news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Әни кеше 6 яшьлек улын үтергән, башын – буада, гәүдәсен балконда тапканнар

news_top

Мәскәү өлкәсенең Балашиха шәһәрендә яшәүче хатын-кыз 6 яшьлек улын үтерүдә гаебен таныган. Баланың башын 16 ноябрьдә буада табалар. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән РЕН ТВ яза.

«Хатын-кыз баласын үтерүдә гаебен таныды», – дигәннәр ведомствода. Аны тоткарлаганнар. Тикшерү эшләре бара.

Әни кеше улын үтергән, мәетен тураклаган һәм Мәскәүдә буага илтеп ташлаган. Ул җинаять мотивларын аңлата алмый.

Баланың башы рюкзакка салынган була, аны буада табалар, шул ук көнне кич белән фатирда балконда аның гәүдәсе табыла. Әни кеше бу вакытта наркотиклардан исерек була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 17 ноябрь 2025
    Исемсез
    Ахырзаман билгеләре инде бу.
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар