Мәскәү өлкәсендәге Одинцово шәһәрендә хатын-кыз баласын кайнап торган аш кәстрүленә төшереп җибәргән. Баланың тәненең 90 проценты пешкән. Бу хакта «Рен-ТВ» хәбәр итә.
Хатын-кыз 7 айлык сабыйны кулына күтәргән килеш ашарга пешергән, шул вакытта бала кайнап торган аш кәстрүленә төшеп киткән.
Хәзерге вакытта бала авыр хәлдә, табиблар аның гомере өчен көрәшә, диелә хәбәрдә.