news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әни кеше нәни кызының кулларын мичкә куеп пешергән, тезләре белән ярмага бастырып торган

news_top
Әни кеше нәни кызының кулларын мичкә куеп пешергән, тезләре белән ярмага бастырып торган
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Иркутск өлкәсендә яшәүче хатын үз кызын җәзалый. Ул баланың кулларын мичкә куеп пешерә, ярма өстенә тезләндереп тора. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Усть-Удинский районында яшәүче бу хатынны, үз кызын җәзалауда гаепләп, хөкем итәләр. Баланы интектерү 7 ел дәвам иткән.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, 2016-2023 елларда әни кеше баласына физик һәм әхлакый газап китерә. Бала 2009 елда туган. Әнисе аны кыйный, салкын идән астына бикләп тота, кулларын кызган мичкә куя, каты ярмада тезләндереп тота.

Гаиләдәге бу хәлләр турында билгеле булгач, баланы махсус учреждениегә алып китәләр. Әни кешегә җинаять эше ачыла, хәзер аны судка тапшырганнар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар