Петербургта яңа туган баласын буып үтергән һәм мәетен сумкага салып диванда яшергән хатын-кыз тоткарланган. Бала мәетен берничә көн узганнан соң әтисе тапкан. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының шәһәр буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте, дип яза РИА Новости.
«Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Санкт-Петербург шәһәре буенча Баш тикшерү идарәсе тикшерү органнары сабыйны үтерүдә гаепләнүче хатын-кызга карата җинаять эше кузгаткан (РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсе 2 нче өлеше)», – дип хәбәр итә матбугат хезмәте.
Чәршәмбе көнне кич белән баланың әтисе Апраксин тыкрыгындагы йорт фатирына килә, анда ул көчләп үтерү билгеләре булган сабый мәетен таба.
«Якынча тикшерү буенча, 7 ноябрьдә төнлә кызның әнисе, исерек хәлдә, 2025 елгы кызын буып үтергән һәм мәетен диванга яшергән, шуннан соң вакыйга урыныннан качкан. Хәзерге вакытта хатын-кыз тоткарланган», – диләр матбугат хезмәтендә.
Кулга алынучы хатын-кызга гаепләү белдерелгән, тикшерү аны сак астына алу рәвешендә чик кую чарасын сайлау турындагы үтенеч белән мөрәҗәгать иткән.
Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Санкт-Петербург шәһәре буенча Баш тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә өстәп әйтүләренчә, тикшерү җаваплы вазыйфаи затларның гамәлләренә (гамәлләре юклыгына) хокукый бәя бирәчәк. Чөнки җинаятьтә гаепләнүче хатын-кыз ата-ана бурычларын тиешенчә үтәмәгән өчен махсус исәптә торган, диелә хәбәрдә.