Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әнисенең иркә улы: кияүгә чыгаргамы яки юкмы?

24 яшьлек кыз, үзенең тормыш тәҗрибәсеннән чыгып, иркә ул үстерүче әниләргә мөрәҗәгать итә.

news_top_970_100

Әни кешеләргә мөрәҗәгать итәсе килә: сез нишләп улыгызны бөтен булган мәхәббәтегез белән «буасыз»? Сез күрсәткән артык игътибарыгыз аркасында, алар 33 яшьтә дә өйләнми. Үзен дөньяның патшасы итеп хис иткәч, тиң кыз таба алмый интегәләр.

Егет кеше кырыкта да шул ук бала, дип юкка әйтмиләр, ахрысы. Яшь барган саен, олы кешеләр булмаганына инанам. Кешене кешедән бары тик туплаган белемнәре, акыл үсеше, аңлы булуы гына аера. Башында берни булмаса, аны олы кеше димәссең. Тыңлыйсы да килми бит аларны. Гәрчә, битләре җыерчыклы булса да.

24 яшемдә 33 яшьлек ир-ат белән таныштым. Яшь аермасы мине куркытмады. Дөньяда андый парлар байтак. Мин үземне яшьтәшләремнән күпкә акыллырак дип саныйм. Дөньяга караш та бүтән. Шуңа үземнән олыракны табарга теләдем. Бәлки, шулай безнең интеллект дәрәҗәсе тигезләшер, дидем.

Даниярга 33 яшь, аның ике бүлмәле фатиры, кредитка алынмаган машинасы һәм стабиль, ышанычлы эше бар. Шәхси тормышы гына юк. Менә нишләп йөргән ул 33 яшькә кадәр? «Кызлар белән чуалдыңмы?» – дигәнгә, «Чуалмадым», – ди. «Көне-төне эштә тир түктеңме?» – дим. «Юк, әлбәттә», – ди. Аңлый алмыйча баш ваттым.

Ә тагын да якынрак танышканнан соң, барысы да үз урынына утырды. Әнисе бик ярата икән бит газиз, бердәнбер, матур малаен. Андый әни булганда, дөрестән дә, нәрсәгә хатын? Ашарга атна саен капчыгы белән төяп җибәрә, кирәк булса, фатирына килеп «генеральная уборка» ясый. Ике сәгать саен шалтыратып: «Улым, ашадыңмы?», «Улым, җылы киендеңме?», «Өшеп йөрмә, үзеңне сакла, башлык ки» дигән кайгырту сүзләрен ишеткәч, хатын-кызның игътибарыннан бизәргә була.

Абау, Данияр, әниең бигрәк ярата икән үзеңне.

Әйе. Әни кебек мине яратучы табылсын иде ул!

Нәрсәгә соң сиңа ике әни? Күз алдына китер, көн саен шулай шалтыратып, «башыңа ки» дип тукысалар, ачуың килмәсме?

Данияр уйлаган кыяфәт ясады да, җавапсыз калдырды. Үзем аның тегендә-монда «чабып йөргән» күзләре артыннан күзәтәм, үземнең саруым кайный.

Син бит әниеңнән башка сүз дә әйтә алмыйсың, карар да кыла белмисең. Табибка чират торганда, «справка артыннан килүчеләрне» бөтенесен дә кертеп бетерәсеңдер, әйеме? Ә тышкы кыяфәтең исә, каты итеп: «Мин чират алдым, беркемне дә уздырмыйм!» – диярлек. Зур бәдәнле булсаң да, эчке дөньяң шундый ышанычсыз, селкенә, тотынырга җир юк, – дидем.

Акыл өйрәткәнне бер ир-ат яратмый шул, кызганычка каршы. Ул миңа күп сөйләнеп торырга ирек бирмәде.

Ой, кирәкми, булды, – дип тартынды.

33 яшь ир-атка! Аның шундый булуында кем гаепле соң? Барысы да гаиләдән килә, дип уйлыйм. Аның гаиләсендә «матриархат»! Шуңа күрә, әтисе дә хатынының артында шыпырт кына басып тора. Һәм улы да шундый ук.

33 яшьлек ир-атның үзенең кагыйдәләре, үз гадәтләре була. Аны инде үзгәртеп булмый. 20 яшьләрендә булса, җитешсезлекләрен төзәтеп булыр иде дә, бәлки. Ә хәзер...

Данияр белән күршедә генә яшибез. Башта бер ай буе подъезд төбендә кич утырдык. Яшүсмерләр кебек. Аннары көннәрдән бер көне ул миңа «хәерле иртә» дип язмады. Бернәрсә дә аңлатмыйча, юкка чыкты. Юк, күрше фатирдан ул беркая да китмәде, минем белән аралашасы килми башлады бугай.

Мин инде андый «зур» югалтуыма артык борчылмадым. Үз тормышымны яшәүне дәвам иттем.

Бер төнне ишек шакыдылар. Ишекнең тышка карый торган «күзчегенә» күз салдым: Данияр басып тора. Нәрсә кирәк булган инде моңа төнге уникедә? Берәр проблемасы бардыр, дип, ишекне ачтым.

Бу бусагадан этенә-төртенә атлады да фатирыма кереп басты. Үзе исерек, үзе чайкала. Авызы ерык.

Гафу ит мине, зинһар, язмаганым өчен! – ди.

Ярар, гафу иттем, шуннан?

Минем сиңа өйләнәсем килә!

Ә минем сиңа кияүгә чыгасым килми.

Син хәтта минем әнигә ошадың! – дигәч, бу сүзләре бөтен нәрсәне бетереп ташлады. Күңелләрем болганып куйды. Балам-балам... 33 яшьтә дә иң төп дәлилең «хәтта әнигә дә ошадың» булгач...

Зинһар, дөрес аңлагыз. Дини китапларда да әнине гел беренче урынга куярга, аны хөрмәт итәргә кирәклеген искәртәләр. Моның белән мин берсүзсез килешәм. Әмма синең бөтен адымың әниеңнең хуплавыннан тора икән, мөстәкыйльлегең югала ләбаса. Ир-атлыгың аксый. Бу – җитди, ышанычлы, сексуаль түгел. Әниеңнең кендегеннән аерылырга вакыт җиткән. Шуңа күрә, Даниярның да җилкәсеннән тотып: «А-у-у, үсәргә вакыт!» – дип селкисе килде.

Селкемәдем. Мин аның әнисе түгел. Селкүдән, көч куюдан бер мәгънә дә булмаячак. Шуңа күрә аның кереп мәхәббәт аңлатуы минем куып чыгаруым белән тәмамланды.

Беркатлы кызны, бәлки, әнисе табып та бирер, чөнки хәлле ир-атларга хатын табу мәсьәләсе җиңелрәк. Тик шулай да үз улын әле дә «канат астында» тоткан каенанам булуын теләмәс идем.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 27 июнь 2023
    Исемсез
    Эйе шул безнең дэ бер танышларың малалайлары ойлэнгэч, улым кил узен генэ чэй эчэргэ дип чакырып ята анасы, э хатыны ойдэ кала, мине бит эни чакырды, сине юк дип эйтэ икэн хатынына, эни чэй эчергэ чакыргач малае бара инде., хатыны ойдэ кала.
  • 12 ноябрь 2022
    Исемсез
    Куп аналар шулай бозалар балаларының тормышларын. Кеше баласын алдыңмы, тыгылма тормышларына. Бозылышсалар, төзәтеп җибәр.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100