news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әни кеше нәни балаларының чери башлаган мәетләрен берничә ай өйдә тоткан

news_top

Псков өлкәсендә 3 бала анасын тоткарлаганнар. Ул берничә ай дәвамында балаларының чери башлаган мәетләре белән бер фатирда яшәгән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Әлеге хатынның 2019 һәм 2023 елда туган 2 улының мәетен Великие Луки шәһәрендәге фатирда табалар.

«Күршеләр подъездда һәм башка фатирларга сасы ис таралу турында берничә тапкыр зарлана. Алар, вентиляциядә күсе үләксәсе бардыр, дип фаразлый», – дигән РЕН ТВ чыганагы.

Урынга полиция хезмәткәрләре бара. Алар сасы ис таркала башлаган мәетләрдән чыгуын ачыклый. Биредә 1 һәм 4 яшьлек ике малай гәүдәсе чери башлаган.

Мокряки авылында бакча йортында әлеге хатынның 8 яшьлек кызының мәете табыла.

34 яшьлек әни кешене тоткарлаганнар, аны үтерүдә шикләнәләр. Җинаять эшен тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар