Әлфинә әнисенең сүзләренә буйсынды. Гомумән, тыңлаучан кыз иде ул. Әгәр алдагысын белгән булса икән...
Баштан башларга кирәктер сүзне. Моннан күп еллар элек Әлфинә, буй җиткергәч, чибәр генә кызга әйләнде дә куйды. Ә моңа кадәр көзге каршысына утырып күпме күз яшьләре түкте икән ул. Танавының почыклыгы, битендәге таплар, тыңлаусыз чәчләр җанын үртиләр иде кызыкайның. Юк, барысы да үз урынында, барысы да килешле икән. Таплар да эреп юкка чыктылар, бит алмалары кирәгенчә генә алсуланып торыр булды, борыны да уеп алган төсле, чәчләре дә дулкынланып биленә төшеп торалар. Егетләрнең игътибарын үзендә тойды кызыкай. Очраган берсе күңеленә үтердәй сүзләр сөйләргә гадәтләнеп киттеләр, балга җыенган чебеннәр төсле кыландылар.
Әмма кызның күңеле сайлаган берәү бар иде инде. Югары очта яшәгән Шакир күңелен дулкынландырды кызның. Ә егет турында әйтәсе дә түгел, кызның ягымлы карашын яулар өчен таулар күчерергә риза иде ул. Ул заманнардагы гадәтләр буенча аралашу бик тә инсафлы булды. Егет кызга кино сеансы алдыннан урын алып куйды, кино-танцыдан соң өенә кадәр озатты. Әлфинә үзен бик тәртипле тотты, егет белән 5-10 минуттан артык тормады капка төбендә, тизрәк керергә ашыкты.
Елга якын дәвам итте бу керсез мәхәббәт. Кеше ышанмас, Шакирның бер тапкыр Әлфинәне кочагына алганы булмады. Бәлки, ялгышлык белән, 1-2 тапкыр тегенең йомшак кулларына кагылып киткәне булгандыр. Шул кадәресе дә җиткән иде егеткә татлы хыял диңгезләрендә йөзәргә.
Ике арага кысылырга омтылганнар да булды. Боларның шундый матур йөргәннәренә көнләшеп, усал телле кызлар әллә нинди хәбәрләр тараттылар Әлфинә турында. Хаксызга рәнҗетелгән кыз күпме елады икән шул кара эчле кешеләрнең сүзләреннән?
Тагын берәү, чамасыз кыланып, аларның дуслыкларын бозарга тырышты. Бу – ферма мөдире Гыйззәтнең улы Вәрис иде. Кайда барсалар, шунда Вәрискә юлыктылар. Болар арасына кереп үзенекен сөйләргә булашты, биюләргә Әлфинәне чакырды, тәрәзә төпләрендә сызгырып торды. Чистый сагыз булды инде. Анысы гына җитмәгән, авылдагы башкисәрләрне яллап, Шакирны кыйнатырга булып бетте. Ярый вакытында егетне кисәттеләр, ике якны килештереп, араларны җайладылар.
Шундый каршылыкларга карамый, кыз белән егет арасындагы дуслык ныгыганнан-ныгый барды. Көзгә таба, җирне кар каплагач, сугымнар суелгач, яучы җибәрергә вәгъдә иткән иде Шакир.
Әлфинәнең әнисе Сәгыйдә апа, әлбәттә, кызының һәр адымы хакында хәбәрдар иде. Баштарак ике арадагы дуслыкны хуплап кабул итте шикелле әни кеше. Әмма көзгә аяк баскач, аның карашлары кырка үзгәрде. Бердәнбер көнне кызын каршысына утырып, уйлаганнарын бәйнә-бәйнә тезде ул.
– Кызым, аңлыйм мин синең хәлеңне, ошатасың Шакирны. Бергәләп гаилә кору турында да хыяллана башлагансыздыр инде. Ләкин тормыш гел яратудан гына тормый бит әле ул. Гаилә булгач, анысы кирәк, монысы кирәк, баш өстеңдә – куыш, өстәлеңдә – тәмле ризык, матур киемнәр кирәк. Балалар була башласа, расхудлар бермә-бер арта. Синең Шакирың – яхшы егет, сүз дә юк, холкы да ипле, кыяфәте дә күркәм, эштә сынатмый. Ә менә икенче яктан алып карыйк әле. Син ятим булып үстең, ата назын күрмәдең, Шакир да – атасыз бала. Кавыштыгыз да, ди, беркөн килеп. Ни минем яктан ярдәм булмаячак сезгә, мал-мөлкәтем юк, бер пенсиягә карап яшим. Шакир да сине җиргә сеңгән иске өенә алып кайтачак. Аның да чак йөргән әнисеннән зур файда күрмәссез. Адәмчә яшәргә теләсәгез, көн-төн эшләргә кирәк булачак, билне биштән буып. Бер төрле яхшыга юлыктык дигәндә, гомер үткән булыр. Эштән башың чыкмас, кызым... Бер көн Миңниса белән сөйләшеп тордык, Вәриснең әнисе белән. «И яратам инде шул Әлфинәңне, шулай да уңган-булган, акыллы кыз, – ди. – Вәрисебез синең кызны уйлап йокыларын югалтты. Телендә гел Әлфинә генә, – ди. – Ходай язган булып кодагыйлашып китсәк, киленне өрмәгән җиргә утыртмас идек. Улыбызга зур өй бетерергә исәбебез. Абзар тутырып терлеген бирер идек. Әтисе машинасын бирергә риза. Болай акчалата да ярдәм итәргә хәлебездән килә. Беләсең, безнең туплаган маялар җитәрлек. Кызың балда-майда йөзәр», – ди… Мин дә уйладым-уйладым да, аның сүзләрендә хаклык бар, дим. Яшь чакта кем кемне сөймәгән, алда озын гомер бар бит әле, кызым. Рәхәттә яшисең килсә, тот киңәшемне, Миңнисаның улын сайла. Минем дә картлыгым тыныч булыр. Уйла әле, кызым, уйла. Мин сиңа начарга әйтмим, синең киләчәгеңне кайгыртам, – дип, күңелендәгесен ачты әнисе. Бу сүзләрне тыңлаганда Әлфинәнең күзләреннән яшьләре бәреп чыкты. Аны сөйгәненнән аерырга әйтәләрме? Ничек әнисенең теле барып әйтә бу сүзләрне? Ялгыз калгач бусыгып-бусыгып елады ул үзенең бәхетсезлегеннән.
Сүзләрнең тәэсире эзсез генә үтмәде. Бер сүз дәшмәстән йөри бирде Әлфинә, шул ук чакта тирә-яктагыларга күз салды. Берәүләр сыкрап тарта нужа йөген, икенчеләр шатланып-көлеп рәхәттә яшиләр. Кайсы якны сайласын соң ул?
Авыл халкын аптыратып, Әлфинә Шакир белән араларны кырт өзде дә Вәрискә кияүгә чыгарга ризалык бирде.
– Өйрәнерсең Вәрискә, яши-яши өйрәнәсең ул. Безнең заманнарда әти-әни кемгә куша, шуңа бара идек. Яшәдек бит, башкалардан ким-хур булмадык, – дип юатты кызын Сәгыйдә апа. Үзенең хак булуына бар күңеле белән ышана иде ул, кем газиз баласына начарлык теләсен.
Бу хәлгә бар авыл халкы шаккатты. Шакир бөтенләй авылны ташлап чыгып китте, зым-зыя югалды.
Кода-кодагый туй мәшәкатьләрен үзләре күтәрде, туйны да зурлап үткәрде. Бер Әлфинәнең йөзе ачылмады, утка барып кергәндәй хис итә иде ул үзен. Җир тырнап еласа да үткәннәрне кайтарып булмый иде, булганына күнде ул, тешләрен кысып түзде. Язга чыгуга яңа өй салырга әзерлекләр башланды. Бар эштә Гыйззәт кода башлап йөрде. Әллә артык тырышып салкын алдырды, әллә башка хәл булды, кинәт кенә аяктан егылды ул. Шул ятканыннан тормады, ашыгып китеп барды.
Вәрис иркә малай булып чыкты. Я кулына балта тота белми икән, я кешеләр белән уртак тел табарга осталыгы юк. Әллә күпме чыгымнар чыгарып, күрше чуваш авылыннан осталар яллап, чак эшләп чыга алдылар яңа өйне. Миңниса карчык туган нигезендә калды, яшьләр яңа өйгә чыктылар. Яңа урында тормыш башлаулары бик тә авыр, барысы яңбаштан кирәк. Җиһазлары, пәрдәләре-чаршаулары, ябынып ятар юрганнары – барысы акча сорый. Кысып-кымтып кына биргәләде Миңниса улына. Карты үлгәч куркып калган иде ул. Күпме яшәрен кем белгән, үзенә дә кирәк бит акчалар.
Әлфинә өй саклап кына ятмады, туйдан соң диярлек балалар бакчасына эшкә чыкты. Ә менә Вәриснең юньсезлеге тагын бер тапкыр исбатланды. Шоферлыкка укып кайткан иде ул. Машина да биреп карадылар. Гел кире килеп торды аңа, я тигез урында батып утыра, я төзәтеп булмастай ватыла машинасы, я берәр амбар ишеген эләктереп китә. Вәйран калып аның эшчәнлегеннән, бер иске йөк машинасына тәгаенләделәр аны. Йөртсә йөртер, йөртмәсә ремонтлап ятар, дигәнрәк фикердә булдылар хуҗалар. Хатын тапканны, әни биргәнне ашап, киләп сарып йөри бирде шунда.
Тамагы да кыткылдап кына тора икән үзенең, гел үзенә тиңнәрне эзләп, берәр «чүлли сындырырга» исәп тотып йөри башлады. Әти җыйган байлыклар яз көне эрегән кардай эреп юкка чыга тордылар.
Көтмәгәндә авылга Шакир кайтып төште. Танырлык та түгел иде егетне. Фырт киенеп куйган, кулда күн чемодан, нурлар чәчә тирә-якка. Кайдадыр Якутиядә акча сугып йөргән, имеш. Анда эш хакларын сеткага тутырып алалар икән, кесәгә генә сыеп бетми, ди.
Йөрәге өзелеп төшкәндәй булды аны күргәч Әлфинәнең. Шакир да аңа моңсуланып карап торды.
Шакир авылга бөтенләйгә кайткан икән. Кайдандыр прицеплы өр-яңа «КамАЗ» сатып алып кайтты. Ерак рейсларга йөреп көн күрергә планлаштыра икән. Акча булгач, барысы да була. Теге зур машинасында кирпечләр китереп бушата торды Шакир, осталар моңа яңа өй өя торды. Суын, газын керттеләр, тирә-ягын профнастил белән уратып алдылар. Алпавыт өенә тиң булды.
Ә Әлфинәләрнең тормышы көннән-көн авырлашты. Тамагын тыя алмаган ир гаилә тормышы турында уйлыймыни ул? Беркөн хәл белергә кергән әнисе, күз яшьләре белән юынып, Әлфинә кызыннан кичерүен сорады.
– Мин генә гаепле булдым барысына. Шакирыңа ябышып ятсаң, синнән бәхетле кеше булмас иде, – дип такмаклады. Хәзер инде берни үзгәртеп булмый, үткән эшкә салават. Әлбәттә, олы кеше белергә тиеш: егет таба малларны! Аннан соң мондый сүзләр дә бар: «атай малын катай». Атадан калган малның кадере буламыни үзең эшләп тапмагач?..