Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әни кеше балалары турында оныткан». Өч сабый мәетен шкафта тапканнар

news_top_970_100
«Әни кеше балалары турында оныткан». Өч сабый мәетен шкафта тапканнар
Фото: https://t.me/mchsburyatia

Бурятиядә Тресково авылында янгында 3 бала һәлак булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«Балалар анда! Анда минем балаларым!» – дип ярымсаташу белән кычкырган әни кеше, коткаручылар килеп җиткәч. Тик ул вакытта балаларны кереп алу мөмкин булмый инде. Сабыйлар куркудан шкафка кереп качкан, аларның мәетләрен шунда тапканнар. Ир белән хатын, аларның 10 яшьлек улы исән калган. Янгын чыкканда 2 һәм 4 яшьлек малайлар, 1 яшьлек кыз бала өйдә ялгызы була, алар уттан котыла алмый. Әти белән әни кеше бу вакытта күршеләрдә хәмер эчеп утыра.

«Әтисе белән әнисе күршедә эчеп утыра. Балаларның берсе өйдә пәрдәгә ут төрткән, дип фаразлана. Балалар курка, шкафка кереп кача. Әни кеше, төтен күргәч, исерек килеш күршедән чыга, өйгә керә. Ләкин ул берни эшли алмый, исерек була», – дигән авылдашлары.

Хатын яна торган өйдән үзе дә чыга алмый, аны күрше алып чыга.

«Минем абый янгынны күреп алды, шунда йөгерде. Абый хатынны алып чыга, ә ул берни сөйли алмый. Бөтен җир яна башлагач кына хатын балалары турында әйтә, ул чакта янгын сүндерүчеләр килә. Балаларны коткарып булмый инде», – ди биредә яшәүче хатын.

Әниләре өйдә балалар барын әйткәндә соң була инде, диелә хәбәрдә.

Янгын сәбәбе әлегә төгәл билгеле түгел, авылда төрле сүзләр йөри. Кайберләре балаларның атасы гаепли. «Ул өйгә ут төртергә мөмкин, диләр. Аның психика белән проблемасы бар», – ди авыл халкы.

Тикшерү бара. «Якынча белешмә буенча, янгын ут белән саксыз эш итү аркасында килеп чыгарга мөмкин. Өйдән чыккан төтенне күрше күрә. Ул әни кешегә өйдән чыгарга булыша. Өйдә балалар барын әни кеше әйтми. Янгынны сүндереп бетергәч, 3 бала мәете шкафта табыла», – дигәннәр Тикшерү комитетында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100