Фәридә үзен уңышлы кияүгә чыктым дип уйлап йөри иде. Ире эчми, тартмый, кичләрен өйдә уздыра. Әмма соңгы 2 елда ире белән каршылыклары күбрәк булуын аңлады. Илшат хатынына еш кына эшен ташларга һәм өй белән генә шөгыльләнергә кирәклегенә ишарәли башлады.
«Миңа тәмле ризык исе килеп торган чиста фатирга кайту ошый. Кайтканда эш аты кебек җигелгән хатын түгел, ә матур, назлы хатын каршы алса да бик күңелле», – диде Илшат.
Һәм Фәридә ире белән килешә иде! Эштән арып өенә кайткач, аның плитә янында мәш килергә теләге дә, көче дә калмый. Үзе пешергән тәмле пирог-бәлешләр белән дә ирен бик сирәк кенә сыйлады ул. Икешәр сәгать кухняда камыр белән пычранганчы, шул ук пирогларны кибеттән сатып алу кулайрак тоела иде аңа. Ә менә эшеннән китәсе килмәде Фәридәнең.
Беренчедән, аңа эше ошый, аннан, көннәр-төннәр буе өендә җыештырып, ашарга пешереп кенә дә ятарга әзер түгел ул. Икенчедән, Фәридәнең хезмәт хакы да иренеке кадәр. Әгәр ул эшеннән китсә, өстәмә акчаны каян аласың яки инде гаиләдәге чыгымнарны бик нык киметергә, каешны кысыбрак буарга туры киләчәк иде.
«Әгәр минем өйдә генә утыруымны теләсәң, сиңа акчаны күбрәк эшләргә туры киләчәк. Юкса, без синең зарплатага гына яши алмаячакбыз. Син нәрсәдән баш тартырга риза?» – дип, Фәридә иреннән турыдан-туры сорады.
Илшат югалып калды.
«Чыгымнарны киметергә була. Мәсәлән, кафеларда ашамабыз, син дә өйдә утырсаң, косметикага, яңа киемгә һәм юлга акчаны азрак тота башлар идең. Бу инде – экономия. Әле бәдрәф кәгазе сатып алмыйча, иске гәзитләрне кулланырга була. Бәрәңге белән ботка ашарга була. Минем әни гел шулай эшли», – диде Илшат.
«Ягъни, 19нчы гасырдагы кебек яшәмәкче буласың инде? Әле тагын ут яндырмаска, телевизор карамаска була, әйеме? Бу да шәп экономия була», – дип, чәнечкеле көлеп дәвам итте Фәридә.
Илшат тынып калды. Нәрсә, нәрсә, ә менә тәмле ашарга ярата иде Илшат һәм иттән, балыктан бер дә баш тартасы килми иде аның.
«Син бигрәк арттырасың инде... Күп гаиләләр бер ирнең генә хезмәт хакына яши, һәм алар бер дигән бәхетле», – дип канәгатьсез генә әйтеп куйды ул.
Фәридә исә мыскыллы гына көлеп куйды. Илшат эшсез хатынын тәэмин итәрлек дәрәҗәдә акчаны алай күп эшләми иде шул әле. Теле кычытса да, телен тешләде Фәридә, ирен уңайсыз хәлгә калдырасы килмәде. Иренә ярар өчен генә цивилизация рәхәтлекләреннән баш тартырга да әзер түгел яшь хатын.
Җитмәсә, кайнанасы да утка май өстәп торды. Бер шәһәрдә яшәгәч, ул аларга еш кунакка килде һәм гел улын жәлләде.
«И улыкаем, күршедәге Айгөлгә өйләнәсең калган ла... Гөлләр кебек яшәр идегез. Нинди кыз бит, бер кашык су белән йотарлык! Ә нинди уңган-булган! Ул пешергән ризыклары телләреңне йотарлык валлахи! Ә сездә гел кибет ризыгы гына. Болай итеп ашказаныңны да бозып бетерерсең! Менә үзем кыздырган кәтлитләрне алып килдем, үзем булса да сыйлыйм инде сине», – диде кайнанасы Фәридә янында ук.
Фәридә башта кайнанасының бу кыланмышларына берни дә әйтмәде, бармак аша гына карады. Нишләптер, ул иренә һәм кайнанасына каршы эндәшмәсә, гаиләдә ызгышлар булмас, дип уйлый иде.
«Син иреңне яхшырак карарга тиеш. Кара аны, Илшаттан колак кага күрмә, аннан терсәгеңне тешләрсең дә, тик соң булыр. Кара аны...» – дип акыл өйрәтте Тәгъзимә апа.
Фәридә бу нотыкларга да берни дип җавап бирмәде, бары тик ризалашып башын гына кагып торды. Фәридә үз акчасына, җитмәгәнен кредитка теркәп, савыт-саба юа торган машина һәм робот тузан суырткыч сатып алды.
«Син акылдан яздыңмы әллә! Үзең эшләп була торган нәрсәләр өчен дөнья кадәр акча бетергәнсең! Әллә инде сиңа ике чынаяк юып кую һәм бер бүлмәле фатирны суыртып чыгу бөтенләй дә авыр эшме?» – дип тузынды Илшат, яңа әйберләрне күргәч.
Фәридә торган саен бер нәрсәне ныграк аңлый башлады: Илшат аның канын кыздыра, җен ачуын чыгара иде. Фәридә нәрсә генә эшләсә дә, ире аңа бәйләнер өчен барыбер бер кыек-китек ягын тапмый калмый. Берсендә, Фәридә рәхмәтсез иренә һәм кайнанасына зарланганда, дус кызы аңа психологка барырга киңәш итте.
«Белгән кешедән киңәш сора әле. Менә сиңа телефоны, языл. Сөйләш, сораш. Кирәкме сиңа мондый ир, юкмы?» – дип киңәш итте аңа дус кызы.
Башта Фәридә карышып маташты. Ул психологлар акча гына суырып ята, дип уйласа да, телефон номерын алды. Өенә кайткач, ул өр-яңа тузан суырткычының юкка чыкканын абайлап алды.
«Мин аны әнигә бирдем, аңа кирәгрәк бит. Ул өлкән яшьтә инде, син аңларга тиеш. Ә син үзең дә җыештыра аласың», – диде Илшат, берни дә булмагандай.
«Алайса кредитын да ул түләячәк инде, шулаймы?» – диде Фәридә.
«Юк, әлбәттә. Әни вакытлыча гына кулланып тора бит, аннан кире кайтара ул аны. Шулай булгач, кредиты синең өстә», – диде ире.
«Син минем белән киңәшеп-нитеп тормыйсың, минем әйберләрне сорамыйча гына әниеңә бирәсең. Бер дә матур түгел, Илшат. Хәзер мин өйне үзем җыештырырга тиешме инде? Аңа калса, мин эштән арып кайтам, өйдә бот күтәреп ятмыйм. Бәлки, син дә әзрәк җыештыра башларсың?» – диде Фәридә арыган тавыш белән.
«Ә мин сиңа күпме әйттем, эштән кит тә, өйдә генә утыр, дип. Син нәрсә, миңа хатын-кыз эше эшләргә кушасыңмы? Бәлки әле миңа башмак-бияләй дә бәйли башларга кушарсың?» – дип телләште Илшат.
Мондый җаваптан соң Фәридәнең ире белән сөйләшүне дәвам итәсе киләде, кухняга чыкты. Телефонын алды да дусты киңәш иткән психологның номерын җыйды.
«Исәнмесез. Минем консультациягә языласы килә», – диде.
Фәридә түземлегенең соң чиккә җиткәнен аңлаган иде. Икенче көнне ул беренче мәртәбә психолог кабинетына килеп эләкте. Очрашуга барыргамы-бармаскамы дип, озак икеләнде, озак карышты. Ни дисәң дә, Фәридә кешегә күңелен ачып салырга ияләнмәгән, тик ире белән кичәге ызгыш соңгы тамчы булды.
Фәридәнең әнисе 5 ел элек үк вафат булды, башка якын туганнары юк. Ә ире аны бөтенләй аңламады, хатынына хезмәтчегә кебек кенә карады. Кайнанасы белән мөнәсәбәтләре бөтенләй дә барып чыкмады. Дус кызлары да һәрберсе үзенчә киңәш бирде, берсе «сабыр ит» дисә, икенчеләре «аерыл, үзеңне интектермә» диделәр.
Психолог урта яшьләрдәге сөйкемле генә ханым иде. Бу ханым игътибарлы мөнәсәбәте һәм җылы күз карашы белән ничектер үзенә тартып тора, ышаныч уята иде. Психологның «Нинди борчу белән килдегез?» дигән соравыннан соң, Фәридә сөйли башлады һәм туктый алмады.
Еллар буе күңеленә җыелганны әллә үзенә, әллә психологка сөйләде, анысын төгәл генә үзе дә аңлап бетермәде. Психолог та тиешле сорауларын биреп ярдәм итте. Фәридә бер сәгать чамасы сөйләде, тик психологның бер соравына ул төртелеп калды, ни дип тә җавап бирергә белмәде.
«Сез миңа ирегезнең, кайнанагызның теләкләре турында тәфсилләп сөйләдегез. Ә сез үзегез нәрсә телисез соң? Шуның хакында уйланыгыз әле, бу – сезгә киләсе очрашуга өй эше булыр», – диде психолог.
Фәридә психолог бүлмәсеннән чыккач та, үзенең чынлап та нәрсә теләве турында уйланды. Өенә җәяүләп кенә кайтты, башындагы уйларны бераз булса да тәртипкә саласы килде. Ә өендә аны сөмсере коелган ире каршылады.
«Мин әллә кайчан эштән кайттым инде. Ә син өйдә юк, ашарга пешмәгән. Кайда йөрдең син?» – дияргә тотынды Илшат.
«Психологта булдым», – дип дөресен әйтте Фәридә.
«Нигә бардың инде анда? Күпме акча калдырып кайттың?» – диде Илшат, ачулы тавыш белән.
«Без синең белән көн саен ачуланышабыз, синең әниең мине гел кимсетә, күрше кызы белән чагыштыра. Ә синең бер тапкыр да мине яклаганың юк. Миңа эштән китәргә кушасың, ә үзең акчаны әз эшлисең. Өй эшләрендә миңа булышмыйсың, моны түбәнлек дип саныйсың, ә минем акчага сатып алынган ризыкларны ашау сиңа бер дә түбәнлек түгел. Мин үзебезгә дип алган пылесосны да, миннән сорап та тормыйча, әниеңә биреп җибәргәнсең, ә аның кредитын һаман да мин түлим. Хәтта туган көнемә чәчәк тә бүләк итмисең бит син. Гел өйдә, телевизор каршында гына утыруны сайлыйсың, ялларда да беркая чыкканыбыз юк. Безнең барысы да шәп дип уйлыйсыңмы инде син?» – диде Фәридә дә, ачуы чыгып.
Фәридә иренең соравына болай ук кабынып китәчәген үзе дә көтмәгән, уйламаган иде. Күрәсең, психолог сораулары аның күңелендәге үпкәләрне пыран-заран тузгытып ташлаган иде, шуңа да аңа туктавы авыр булды. Хәер, ул үзе дә туктарга теләми иде. Ә Илшат хатыннан мондый сүзләр бөтенләй көтмәгән иде, каккан казыктай катып калып, аптырап тыңлап торды.
Соңыннан, исенә килгәндәй, юл сумкасын алды да, берни дәшми генә әйберләрен тутыра башлады.
«Мин әни янына китәм. Мине әле болай итеп бөтен гөнаһларда гаепләп, эт итеп сүккәннәре юк иде. Мин гаиләне кайгыртам, ә синең башыңда шул акча гына. Мин акчаны аз эшлим икән! Ә син әзрәк тот, бөтен нәрсәгә дә җитә башлар. Мин әни янында яшәп торам, ә син үз тәртибең турында уйла. Болай кылануың өчен иртәгә үк оят булачак сиңа!» – диде Илшат.
Илшат фатирдан чыгып китте.
«Менә ичмасам «психологка барып кайттым» дип атала бу», – дип уйлады Фәридә һәм нәрсәгәдер сөенеп куйды.
Ни гаҗәп, ире чыгып киткәч, иңеннән тау төшкәндәй җиңел булып куйды аңа. Киләсе атна дәвамында Илшат шалтыратмады да, кайтмады да. Фәридә моңа шат кына булды. Бетмәс-төкәнмәс ачуланышулар, аны начар хуҗабикә дип гаепләп, гел тырнак астыннан кер эзләүләр дә бетте. Һәм иң сөендергәне: кайнанасы килми башлады!
Фәридә тагын бер тапкыр психологка барды. Психолог аны иренең чыгып китүендә Фәридәнең бер гаебе дә юк, дип ышандырды. Тагын 2 атна узгач, Фәридә кайнанасы янына барды.
«Исәнмесез. Мин тузан суырткычымны алырга килдем», – диде Фәридә бусагадан ук.
«Сиңа шул пылесосың гына булсын инде, кәнтәй. Ирең белән кызыксынасың килмиме соң алай-болай?» – дип зәһәрен чәчте Тәгъзимә.
«Алай-болай да, тегеләй-болай да кызыксынасым да, ишетәсем дә килми», – дип үчекләште Фәридә дә.
Кайнанасы ачулы күзләрен Фәридәгә төбәде, нидәдер әйтмәкче булды, тик Фәридә аны бүлдерде.
«Илшат хәзер – тулысынча сезнең улыгыз, мин аерылышырга гариза яздым. Шулай булгач, рәхәтләнеп, күрше кызына өйләндерә аласыз. Мин булмагач, улыгыз акча да эшли алыр, гаиләсен дә кайгырта алыр», – дип кинаяле генә җавап бирде Фәридә.
Кайнанасы ничектер бик канәгать кенә елмаеп куйды. Шулай да Фәридә үзенең тузан суырткычын алып китә алмады, чөнки кайнанасы аны бусагадан да уздырмады. Илшат белән Фәридәне тиз аердылар, балалары да, уртак мал-мөлкәтләре дә юк. Алар яшәгән фатир Фәридәнеке иде, шулай булгач, бүлешер нәрсәләре дә булмады.
Фәридә аерылганнан соң ук ял алды да диңгезгә китте. Илшаттан аерылганына тамчы да үкенмәде, вакытында эшләдем, дип сөенде генә. Берсендә элекке кайнанасы шалтыратты һәм бик канәгать, тантаналы тавыш белән, Илшатның күрше кызы белән очрашып йөрүен, озакламый өйләнешергә җыенуларын сөйләде. Фәридә: «Бәхетле булсыннар!» – диде дә трубканы куйды. Яңа хатыны белән әниләре янында бергә яшәү, ай-һай, ошамас шул Илшатка, дип уйлады Фәридә үз эченнән генә.
«Мәрхәмәтле» уртак танышлары да Фәридәгә, Илшатның яңа хатыны эшләргә җыенмый, дип җиткерде. Ә фатир яллап яшәү аның көченнән килмәячәк, чөнки акчасы җитми. Һәрберсе үз әнисе белән үз фатирында яшәвен һәм әниләре күз алдында гына очрашуларын дәвам итәләр шулай.