news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әни кеше баласын чылбыр белән бәйләп куйган һәм уклау белән кыйнаган

news_top
Әни кеше баласын чылбыр белән бәйләп куйган һәм уклау белән кыйнаган
Фото: Свердловск өлкәсе судлары телеграм-каналы

Первоуральскида Татьяна исемле хатын-кыз 11 яшьлек улын чылбыр белән бәйләп куйган һәм даими рәвештә кыйнаган. Бу хакта 18 ноябрьдә Свердловск өлкәсе судлары телеграм-каналы хәбәр итте, дип яза РЕН ТВ.

«Суд аны гаепле дип таныды һәм 3 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды, ул гомуми режимлы колониягә озатыла», – диелә хәбәрдә.

Тикшерү версиясе буенча, Татьяна 2023 елның ноябрендә малаен чылбыр белән бәйләп куйган. Ә 2025 елның февралендә ул баланы агач уклау һәм күн каеш белән кыйный башлаган һәм аны колакларыннан сөйрәп йөрткән.

Җинаятьтә гаепләнүче хатын-кыз гаебен тулысынча таныган. Прокуратура зыян күргән яшүсмер файдасына мораль зыян түләтүне сораган, суд моны өлешчә канәгатьләндергән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар