Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әни» кешенең дустыннан сатып алган бала үстерүен 1,5 ел узгач кына белгәннәр

news_top_970_100
«Әни» кешенең дустыннан сатып алган бала үстерүен 1,5 ел узгач кына белгәннәр
"Татар-информ" архивы

Ингушетиядә яшәүче хатын яңа туган баласын 400 мең сумга саткан. Моны ел ярым узгач кына ачыклаганнар. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Сунженский районында яшәүче хатын 2020 елда балага уза. 28 яшьлек авырлы хатын сабый тууын теләми. Баладан баш тартуның рәсми ысуллары кулланасы урынга, ул дус хатыны белән җинаятьчел схема уйлап таба, диелә хәбәрдә.

Авырлы хатынның 30 яшьлек танышы Карабулак шәһәрендә яши, ул баласызлыктан интегә. Хатыннар сөйләшеп килешә һәм яңа туган сабыйны баласыз дус хатынга 400 мең сумга сатарга карар кылалар.

2020 елның декабрендә бала туа, әни кеше тиз арада баланы Карабулак шәһәренә алып килә һәм алыш-биреш шунда була.

Беркем дә җинаятьне сизми. 2023 елның 16 маенда гына «Кеше сату-алу» маддәсе буенча җинаять эше ачыла.

Ике «ана» да җинаятьтә шикләнеләме икәне хәбәр ителми. Суд аларның икесен 15 елга кадәр иректән мәхрүм итәргә мөмкин, диелә хәбәрдә.

Социаль челтәр кулланучылар белешмәсе буенча, 1,5 яшьлек баланы тиешле органнар алып киткән, сабыйның язмышын алар билгеләячәк. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100