Ничә тапкырлар үкенгәндер инде Зәйнәп РОНО методистының сүзләрен тыңлаганга. Олы гына яшьләрдәге, сөйкемле генә йөзле хатын аны балалар йортына барырга үгетләде.
– Акча ягыннан да отачаксың. Сиңа, яңа тормышка аяк баскан кешегә, анысы да мөһим. Кызларның матур киенәсе килә инде аларның, – дип кызыктырды. Ә хәзер менә үз-үзен чыбыркылап дигәндәй эшенә бара кыз.
Педагогия училищесының соңгы курсында укыганда практика үтү бик ошаган иде Зәйнәпкә. Ул тәгаенләнгән балалар бакчасы яхшы җиһазландырылган, зурлар группасы булгач, малайлар-кызлар тәрбияченең күзләренә генә карап торалар, ни кушсаң йөгереп үтәргә әзерләр. Һәр көнне әти-әнисе баланың тәртибе белән кызыксынып тора, кирәге чыкса, ярдәм кулы сузалар. Әти-әниләре бик активлар иде ул бакчада.
Бу шәһәр читендә урнашкан балалар йорты күңелен кайтарды яшь белгечнең. Бинаның тышкы кыяфәте дә шыксыз иде, буеннан буена ярыклар, штукатуркалары коелып төшкән, буяулары купшаклаган. Теләсә кайдан җыелган ятим балалар бүре төсле карадылар яңа тәрбиячегә. Гомумән, балалар йортында кырыслык хөкем сөрә иде. Барысы авторитар тәрбиягә нигезләнгән. Мөдирнең сүзе – закон. Тәрбиячеләргә каршы әйтергә ярамый. Ашханәдә шундый ук кануннар: артык телем ипи сорама, салынганны ашап бетер, өстәмәләр юк. Уен бүлмәсендәге уенчыклар да ватылып, яньчелеп беткән, барысына да җитәрлек түгел. Шуңа да һәр көн уенчык бүлешеп олы тавыш куба иде.
Тын җитми иде бу эш урынында Зәйнәпкә. Баштагы көннәрдә ул бергә эшләгән кызлар белән аңлашып, ниләрдер үзгәртергә тырышып карады. Әмма көлделәр генә үзеннән.
– Нигә башыңны ватасың? Әнә түрәләр уйласын. Көн үткәрдеңме – шул җиткән. Безнең өчен иң мөһиме –эш хакын вакытында түләсеннәр, – диделәр коллегалары.
Күпләр битараф иде мондагы тәртипләргә. Риза булмаган бер-икесе хуҗаларга авыз ачып сүз әйтергә куркалар. Әмма Зәйнәп үз төркемендә булса да балаларның көндәлек тормышларын җиңеләйтергә тырышты. Төрле уеннар уйлап чыгарып кына торды, өеннән төсле кәгазьләр, буяулар ташыды. Дүрт, алты яшьлек малайлар кызлар иде аның кул астында. Барысы да китек язмышлы. Кайгының ни икәнен үз башларыннан үткәргәннәр. Кайсысындыр эчкән әти-әниләреннән тартып алып монда китергәннәр, бер ишеләре якыннары бәхетсезлеккә тарып ятим калганнар, я булмаса кәккүк әнисе баш тарткан баласыннан. Һәрберсенең йөрәгендә төзәлмәс яра иде бу балаларның.
Кызлар белән беренче көннәрдән үк дуслашып китте Зәйнәп. Бала кешенең, бигрәк тә ятим баланың, йөрәге үтә сизгер була бит ул. Яңа апаларының аларны яратканын сизеп алган кызлар яныннан китмәделәр Зәйнәпнең. Колактан колакка үз яңалыкларын сөйләделәр, шатлыклары белән уртаклаштылар, нигәдер кәефләре китсә йөгереп апалары янына килделәр.
Малайлар җәмгысе дүртәү иде. Берсе, Илнур исемлесе, битараф булды апасына. Гомумән, әйләнә-тирә дөньяга битараф карый иде малай. Гәүдәгә таза гына иде үзе, әмма чабарга-йөгерергә, ниләрдер сөйләргә әвәслеге юк. Бүлмәгә кергәч кулына берәр уенчык алып диванга менеп утыра да, сәгатьләр буе кымшанмый да. Теге кулындагы тәтиен әйләндергәли, борын астыннан гына ниләрдер сөйли, башкаларда эше юк. Беренче көнне үк мөдир төркем белән таныштырганда Илнур турында Зәйнәпкә:
– Тормоз! – диде. – Игътибар итмә, сау-сәламәт булса, шул җиткән. Бераздан икенче урынга күчерәләр аны...
Тагын ике малай, Зариф белән Хөрмәт, гадәти малайлар иде. Бәлки әтиле-әниле балалардан аермалары да сизелеп калгандыр. Мәсәлән, юктан гына кызып китеп сугышырга да күп сорап тормыйлар иде малайлар, кызларны кыерсыту алар өчен берни тормый иде, истерикага бирелеп, идән буйлап ауный-ауный еларга тотынганнары булды. Чак тынычландыра алды Зәйнәп, түбә чәчләре агарды инде шул чакта. Мәрхәмәтсезлек тә бар иде аларның холкында. Шаяру дигәннәре кайчак бар чикләрне үтеп китә иде.
Әкрен-әкрен ул малайларга да җайлашты Зәйнәп, төрлечә алдаштырырга өйрәнде. Әмма һәр көнне кәефен китәргән Нияз исемле малай бар иде әле төркемдә. Нияз башкалардан яше буенча бәләкәйрәк тә иде. Шулай булса да усаллыгы һәр күзәнәгендә иде баланың. Эшли башлаганнан бирле киребеткән малайдан» ярар, әйе»...дигән сүзләрне ишеткәне юк иде әле Зәйнәпнең. Ни әйтсәң дә кирегә сукалый , әйткәнне тыңламый, гел начарлыкны гына чамалап йөри иде бу таштояк малай. Ашарга утырса калаклап ботка сибә башлый иптәшләренә, кигән киемнәрен салып бәрә, төшке йокы вакытында күзәрен йомып та карамый, бүлмәләр буйлап чабып йөри, кулына алган уенчыгын икегә бүлеп кенә кире куя.
Күп иде аның тәртипсезлекләре, сөйләп-санап кына бетерерлек түгел. Бер-ике тапкыр аның тәртибенә мөдиргә дә зарланып карады Зәйнәп. Мөдирнең карары кыска булды. Малайны колагыннан сөйрәп алып караңгы чоланга илтеп япты, төшке ашсыз калдырды. Тик бу тәрбия чаралары отыры малайны котырттылар. Башкача зарланып йөрмәде Зәйнәп. Җәл иде аңа Нияз, ни әйтсәң дә чак баш калкыткан сабый бит әле ул.
Яңа ел бәйрәме якынлашты. Бу могҗизалы бәйрәмне яратмаган бала буламы икән? Гөр килеп Зәйнәп кызлары белән нинди костюмнар әзерләү турында киңәште. Кемузардан балалар концерт номерлары әзерләргә алындылар. Күмәкләп» В лесу родилась елочка»… җырын кат-кат кабатладылар. Зариф белән Хөрмәт тә гел шунда буталдылар, бәйрәм кәефендә булдылар. Ике малай гына читтән йөрде. Илнур турында сүз юк инде. Табигате шундый икән, нишлисең? Ә менә Нияз тыңлаусызлыгы белән җанын җәфалады Зәйнәпнең. Төрлечә кыланып малайны катнаштырырга тырышып карады тәрбияче, аны тыңлаган кеше булмады. Җәл дә иде аңа бу авыр холыклы, моңсу карашлы малай. Өстәп табигать биргән җитешсезлеге дә бар иде Ниязның: башы озынча булып очкырлы килгән иде аның, аяк-куллары да җептәй генә..
– Ә бүген без күмәк бию өйрәнәбез! – дип яңалык әйтте ул эшкә килгәч. Кызлар ни шатланып чәбәкәй чаптылар. Нияз гына идәнгә утырып бер уенчыкны ботарлый иде.
– Кемнәр матур биер, аларның әниләрен Кыш бабай безгә кунакка чакырачак. Сезнең биегәнегезне карап утырырлар, күчтәнәчкә тәмлекәйләр алып килерләр! – дип әйтеп салды уйламастан Зәйнәп. Балалары барысы берьюлы шаулаша башладылар.
– Апа, ә минем әни еракта ич, ничек кайтып җитәр икән?
– Минем әти дә, әни дә юк...
– Минеке килми, бер тапкыр да килгәне юк...
– Кыш бабай әйткәч килә инде ул, мин матур итеп биергә өйрәнәм...
Шулай итеп кемузардан балалар үз уйлары белән бүлештеләр. Шул орчык зурлык кына җан ияләренең йөзләрендә моңсулык күреп йөрәге кысылып куйды Зәйнәпнең.
– Кем сәхнәгә чыгып матур бии, кем дә булса һичшиксез кунакка килә аңа. Еракта булганнар да килми калмый. Кемнең әни-әтисе юк, абый-апалары килә. Я булмаса, сезне үз иткән яхшы күңелле абый-апалар килә. Барыгызның кунаклары булач, мин әйтте диярсез менә. Яңа ел бит иң күңелле бәйрәм. Яшел чыршы торыр бүлмәбез түрендә, Кыш бабай белән Карсылу безнең чыгышларны карарлар. Күңелле көйләр яңгырар, капчык-капчык күчтәнәчләр тоткан якыннарыгыз шат елмаер сезгә. Әйдә шул күңелле бәйрәмне якынайту өчен тырышып биергә өйрәник әле,–дип балаларны түгәрәккә бастырды Зәйнәп. Бәйрәм күзаллап әсәрләнгән балалар бердәм кулга кул тотынышып бастылар. Инде биюне башларга әзерләнгәндә кемдер Зәйнәпнең итәгеннән тартты. Борылып караса очлы башын иеп Нияз басып тора икән.
– Апа, – диде ул шым гына – яхшы биергә өйрәнсәм, әни киләмени минем янга?
Малайдагы үзгәрешкә шаккатты Зәйнәп. Тавышы да йомшаган, басып торышлары үзгәргән.
– Әлбәттә, килә, – диде ул, Ниязга иелә төшеп. – Кыш бабай кушканны тыңламый хәле юк. Ә син аның килүен телисеңме соң?
– Әйе, – диде малай, балкып. Күзләреннән шатлыклы очкыннар чәчелә иде аның.
– Мин дә биергә өйрәнергә телим, апа...
Ул көнне барысыннан да арттырыбрак, тырышыбрак Нияз биегәндер. Түгәрәк таралгач та кулларын билләренә таянып, галәмәт сикергәләрде шул бала. Гел апасына борылып карады үзе: мин яхшы биимме, янәсе. Малайга никадәр тырышып сикерсә , шулкадәр тизрәк аның янына яраткан әнисе килер төсле иде шикелле...