Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әни кеше улы белән аның сөйгән кызын үтергәнне күреп торган

news_top_970_100
Әни кеше улы белән аның сөйгән кызын үтергәнне күреп торган
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Ростов өлкәсендә улын һәм аның сөйгән кызын үтергәнне күреп торган хатын-кыз реабилитация уза. Апрель азагында бер авылда фаҗига була. Үз өендә 36 яшьлек ир-атны һәм аның 25 яшьлек кәләшен үтерәләр. Җинаятьне кызның элеккеге егете кылган, дип шикләнәләр. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Николай исемле ир-ат Елена исемле кыз белән 3 ай чамасы очрашып йөри, аннары алар Николайның өендә бергә яши башлый. Ир-атның анасы да шушы өйдә тора.

Яңа роман булса да, Еленага элеккеге егете көн бирми, ул яңадан очрашырга тели, кыз баш тарткач, яный. Елена танышларына шул хакта зарлана. Фаҗига булыр алдыннан элеккеге егете урамда ташлануын сөйли.

24 апрель төнендә, якынча белешмә буенча, Еленаның элеккеге егете тәрәзә аша өйгә керә. Бергә яткан ир белән хатынга пычак кадап үтерә.

Николайның 55 яшьлек анасы гына исән кала. Хатын улын һәм аның хатынын үтергәнне күреп тора. Аннары аш бүлмәсенә качып өлгерә.

Үтерүдән соң, җинаятьче кача. Аны берничә көннән табалар. Ул Краснодар краенда урманда качып яткан. Аны сак астына алалар.

Авыл халкы бу кайгыдан читтә калмый. Җинаятьчене эзләгәндә Николай өе янында дежур торалар.

«Анасы, җинаятьче әйләнеп килер дип, бик курыкты. Аны тотканнан соң да, авыл халкы аның өен бераз саклады әле. Хуҗабикәгә бераз тынычрак булсын өчен», – ди авылдашлары.

Хәзер бу хатын гадәти тормышка ияләнергә маташа. Аңа кызы һәм оныгы ярдәм итә, ул заводта эшли, өйдә ремонт башлаган. Авыл халкы аңа ярдәм итәргә әзер, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100