Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әни кеше 7 һәм 8 яшьлек ике улын үтергән - берсен буган, икенчесен суга батырган

news_top_970_100
Әни кеше 7 һәм 8 яшьлек ике улын үтергән - берсен буган, икенчесен суга батырган
https://voronezh.sledcom.ru/

Воронеж өлкәсенең Терновка авылында 28 яшьлек хатын 7 һәм 8 яшьлек ике улын үтергән. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән «Комсомольская правда» яза.

Ике бала мәетен 22 апрельдә фатирда табалар.

Аларны 28 яшьлек анасы һәм 32 яшьлек туган абыйсы үтергән дип шикләнәләр. Аларны тоткарлаганнар һәм тикшерүчеләр сорау ала.

«Комсомолка» чыганагы белешмәсе буенча, балалар шукланган һәм шулай итеп туганнарына комачаулаганнар. Имеш, бу малайлар 5 яшьлек кече энеләрен кыерсыткан. 

Малайларның берсенең башына чүкеч белән сукканнар һәм ваннада батырып үтергәннәр,  икенче малайны буып үтергәннәр.

Чыганак белешмәсе буенча, бу вакытта нәни энеләре дә фатирда була, анасы белән абыйсы аңа тими.

Балаларны үтергәч, 32 яшьлек ир-ат күршеләрне «мәетләргә карарга» чакыра. Аннары шаһитлар полициягә хәбәр итә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100