның ачлыктан үлмәс өчен бердәнбер ысулы – урлау була. Ильяга суыткыч янына килү дә тыела. Ул өй янындагы кибетләрдә ипи һәм конфет урларга мәҗбүр була. Баланы тоткан кибетчеләр исә атасына зарлана.

«Кеше алдында ул идеаль ата булды, «күзгә төтен җибәрә» белә. Бала ачлыктан урлаша дип, беркем башына да китерми», – ди Николайның элеккеге хатыны һәм Ильяның анасы Наталья.

Николай белән Наталья 4 ел чамасы никахта яши. Аларның 2 улы туа. Ире кыйнагач, Наталья аерылыша. Ул малайларын да алып китә. Ильяга ул чакта 3 яшь була. «Колька миңа килде, кыйнады, Ильяны алып китте. Икенче улы турында сорамады да. Ул Илья белән генә кызыксынды, алар тышкы яктан бик охшаш. Мин башта баланы кайтармакчы булдым, 2015 елда Колька травматик пистолет белән килеп, күкрәгемә атты. Мин үземнең гомерем өчен генә түгел, балалар өчен дә курыктым. Ул чакта хәзер яши торган иремнән бала таптым», – ди Наталья.

Шуннан соң Наталья 7 ел буена Илья белән аралашмый. 2018 елда ул улын базарда күрә. «Элеккеге кайнанам базарда конфет сата иде, мин шунда улымны да күрдем. Әбисе аңа минем әнисе булуымны әйтте. Ул тыңлап торды, хисләрен күрсәтмәде», – ди Наталья.

Илья бу елларда тәмугта кебек яши. Атасын күргәч, ул куркудан телсез кала.

Чираттагы тапкыр кыйналгач, Илья дус кызына бара, анда 2 атна яши. Нәкъ шул дусты аңа полициягә гариза язарга киңәш итә.

Николайга карата җинаять эше ачыла. Ильяны хастаханәгә салалар. 7 елга беренче тапкыр Ильяны анасы кочаклый.

«Без кочаклаштык, Илья елап җибәрде. Сулкылдап елап: «Әни, син мине аңа бирмәссеңме?» – диде. Мин, безне башка беркем дә аермас, дидем», – дип сөйли Наталья.

Хәзер Илья әнисе, 4 энесе, 2 сеңлесе белән яши, нәни сеңлесенә 4 ай.

Николайны 6,5 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100