news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әни кеше ун яшьлек улының аркасына пычак ыргытып җәзалаган

news_top
Әни кеше ун яшьлек улының аркасына пычак ыргытып җәзалаган
https://pixabay.com/

Приморье краеның Владивосток шәһәрендә яшәүче 33 яшьлек хатынны тоткарлаганнар. Ул 10 яшьлек улын җәзалаган. Әни кеше даими рәвештә улын кыерсыткан, кыйнап торган. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

Былтыр декабрьдә әни кеше баласының аркасына пычак ыргыткан, быел җәен электр үткәргече белән кыйнаган, куллары белән суккан, аяклары белән типкәләгән.

«Малайга авырту һәм психик җәфалар китергән, тән җәрәхәтләре ясаган», – дип языла ведомство хәбәрендә.

Тикшерү эшләре бара, диелгән анда.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар