«Әни кеше баласын каплады». Нәни кыз авыр хәлдә, әнисе һәлак, әтисе берничә ел элек үлгән

Башкортстанда юл һәлакәтендә әни кеше кечкенә кызын үз гәүдәсе белән каплап саклап калган. Бу турыда «Башинформ» яза.
Туймазының Комаров урамында «Лада Приора» машинасы әнисе белән кызны бәрдерә. Машина белән 20 яшьлек егет идарә итә. Фаҗига көйләнми торган җәяүлеләр кичүендә була. Кешеләрне таптаганнан соң, машина кибет бинасына килеп бәрелә.
Әни кеше «ашыгыч ярдәм» килгәнче үлә, кыз баланы авыр хәлдә хастаханәгә озаталар.
Җинаять эше ачылган. Йөртүченең аек булуы билгеле.
«Тиз килә торган машина якынлашканда, 40 яшьлек хатын кечкенә кызы белән бергә юлны чыга башлаган була. Алар әзерлек дәресләреннән кайтып килгән. Әни кеше соңгы мизгелдә үзләренә таба килүче машинаны күрә һәм баласын саклап калырга тырыша: ул гәүдәсе белән кызын каплый, төп бәрелүне үзенә ала.
Машина бәрелгәч, кешеләр еракка оча, әни кеше егылганда башы белән бәрелә һәм үлә. Кызның баш мие селкенгән, баш мие яраланган, умырткалыгына зыян килгән.
Бала авария урынында елый, әнисен чакыра.
Хастаханәгә аның туганнары килгән. Әтисе берничә ел элек үлгән. Бала ятим калды», – дип сөйләгән чыганак.
Республика сәламәтлек саклау министры Айрат Рахматуллин әйтүенчә, кыз бала реанимациядә тотрыклы авыр хәлдә. Аның сәламәтлеге министрның шәхси контролендә. Консультация өчен Республика балалар клиник хастаханәсе табиблары килгән: реаниматолог һәм нейрохирург кызны караган, киңәшләр биргәннәр, диелә хәбәрдә.
Әни белән кызны таптаган машина йөртүчесе көллияттә укый, курьер булып эшли. Ул җәяүлеләрне күрмәвен, аннары, бәрдермәс өчен, кибет ягына борылуын әйткән, диелә хәбәрдә.