Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әни кеше игезәкләреннән шулай котылган». Насос станциясендә ике кыз мәете табылган

news_top_970_100

Яңа Мәскәүдә насос станциясендә 2 яңа туган бала мәете табылган. Алар агынты сулар белән агып килгән булуы ихтимал. Авырлы хатынның балалары төшкән, һәм ул игезәкләрдән котылган булуы мөмкин. Бу турыда «Московский комсомолец» хәбәр итте.

Мәетләрне коллектор чистартучы эшчеләр тапкан. Алар чистарту корылмаларына канализациядән агып килгән чүп-чарны алырга килгән булган.

Беренче мәетне 18 мартта 66 яшьлек эшче хатын-кыз таба. Ул һәр 2 сәг саен коллекторга җыелган чүпне чистарта. Бирегә канализация сулары агып килә. Эшче хокук саклаучыларны чакыра.

Криминалистлар ачыклаганча, бу кыз бала анасы карыныннан 4,5 айлык вакытта төшкән, буе 27 см. Ул 24 сәг чамасы элек үлгән. Яңа туган сабыйның башында яра була.

Икенче кыз бала мәетен сишәмбе кич табалар.

Җинаять эше ачылган, тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100