«Әни, мин үләммени?» Йогышлы инфекциядән дәваланган бала үңәче өзелүдән үлгән
Тикшерү комитеты җинаять эше ачкан.
– Улымның песиләргә аллергия, шуңа ул миннән, «эт алыйк әле» дип сораган иде. «Яз җитсен инде, ул урамда чабарлык булсын!» – дидем. Балабызны күмеп, 2 көн үтүгә, карасам, капка төбендә көчек утыра. Ул миңа улым урынына килгән, – баласын югалткан ананың хәсрәте чиксез.
6 яшьлек Савелий – аны өйдә Савва дип йөрткәннәр – үзенең 6нчы туган көнендә үлә. Бәйрәмгә дип кабартылган шарлар өйдә әле һаман очып йөри. Көчек алар белән рәхәтләнеп уйный, гүя малай аны, чынлап та, үзе урынына уйнарга, сөенеп яшәргә җибәргән. Байкал арты крае Хилок шәһәрендә үлгән малайның хикәятен CHITA.RU сылтамасы белән V1.RU яза.
Ольга Никифирова, олы улын кочаклап утырып, бәләкәен югалту тарихын сөйли:
– 26 декабрьдә ул салкын тидереп чирли башлады. Мин эштән сорап киттем дә, табибка бардык, миңа больничный алырга тәкъдим иттеләр. Ләкин олы улым – аңа 21 яшь – бу көннәрдә өйдә иде. 28 декабрь көнне иртән эшкә җыенганда, кече улым хырылдый башлаганны сиздем. Эшкә шалтыратып, килә алмавымны әйттем, бала белән поликлиникага киттек. Табиб безгә хастаханәгә ятарга юллама бирде. 2 көн дәваландык, җомга хәле яхшырган кебек булгач, кайтарып җибәрделәр. Анда аны рентгенга төшерделәр, пневмония юк, бронхит кына икәнен әйттеләр. Савваның, чынлап та, хәле яхшырган иде.
Балам бәйрәмне өйдә каршылыйсына бик сөенде, бик көтте. Яңа елларны каршы алдык, рәхәтләнеп бәйрәм иттек. Ә 2 гыйнвар көнне Савва: «Әни, бөтен җирем авырта: кулым да, аякларым да, башым да», – дип, кабат зарлана башлады. Температурасы 38 градуска кадәр күтәрелде. Икенче көнне хастаханәгә киттек. Безгә анда моның йогышлы инфекция икәнен әйтеп, антибиотик яздылар, көнгә 3 тапкыр бирергә куштылар. Мин, куркып, көнгә 2не генә бирдем. 5 гыйнвар көнне тагын хастаханәгә киттек – бала инде атна буе уттай яна, берни дә булышмый. Табиб: «Йогышлы инфекция йөри, балага тыныч кына терелергә бирегез», – дип кайтарып җибәрде.
Ял көннәреннән соң, дүшәмбе – кабат хастаханә юлы, кабат тыңладылар да өйгә кайтарып җибәрделәр. 10 гыйнварда улымның туган көне иде, кайтышлый ук торт алдык. Савваның дусларын чакырасы килгән иде, терелгәнгә кадәр дип, аннан баш тарттык. Кибеттә вак бәлеш күреп: «Әни, исе бигрәк тәмле!» – диде. Ул инде ничә көн берни ашамаган, чәй һәм печенье гына капкалый иде. Вак бәлеш алдым, кайткач, җылытып бирдем, ә ул хәтта яртысын да ашамады. Кичен аш ашаган булды, ә төнлә белән күңеле болгана башлады. «Ашыгыч ярдәм» чакырттык, безне хирургия бүлегенә алып киттеләр. Анда кизү табиб карады да: «Сездә вирус», – диде. Балалар бүлегенә җибәрде. Улымның кул-аяклары ап-ак, иреннәре зәңгәрләнә башлады, барырлык чамасы юк.
Безне иртәнге 6да кабул иттеләр, шәфкать туташы косудан дәва бирде, кизү табиб юк иде.
Аны иртәнге 9да гына карадылар: эченә баскаладылар, тагын вирус турында әйттеләр. Аннан табиб берничә сәгать кермәде, шәфкать туташы гына капельница куйды. Балам елап, хәтта: «Әни, мин үләммени?» – дип сорады» , – дип сөйли Ольга.
Ана сүзләренә караганда, медиклар «малай шул вак бәлеш белән агуланган» дип шикләнәләр һәм әни кешене теләсә ни ашатуда гаепләргә телиләр. Бала үзе берәр нәрсә йоткандыр, дигән фикер дә бар.
Кичке сәгать 9да балага кислород бирәләр, компьютер томографиясе һәм УЗИ ясыйлар. Яңа тикшерүләр берни дә бирми. Баланы край үзәге Читага җибәрү турында сүз кузгаталар, ләкин җирле табиблар мондый симптомнар белән аны анда кабул итмәячәкләрен, мондый авыруларны районда дәваларга тиешлекләрен әйтә. Савваның хәле һаман начарая бара, ә берничә сәгатьтән инде аны күчереп йөртеп булмаячагы ачыклана.
– Каны куера башлады. Аяклары зәңгәр, юан, тукмак кебк. Ул морс сорады, «арыдым, барысы да китсеннәр» дия башлады. Аннан тагын: «Әнием, мин үләммени?» – дип сорады. Аны кабат ИВЛ аппаратына алып киттеләр... – Ольга кабат сулкылдап елый башлый.
Ул, тикшереп тә, баланың үңәче өзелүен сизмәгән җирле табибларны, баланы Читага җибәрүне хәл итмәүчеләрне гаепли.
Баланың үңәче нилектән өзелгәнлеген экспертиза билгеләячәк. Якыннары моның күп косу яки ИВЛ вакытында стент куйганнан булуы мөмкин дип саныйлар.
– Ул үзе бернинди дә чит әйбер йотмаганын төгәл әйтә алам. Даруларны да көчкә эчерттек. 1 яшендә чакта улымның борынына нәрсәдер кергән иде, үлекли башлады. Шунда безне ялгыш Линево Озеро авылы хастаханәсенә җибәрделәр. Ә анда, Аллага шөкер, эшнең нидә икәнен аңлап булыштылар, югыйсә Савва улым шул вакытта ук киткән булыр иде, – ди Ольга. – Мин аны шундый озак көтеп тапкан идем, шундый тиз югалттым. Улларымның яшь арасы 16 ел. Алга таба ничек яшәргә – белмим, үземнең дә үләсем килә...
Ольганың олы апасы Светлана Дмитриевна хастаханәдә 20 ел санитарка булып эшләгән. Сөйләшкәндә, вакыт узган саен, хастаханәдә табиблар саны кими баруын искә алды. Белгечләр хастаханәдән китеп барган яки лаеклы ялга чыкканнар, ә калган табибларга аның дәгъвалары бар.
– Сәбәбен таба алмадылар. Гемоглобины күтәрелгән, диделәр, ул литрга 200 мл иде инде (6 яшьлек бала өчен норма 125-135. – ред. искәрмәсе) Канын сыеклаттылар, ләкин ярдәме тимәде. Реанимациягә соңга калды, дип уйлыйм мин.
Әгәр сәбәбен тапсалар, җибәрү юлын да табарлар иде. Килгәч, сорыйм: «Ни өчен Чита кабул итми?» – димен. Симптомнары энтеровирус инфекциясенекенә охшаган, монда дәваларга кирәк, дип җавап бирәләр. Ул чир вакытында кеше коса һәм эче китә. Ләкин безнең малайның эче китмәде.
Үңәче өзелүен ничек күрмәгәннәр, дисәгез, аны УЗИ аша күрү бик кыен, фиброгастроскопия (ФГДС) ясарга кирәк. Ләкин чир башка булган. Сәбәбен билгеләү өчен белгечләр булмагандыр, дип уйлыйм. Әгәр, ни булса – шул, дип җибәргән яки баш табибка күрсәтмә сорап шалтыраткан булсалар...
Югыйсә, шикләнерлек симптомнар бар иде: бала сап-салкын, бармагына пульсометр кидерделәр, ә ул берни күрсәтмәде, чөнки кан инде йөрми башлаган иде диярлек, куерган иде. 1 сәгать эчендә бала юк булды. Бик куркыныч хәл, – дип нәтиҗә ясый элекке санитарка.
Хилок хастаханәсе баш табибы, судмедэкспертиза нәтиҗәләрен алмый торып, бу хәлләргә комментарий бирүдән баш тарта.
Хилок шәһәрендә бу вакыйга турында сүзләр күп һәм төрлесеннән йөри. Халык табибларны гаепли, Савелийны табиблар аркасында азган коронавирус алып киткән, дип исәплиләр. Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкинның тикшерүне үз кулына алуы да хәлләрнең бик тә катлаулы булуына шикне арттыра гына.