Ростовта яшәүче хатын кызын үзенчәлекле итеп тәрбияли – балага бәдрәфтәге су белән теш чистарттыра. Бу хакта Ростов пабликлары язып чыкты.
Кыз социаль челтәрләрдә сүгенгән, моны әнисе белеп алган. Аннары әни кеше, кызын сүгенүдән арындырыр өчен, шундый ысул куллана.
Бу хатын баласын кимсеткәнен видеога төшерә. Әлеге кадрлар социаль челтәрләрдә таралган. Хәзер Эчке эшләр министрлыгы тикшерү башлаган, диелә хәбәрдә.