Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз
news_top_970_100

«Камил, аяк киемеңне тагын кимәгәнсең. Урамга аяк киеме киеп чыгалар», – диде әти кеше, малаена таба атлап.

Шул вакыт, чиягә үрелгән җиремнән туктап, күрше бакчага күз салам. 1,3 яшьлек бала каян килеп аягына киеп урамга чыга алсын инде, кияр иде ул аны, янында әнисе бераз булышып җибәрсә...

Ә әни юк... Бар ул, тик балалар янында түгел... Ул 1,3 яшьлек малаен, 6 яшьлек кызын балалар йортында калдырып, яңа яралган сабые белән иркен тормыш эзләп китте.

Әти кеше, документ эшләрен җайлап, балаларны 3 айдан барып алып кайта, һәм алар өчен әнисез тормыш башлана. Әмма ата кешегә акча эшләргә кирәк, ул атна буе шәһәрдә, балалары янына ялга гына кайта. Ә алар атна буе 63 яшьлек бабай тәрбиясендә була.

Ике ир-ат бакчада казына, яшелчәсен дә үстерә, җиләк-җимешен дә җыя, эшкәртә дә, тозлый да, кайнатма да ясый. Әтисе Камилгә аяк киемен кидереп килде. Әле аякларында ныклап басып тора алмаган Камил бакчаның үлән баскан сукмакларында әллә ничә егылды, торды, елады... Әтисе «бар, өйдә утыр» дип, апасы белән кертеп җибәрде.

Шушы балаларны кызганып, балаларын ташлаган ананы аңлый алмыйча, күңелем үрсәләнде.

Чияне җыйдым, әмма рәхәтлек тә, тәм дә табып башкармадым бу эшне. Кәефем төшеп, йөрәгем «бозылып» керде бакчадан. Берәүләр әни бәхетен тату өчен нинди генә юлга бармый, ә икенчеләргә ул бәхет өелеп бирелгән, әмма аңа ул кирәкми... Әни назы, әни киңәше, ярдәме кирәк вакытта – ул юк, әмма ул исән, кайдадыр яши.

Аш бүлмәсенең тәрәзәсе бакча ягына чыга. Тәрәзә ачык… Бераздан өйдән кабат, елап, Камил чыга, шулкадәр йөрәккә тия елавы. Әти кеше дә, бабай да әни назын бирә алмый шул. Ерак шәһәрдә ни күңеле белән яши дә, кайда бәргәләнеп йөри икән бу ханым?! Шушы сабыйлары хакына, ничә тапкыр дәваланып та, исерткеч эчемлекләрдән арына алмады. Кемдер аек ир турында хыялланганда, монда акчасын эшләп торучы, аек, тәмәке дә тартмый торган ир кеше аек хатын, балаларга ана турында хыяллана.

Шул чакта Камилнең 6 яшьлек апасы Алия дә кереп җитте. Шулкадәр сөйләшүгә сусаган кыз...

«Әти белән бабай җиләк җыйды, хәзер кайнатма ясыйлар. Бездә фәлән банка булды инде. Ә сез ясый беләсезме? Минем әти бөтен нәрсәне белә. Ул бик яхшы. Миңа бу кайтканда курчак алып кайтты, сагыз, шоколад та алды. Икенче кайтканда, балалар косметикасы алып кайта. Кызганыч, ул иртәгә шәһәргә эшкә китә. Тагын күңелсез була инде, бабай белән генә калабыз. Атна буе әтине күрмибез. Күрә алмыйм шул көннәрне», – дип тын да алмыйча сөйләнә сабый.

– Алия, әйдә, чәчеңне ике толымга үреп куябыз, – дип тәкъдим итәм.

– Әйдә. Мин хәзер тарак белән резинкаларны алып киләм.

– Менә бит ничек матур булды. Сиңа килешә!

– Атна буе чәчне үрүче юк. Мин әле үзем үрә алмыйм. Мин гел резинкага эләктереп кенә йөрим. Ә сез кайчан китәсез? Тагын күңелсез була инде.

– Әниеңне сагынасыңмы?

– Юк! Ул бит минем исерек. Аның аркасында 2 тапкыр приютка эләктем. Анда башта елап яттым, әти килеп йөрде. Анда яшисе килми. Менә Макс Савельевның әнисе үлгән, ә әтисе исерек, Карина Абдуллина да анда яши, аның әти-әнисе исән, тик алар исерекләр. Әбием дә үлде бит. Ул булса, без башкача яшәр идек.

Шушы баланы юатырлык сүз таба алмый изаланам. Әнисендә өмет юк, ата кеше балаларны бик ярата, әмма авыл – шәһәр арасын таксида йөреп күпме түзәр, бабайның да яше бар, аның да сабырлыгы төкәнмәсме?! Атна буе берсен мәктәпкә, берсен балалар бакчасына илт, алып кайт, дәрес хәзерләргә булыш, ашарга пешер, ю... Ир-ат башы белән бабай оныклары өчен тырыша, әмма бу аңа җиңел бирелми. 1,6 яшьлек балалар бакчасына йөрүче балалар еш авырый, Камил дә искәрмә түгел. Андый вакытта күрше-тирәдәге хатыннар ярдәм итәргә тырыша. Әмма алар да олы яшьтә, әниләре исереп йоклап ятканда да, алар кереп, балаларны ашатып, караштырып тора иде.

Чираттагы тапкыр Алиянең әтисе шалтыратып керүне соргач, күрше хатыннары керде. Ана кеше исерек, караватта йоклап ята. «Без ач, мин дә, энем дә берни ашамаган», – дип каршы ала күрше апаларын Алия. Шуннан күрше апалары баланың памперсын алыштыра, берсе өйләренә чыгып, карабодай боткасы алып керә. Балаларны ашаталар. Шул вакыт йокыдан әниләре уяна һәм, күзен акайтып: «Вон из моего дома!» – дип кычкырып, күршеләрен куып чыгара.

Шул ук кичне социаль хезмәткәрләр чираттагы тикшерү белән килде һәм балаларны кабат алып китте. Ана кеше «калдырыгыз балаларны» дип артларыннан яланаяк йөгерер иде, ә ул ишекне эчтән бикли дә, кереп, йокларга ята. Бу хәл күпне күргән социаль хезмәткәрләрне дә шаккатыра. «Әгәр үтенеп сораса, арттан йөгереп чыкса, балаларны бу юлы алып та китмәгән булыр идек», – дип әйтә алар күрше хатыннарына.

Ана кеше иртән йокыдан тора да ерак шәһәрдәге сеңлесе янына юл тота. Ул хәзер дә исерек килеш иренә шалтырата, Камилне сорый, ә Алиягә эчкәнен әтисенә, күршеләргә әйткәне өчен үпкә саклый.

Ә балаларга әни кирәк! Ашлар тәмле булсын өчен, көннәр якты булсын өчен, егылганда «өф» итәр өчен, матур рәсем ясаган өчен мактап җибәрер, чәчне матур итеп үрү, киемнәрне үтүкләп кидерү, алдына утыртып сөю, баштан сыйпау, авырганда тизрәк савыгу өчен әни назы кирәк....

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100