Сөйләшүләр нәтиҗәсендә Украина әсирлегеннән 94 хәрби кайтарылды, дип хәбәр итә Оборона министрлыгы.
«Аларның гомерләренә куркыныч янаган», – диелә хәбәрдә. Солдатлар һәм офицерлар медицина учреждениеләрендә реабилитация һәм дәвалану курсын узачак.
«Әни, мин өйдә!» – дип шатланып кычкыра хәрбиләрнең берсе.