Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әнисе кулындагы курчак (Зөләйха Солтанова)

news_top_970_100

Наилә 54 яшендә 30 ел бергә яшәгән ирен җирләде. Аларның бер генә балалары булды – уллары Айдар. Ире үлгәннән соң, Наилә күрше авылда яшәүче әнисе янына күченергә уйлады. Салисә карчык та көннән-көн картая, авыл аралары бик ерак булмаса да, көн саен тегендә-монда йөрүе Наиләгә дә рәхәт түгел. Айдарга да мөстәкыйль тормыш башларга вакыт, бәлки әле, болай итсә, өйгә яңа хуҗабикәне дә тизрәк алып кайтыр. Айдар әнисенең теләгенә каршы килмәде. Армиядән соң ул шәһәрдә эшкә урнашкан иде, хезмәт хакы яхшы, бер кыз белән танышты, озакка сузмый гына, никах укытып, бергә яши башларга кирәк, дип ниятләп йөри.

Наилә әнисенең өен чип-чиста итеп юып чыгарды, бакчаны җыештырды, еллар дәвамында ташландык хәлгә килгән ихатаны тәртипкә китерде. Кызының хәзер үзе янында яшәве Салисә карчыкка да ошады, ичмасам, сөйләшер кешесе булыр. Салисә апага да тәрбия эләгә башлады. Әмма Наилә ир-ат кулыннан башка гына күп эшне эшли алмаячагын көннән-көн ныграк аңлый. Шундый минутларда ирен бик юксына ул. Үз өендә һәр вак-төяк әйбер дә ире куллары белән ясалган иде шул. Ә монда ике хатын-кыз кыегаеп беткән койманы да, черегән идән сайгакларын да ир-аттан башка алмаштыра алмый.

Наилә ишегалдында идән җәймәләрен кагып ята иде, шунда урамнан узып барган бер ирне күрде. Бу ир-атның йөз чалымнары бик таныш тоелды аңа.

«Сәлим, әллә синме соң? Булмас...» – диде Наилә.

Үз вакытында Сәлимнең гаиләсе, хатыны һәм ике баласы бар иде. Берсендә ул хатыны һәм балалары белән елга буенда ял итте, пикник ясадылар. Сәлим улы белән балык тотты, кызы белән хатыны яр буенда кызынды.

Алардан ерак түгел тагын бер компания ял итте, күрәсең, болар шәһәрдән килгән кешеләр иде. Башта барысы да яхшы гына булды, әмма, эчкән саен, тегеләрнең оятсызлыгы арта гына барды. Кычкырып көлүләр, тәртипсезлек, сүгенү... Сәлим бу егетләр янына килеп кисәтү ясады. Башта бераз вакытка тынычланып тордылар. Әмма егетләр аракы шешәләрен яр буена тезеп куйдылар да, аларга таш ыргытып, үзләренең төз мәргән булуларын сынарга булдылар ахры. Бу тамаша Сәлимне чыгырыннан чыгарды. Соңыннан да ул әлеге хәл турында күп уйланды, әмма буласы булды инде. Ул егетләр өйләренә генә кайтып китә ала иде, әмма кайтып китмәделәр шул. Хатыны бу талашны, бәлки, тукта да алган булыр иде, әмма куркып елый башлаган кызын тынычландырып, ничектер моны кулдан ычкындырды. Нәтиҗәдә, сүзгә килү сугышу белән тәмамланды. Сәлим егетләрнең берсенең башына шешә белән сукты. Берничә көн узгач, бу егет хастаханәдә вафат булды. Сәлимне 8 елга төрмәгә утырттылар. Аның иреккә чыгарга 2 елы калгач, тагын зур фаҗига булды. Хатынында яман шеш таптылар, һәм ул бик тиз үлеп китте. Мәкерле авыру хатынны ярты ел эчендә диярлек «ашап» бетерде. Балалары Сәлимнең апасы белән яши башлады. Ул вакытта улына 18, кызына 17 яшь иде.

Сәлим иреккә чыкканда, кызы туган йортында яшәми иде инде, ул шәһәрдә укый, тулай торакта яши, бер яхшы гына егет белән дуслашып та йөри. Улы армиядә хезмәт итеп кайткан, авылдагы лесхозда тракторчы булып эшли иде.

...Наилә эндәшкәндә, Сәлимнең зираттан кайтып килеше иде. Ул Наиләне шундук таныды, янына килде, исәнләште. Сөйләшеп киттеләр. Сәлим Наиләгә хуҗалык эшләрендә булышырга тәкъдим итте.

Киләсе очрашу да озак көттермәде. Ялларда Наилә белән Салисә апа мунча ягарга җыенды. Ә мунча ярты ел ягылмаган иде инде. Салисә апаның өендә душ бар, аның берүзе өчен генә мунча ягып азапланасы да килми. Ә монда бакчада эшләп арыган Наиләнең мунча ягып керәсе килде. Бакча башында үскән каен ботакларын сындырып, зур гына пиннек бәйләде, мунчадагы мичкәләрне су белән тутырды. Әмма мичтән чыккан төтен морҗага китми, ә мунча алачыгына тулып бара. Наилә мич тирәсендә тегеләй дә, болай дә әйләнде, әмма төтен чыгудан туктамады. Нишләсен, Сәлим янына ярдәм сорап китте. Ул ишегалдында иске «Жигули» машинасын карап ята иде.

«Исәнме, Сәлим. Әни белән мунча якмакчы идек, миче бик төтенли. Карап китә алмассыңмы?» – диде Наилә.

«Карамын, Наилә. Хәзер монда эшемне бетерәм дә кереп чыгам, яме», – диде Сәлим.

Мичнең морҗасы тишелгән булып чыкты. Сәлим өеннән кораллар алып килеп ямаштырып куйды анысы, беренче вакытка ярап торырлык булды. Шулай да мичне алмаштырырга кирәк иде. Мунчалары да иске инде, вакыт кешеләрне дә, өй-мунчаларны да аяп тормый шул...

Мунчаны әзер булгач, Наилә башта әнисен юындырды, аны әкрен генә пиннек белән чабындырды, киендереп, өйгә чыгарга булышты. Мунча ләүкәсендә җылынып, тирләп ятканда, Наилә күршесе Сәлим турында уйланды. Аларның яшь аермасы берничә ел гына, чәчләре агарып беткән булса да, килбәтсез булып картаймаган Сәлим, яхшы сакланган. Аның яшендәге ир-атларның күбесенең сыра эчүдән корсаклары асылынып төшә, ә Сәлим бер дә андый түгел. Соңгы 8 елын төрмәдә уздырса да, күзләрендә явызлык, усаллык юк. Мунчадан чыккач, Наилә күршесе янына керде.

«Сәлим, мунча өчен зур рәхмәт сиңа. Син булмасаң, әни белән без генә башкарып чыга алмас идек. Мунча әле эссе, пиннек тә пешердем. Бар, юынып чык син дә. Көне буе машинаңда чокынасың, майга-тузанга батып беткәнсең», –диде Наилә.

«Кереп чыкмый булмас, күрше. Чакыруыңа рәхмәт, керермен», – диде Сәлим, күңеле булып.

Шул кичтән бирле Наилә белән Сәлим арасында мөнәсәбәтләр үзгәрде, алар, кеше күрмәсен дип, качып кына очрашты. Бу яшьтә дә ярата алуга ояла кебек иде алар. Наиләне һәр иртәдә диярлек болдырда кыр чәчәкләре көтә...

Наилә кабартмалар пешерде дә Сәлимне сыйларга дип кереп китте. Алар озак вакыт ялгыз яшәделәр шул, ә монда ир-ат белән хатын-кыз кебек кенә түгел, ә ничектер туган җаннар кебек булдылар.

Сәлим пенсиядә түгел әле, мондый үткән белән шәһәрдә дә, авылда да эш табу җиңел түгел. Сайланып торыр хәл юк, нәрсә тәкъдим итәләр, шуңа ризалашырга туры килә. Сәлим күпләп сату базасына йөкче булып эшкә урнашты.

Бераз вакыт узгач, Сәлим Наиләгә шәһәрдә фатир яллап бергә яшәргә тәкъдим итте. Авылда алар Сәлимнең өендә генә, әле анда да улы эштә булганда гына очрашалар. Ә хәзер, Сәлим эшкә чыккач, бу санаулы очрашулар да бетте диярлек. Наилә Сәлимне үзләренә алып кайта алмый, ул Салисә апага бөтенләй ошамый иде. Әнисе аның турында гел «җинаятьче!» дип кенә әйтә.

«Әйе, Сәлим җинаять кылган. Әмма аның өчен җитәрлек түләгән инде ул!» – дип, Сәлимне якларга тырышты Наилә.

Наилә Сәлимнең тәкъдименә ризалашырга теләде. Шәһәрдән авылга йөрү дә рәхәт түгел. Сәлим дә Наиләгә ияләште.

«Иртәгәсе көн нәрсә әзерләгәнен белмим, баш өстендә түбәм, акчам, сәламәтлегем булырмы-юкмы, белмим. Әмма ул көнне синең белән яшисем килгәнне генә беләм», – диде Сәлим Наиләгә.

Наилә Сәлимнең тәкъдиме турында әнисенә әйтте. Наилә әле яшь, аның да яратып-яратылып, бәхетле булып яшисе килә. Әнисен ташларга җыенмавын да әйтте, Сәлим белән бергәләп ярдәм итәрбез, диде. Әмма Салисә апага шул җитә калды – кара тавыш чыгарды...

Салисә апа елый башлады, йөрәгенә тотынды. Шушы берничә айда ул ялгызы булмады, аны карап-тәрбияләп тордылар, өендә дә, бакчасында да идеаль тәртип, көн дә яңа пешкән ризык ашады, кичләрен дә утырып сөйләшер кешесе булды. Ә монда уйламаганда-көтмәгәндә ниндидер җинаятьче килеп чыкты, һәм, әнисен язмыш кочагына ташлап, Наилә шуның кочагына ташланды...

76 яшьтә үзеңне үлем хәленә китерү әллә ни авыр эш түгел. Салисә апа, үләргә җитешкән кеше тавышы чыгарып, кызыннан ашыгыч ярдәм чакыртуын сорады. Табиблар «карчыкның кан басымы күтәрелгән» диде. Укол ясап китәргә теләгәннәр иде, әмма үзсүзле карчык «иртәнгә кадәр яши аламам, хастаханәгә алып китегез» диде. Имеш, аңа тәҗрибәле табиблар күзәтүе кирәк.

«Наилә, әлегә өйдә яшәп тор, ул җинаятьчең белән яшәргә өлгерерсең әле. Миңа күп калмады инде, әнә мин үлгәч, теләсә нәрсә эшләрсез», – диде ул киткәндә кызына.

Наилә әнисенең хәле начарлануга үзен гаепләде. Төн буе керфек тә какмый чыкты. Иртән беренче автобус белән үк район үзәгенә хастаханәгә китте. Сәлим дә Наиләне тынычландырырга тырышты, «мондый яшьтә андый гына өянәкләр – була торган хәл» диде. Ярдәм тәкъдим итте.

Наилә бу ир-атны яратып өлгергән иде. Салисә карчык хастаханәдә вакытта, Сәлим аларның өендә Наилә белән бик бәхетле берничә көн яшәп калды.

Наиләгә әнисе шалтыратты. Телефонны алуга ук кычкырырга тотынды. Күршедәге әбиләрнең берсе шалтыратып, «син юкта өеңдә теге җинаятьче яши» дип әләкләгән икән.

«Нигә адәм хурына калдырасың мине, күршеләр көлә. Минем үлгәнне көтәрлегең калмаган идемени? Минем өйдә башка аягы да булмасын ул адәмнең!» – дип тетмәсен тетте Наиләнең.

Наилә Сәлимгә әлегә килми торырга кушты.

«Наилә, без бала-чагалар түгел бит инде кача-поса очрашырга. Әйдә, бергә яшик», – диде Сәлим, эшнең нидә икәнен аңламыйча.

«Бераз көт инде, Сәлим, әни терелеп чыксын да, бергә яшәрбез», – диде Наилә.

Салисә апаны ике атнадан өйгә чыгардылар. Кайтуга ук караватка ауды һәм тормады диярлек. Наилә аны бала караган кебек карады, кулына гына күтәреп йөртмәде инде, кашыктан ашатты. Бу вакытта аның үз шәхси тормышына бөтенләй вакыты калмады.

Сәлим фатир яллап шәһәрдә яшәде, эшләде. Наилә атнасына бер тапкыр, вакыт табып, аның янына барырга, өен җыештырырга, ашарга пешерергә һәм яраткан кешесе белән бераз булса да вакыт уздырырга тырышты. Әмма, күрәсең, Сәлимгә бу гына аз иде, аңа берничә сәгатькә генә килеп-китеп йөрүче хатын-кыз түгел, ә гел аның янында яши торган, бергә йоклый, иртән бергә уяна торган хатын-кыз кирәк иде. Күпмедер вакыттан соң Наилә Сәлим белән аралары сүрелгәнне тойды, шалтыратулар да сирәгәйде. Берсендә, Наилә Сәлим янына әйтмичә генә килде, дөресрәге, кисәтергә онытты, әмма фатирга килгәч, монда башка хатын-кызның булганын аңлады ул. Суыткыч тулы ризыкка, юылган киемнәргә, бөгәрләнгән урын-җиргә карап аңлады ул аны...

Наилә тавыш чыгармады, кайтты да китте.

Яраткан кешеңне югалту кайчан да авыр – 18 яшьме сиңа, 57ме... Бары тик 18 яшьтә әле кабат кемне дә булса очрату өмете бар, ә 57 яшьтә бу өмет тамчы кадәр генә. Хәер, әнисенең хәле бөтенләй авыр булганда, мәхәббәт кайгысы да юк бит әле анда.

Ләкин Салисә апа ниндидер могҗиза белән терелә башлады, урыныннан да торып йөри, хәтта бакчада эшләгән кызына команда бирергә дә хәленнән килә. Наиләнең улы да өйләнергә җыена. Салисә апа туйга яңа күлмәк кирәк диде, оныгының туена бармый калырга җыенмый карчык.

Наилә әнисенең гомере санаулы гына калгандыр, дип уйлады, шуңа күрә ахырга кадәр аны тәрбияләүне үзенең бурычы дип санады. Тик тормышыннан Сәлимнең китүе белән, әнисенең дә бөтен авырулары эреп юкка чыкты. Әнисе аның белән шулай оста файдаланды микәнни соң?

Башта Наилә әнисенә бик үпкәләде, үзенең өенә дә кайтып китәсе килде, ләкин анда яңа хуҗабикә – улының булачак хатыны иде. Яшь килен дә кайнанасының кайтуына артык сөенмәс шул, һәркемнең үзенчә яшисе килә. Ә Наилә яшьләрнең арасын бозарга теләмәде.

Салисә апага хәзер 83 яшь. Еллар уза-уза, Наиләнең авырулары да әнисенекенә караганда күбрәк хәзер. Ялгыз, авыру ике хатын шулай кыегаеп беткән коймалы, ярымчерек болдырлы өйдә яшәп ята. Улы Айдарның да гел-гел килеп, булышып йөрергә вакыты юк, хәер, әнисе үзе дә сорамый, күрә бит ул улының эштән башы чыкмаганын. Өендә дә хатыны һәм ике баласы көтеп тора.

Ә Сәлим шәһәрдә яши, инде пенсиягә чыкса да эшләп йөри. Теге вакытта очрашкан хатын белән язылышканнар, бергә яшиләр. Аңа бит хатын яшәп торыр өчен генә кирәкми, ә гел янәшә булган, яраткан хатын-кыз кирәк иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100