Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әни кеше яңа туган баласын 1 мең долларга сатарга маташкан

news_top_970_100

Мәскәүнең Измайлов районы суды яңа туган кызын 1 мең долларга сатарга теләгән хатын-кызны 6 елга колониягә хөкем итте. Бу хакта гомуми юрисдикция судлары һәм Тикшерү комитеты хәбәр итте, дип яза vesti.ru.

Хатын РФ Җинаять кодексы 127.1 маддәсенең 2 нче өлеше буенча гаепле дип табылган.

«Александрович Жасмина Васильевна гаепле дип табылды <...> , гомуми режимлы төзәтү колониясендә 6 елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләнде», – диелә гомуми юрисдикция судларының Telegram-каналында чыккан хәбәрдә.

14 февральдә әлеге хатын 2 атналык кызын 1 мең долларга сатарга тырышып караган. Полиция хезмәткәрләре потенциаль сатып алучылар сыйфатында килеп, аны һәм аның 54 яшьлек җинаятьтәшен тоткарлаган. Икенче көнне ул кулга алына, соңрак үз гаебен тануын әйтә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100