Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әни кеше биш нәни баласын салкын өйдә дүрт көнгә калдырган, ашарга да бирмәгән

news_top_970_100

Краснодар краенда салкын өйдә 5 баласын 4 көнгә калдырып киткән хатынга карата прокуратура эш ачкан. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Павлов районының Бейсужек авылында яшәүчеләр бер өйдә 5 бала ялгыз гына яшәп ятуын абайлап ала. Балаларның иң олысына да 10 яшьтән кимрәк. Иң кечесенә 3 яшь. Әниләре аларга ашарга да әзерләмичә, башка районга кунакка китеп барган. Сабыйлар салкында ягылмый торган өйдә өшеп, ашарга тилмереп торган.

«5 нәни баласын куркынычта калдырган хатын-кызга карата җинаять эше ачылды. Авыл халкы хәбәр иткәнчә, балигъ булмаган яшьтәге сабыйлар ягылмый торган өйдә яши, ябыкканнар. Аларны хастаханәгә озаттылар», – дигәннәр Краснодар крае буенча прокуратура матбугат хезмәтендә.

Әни кеше балаларына «берничә сәгатьтән кайтам» дип әйтеп киткән. Үзе телефонын сүндергән һәм Брюховецкий районына дус кызына кунакка киткән. Хатын 4 көн кунакта йөргән, аннары аны хокук саклаучылар тапкан.

Балаларны социаль-реабилитация үзәгенә урнаштырганнар. Опека бу хатынны ана булу хокукыннан мәхрүм итәргә җыена, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100