Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әни кеше биш яшьлек улын үтергән ир-ат белән ике ел яшәгән

news_top_970_100
Әни кеше биш яшьлек улын үтергән ир-ат белән ике ел яшәгән
tula.sledcom.ru

Тула өлкәсендә 28 яшьлек ир-ат 5 яшьлек малайны үтерүдә гаебен таныган, аны тоткарлаганнар. Җинаять 2020 елның көзендә булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Россия Тикшерү комитетының Тула өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе белешмәсе буенча, 2020 елда 28 яшьлек ир-ат сөйгәне белән бергә яши башлый. Хатынның 5 яшьлек баласы була. Алар Богородицкида йорт арендалый. 2020 елның октябрендә хатын бер атнага эшләре белән чыгып китә, 5 яшьлек улын бергә яши торган ире белән калдыра.

«Берничә көннән бала тыңламый, һәм ир-атның ачуы чыга. Үги атасы кыйнаган малай урында ук үлә. Төнлә уянгач, ир-ат баланың үлүен аңлап, куркуга кала. Ул бала мәетен җәймәгә төрә, үзенең BMW Х6 машинасына салып, урманга илтә һәм күмеп куя», – дигән тикшерүчеләр.

Ир-ат баланың югалуын анасына ничек аңлаткандыр – анысы билгесез, бәлки, ул хатынга җинаяте турында да сөйләгәндер. Ләкин бала югалганга хатын бик борчылмаган, иренә мәхәббәте ныгыган гына булса кирәк. Алар әле 2022 елның көзенә кадәр бергә яшәгән, диелә хәбәрдә.

Тикшерүчеләр билгеләп үткәнчә, бу вакытта югалган малайны эзләү дәвам итә. Ләкин анасы үтерү турында полициягә әйтми. Аннары җинаятьченең эзенә төшәләр. «КП» чыганагы белешмәсе буенча, намусы борчыгач, ир-ат  гаебен үзе таныган булуы ихтимал.

2023 елның 6 апрелендә җинаятьтә шикләнелүче тоткарлана. Сорау алганда, ул барысын да тәфсилләп сөйләп бирә, мәетне күмгән урынны күрсәтә. Тикшерү комитеты белешмәсе буенча, аңа карата җинаять эше ачылган. Төрле экспертизалар билгеләнгән, тикшерү эшләре бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100