Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әни, кайт». Үчле егет кияүгә чыгарга теләмәгән кызның муенын пыяла белән кискән

news_top_970_100

Воронежда тренер хатын-кызны кияүгә чыгарга теләмәгән өчен сөйгән егете үтергән. Прокурор әлеге егетне 13 елга ирегеннән мәхрүм итүне сорый. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

Алина исемле 28 яшьлек хатынны 2023 елның 2 августында подъездда муены киселгән килеш кан күлләвегендә табалар. Хәзер аның элеккеге сөйгән егете – 25 яшьлек Андрей К.ны хөкем итәләр. Прокурор аны 13 елга ирегеннән мәхрүм итәргә кирәк дип белдерә.

Воронежда спорт яратучылардан күбесе Алинаны беләдер. Яшь хатын нәни улы белән Нововоронеждан күченеп килгән, биредә аның зур булмаган спорт студиясе бар, фитнес клубта тренер булып эшли. 2023 елның февралендә Андрей белән таныша. Алар очрашып йөриләр. Якыннары сүзләренчә, егет көнче була, гел талаш чыгара, Алинаны өе янында саклап тора, аннары кыз үпкәләрне ошатмый башлый.

2023 елның 29 июлендә Алина Андрей белән араны өзәргә була, үзенең туган көнендә, 30 июльдә, телефоннан сөйләшкәндә, Андрейга бу карарын раслый.

Андрей үги атасы һәм абыйсы белән түбә ябып акча эшли. 30 июльдә ул алар белән Мәскәүгә барырга тиеш була, тик югала, телефонын сүндерә. Алина үлгән көнгә кадәр ул әбисенең мунчасында торган, 2 августта Алинаны эзләргә киткән. Кич белән Алинаны саклап торган һәм сөйләшергә теләгән. Тик кыз автобуска утырып өенә кайтып киткән. Андрей Алинага кияүгә чыгарга тәкъдим ясарга була – ул кыз артыннан китә.

Алинаны өйдә улы көтә, әни кеше балага шалтырата, 21.35 сәгатьтә кибеткә кереп «берәр тәмле әйбер алырга» җыенуын әйтә. Тәмле әйберне ала, ә Андрей аны күрше ишегалдында көтә. Кочакламакчы, татуланышмакчы була. Алина кире кага, Андрей аяк астында яткан пыяланы ала да кимендә 3 тапкыр Алинаның муенын кисә. Кан ага башлагач, качып китә.

Шаһитлар полициягә хәбәр итә.

Ә бу вакытта Алинаның улы әнисен көтә, «әни, кайт» дип смслар яза. Ләкин әнисе кайтмый… Аннары бала анасына шалтырата, трубканы алучы булмый. Аннары малай әтисенә шалтырата. Алинаның элеккеге ире якында гына яши, ул тиз килеп җитә. Подъезд янында кан эчендә яткан Алинаны танып ала.

Андрей берничә көн сукбайлыкта йөри, үзенә кул салмакчы була. Аны әбисенең өендә 19 августта табалар, ул пешкән була. Җинаять эше ачалар, ул гаебен таный, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 18 сентябрь 2024
    Исемсез
    Элеккеге ире юньле булган, бер дә үчләшеп йөрмәгән, ник аерылышырга инде, бала тапкач, ник ятим итәргә?
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100