Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әни гел ябыга иде»: табиб ач торырга тырышучыларның психик авырулы булуын аңлатты

Әтисе яисә әнисенең нинди сүзләре кыз баланы анорексиягә китереп җиткерә ала? Нинди спорт төрләре белән шөгыльләнүчеләрдә әлеге авыру күзәтелә ала? Якын кешегездә анорексия башлануын ничек белергә? Бу хакта «Татар-информ»га табиб-психиатр Оксана Захарова сөйләде.

news_top_970_100
«Әни гел ябыга иде»: табиб ач торырга тырышучыларның психик авырулы булуын аңлатты
Оксана Захарова: «Анорексия турында белергә кирәк булган беренче һәм иң мөһим нәрсә – моның авыру булуын аңлау»
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

«Кеше нинди генә ябык булмасын, ул үзен симез дип саный»

Нерв анорексиясе – аңлы рәвештә тән авырлыгын югалту һәм хәлсезләнүгә китерә торган ашау тәртибе бозылу, дип аңлатты табиб-психиатр, Бехтерев исемендәге Республика клиник психиатрия хастаханәсе психотерапевты һәм гештальт-терапевт Оксана Захарова «Татар-информ»нан Эвелина Киселёвага.

Мондый пациентлар үз гәүдәләрен кабул итә алмый, нинди генә ябык булсалар да, аларга ул таза, хәтта симез кебек тоела. Дәваланмасалар, мондый пациентлар 30-40 килограммга кала, бу – еш кына тиз үлемгә китерә ала.

«Анорексия турында белергә кирәк булган беренче һәм иң мөһим нәрсә – моның авыру булуын аңлау. Еш кына бу – бик авыр. Бу каприз да, ниндидер ахмаклык та түгел, бу – нәкъ менә психик тайпылыш. Авыручы кеше еш кына үзе бу хәлне аңламый», – ди психиатр.

Оксана Захарова анорексия белән авыручыларның туганнарына авыруларның үз-үзләрен ничек тотуын аңлата.

«Мин аларга фантазияләргә бирелергә тәкъдим итәм: «Мисал өчен, сез яман шеш кебек авырулардан бик куркасыз. Һәм сез табибка киләсез, һәм ул сезгә «хәзер без онкология барлыкка китерәчәк бар нәрсәне эшләячәкбез» дип әйтә. Әлбәттә, тискәре реакция барлыкка килә. Нерв анорексиясе булган пациентлар белән дә шул ук хәл, алар ябыгудан курка. Алар табибларга килгәч, аңа: «Хәзер без сезнең белән авырлыкны арттыру өчен барысын да эшләячәкбез», – дип әйтәләр. Әлбәттә, моны ишеткәч, ул качарга тырышачак», – ди доктор.

Анорексия белән авыручыларның 90 проценты – хатын-кызлар. Еш кына – яшүсмер кызлар.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Әти тышкы кыяфәтемә бәйләнә, әни гел ябыга иде»: Кешеләр ни өчен анорексия белән авырый?

Анорексия белән авыручыларның 90 проценты – хатын-кызлар. Еш кына – яшүсмер кызлар. Ир-атлар әлеге авыру белән сирәгрәк очраша.

«Хатын-кызлар диетаны яхшы күренер өчен тотмый. Әйе, бәлки башта максат шундый буладыр, әмма авыру алга таба бара башлагач, максат – авырлыкны арттырмау була. Һәр артык килокалория паника тудыра», – дип сөйли гештальт-терапевт.

Анорексиянең сәбәбе булып, мода журналларындагы идеаллар һәм модельләр артыннан куу тора кебек. Ләкин, психотерапевт сүзләренчә, барысы да күпкә куркынычрак. Сәбәбе еш кына гаиләдән килә.

Оксана Захарова шундый мисал китерә: мәсәлән, кыз бала туганнан бирле әнисенең даими рәвештә диетада утыруын күрә, ә әтисе еш кына кызының тышкы кыяфәте һәм авырлыгына карата шелтәле сүзләр җиткерә.

«Һәрбер очрак индивидуаль, һәрберсен аерым карарга кирәк. Мондый клиентлар белән эшләгәндә, еш кына, тышкы кыяфәт, үз-үзеңне бәяләү, перфекционизм, үз-үзеңә карата мәрхәмәтсезлек һәм әти-әнигә һәм дусларга бәйлелек проблемалары беренче планга чыга», – ди табиб.

Чөнки әни яки әти кеше баласына «тазаргансың» дип әйтсә, бала ризыктан баш тарта, «ябыксам, әниемә һәм әтиемә ошаячакмын» дип уйлый, чөнки бала өчен аны якын кешеләре яратуы бик мөһим.

«Гаиләдә барысы да яхшы булып, башка өлкәләрдә проблемалар булган очраклар да очрый. Мәсәлән, яшүсмерләр өчен ата-ана фигуралары шуның кадәр әһәмиятле түгел. Алар өчен җәмгыять һәм яшьтәшләре мөһимрәк роль уйный. Яшьтәшләре арасындагы көндәшлек атмосферасы яисә имтиханнарга кагылышлы мәктәп борчулары да проблема була ала», – дип сөйли табиб.

Яшүсмер төркемдәге идеалларны үзенеке кебек кабул итә ала. Әгәр дә аның тирәсендә тышкы кыяфәткә, ниндидер бренд әйберләренә басым ясала икән, ул аларга иярәчәк. Моннан тыш, яшүсмерләр компанияләре кайвакыт бик рәхимсез була, һәм төркем идеалларына нинди дә булса туры килмәүне кабул итмәскә мөмкин.

Авыруның барлыкка килү-килмәвенә 3 фактор йогынты ясый, дип аңлата психиатр.

Беренчедән, биологик аспект – кешенең ачлык халәтен чагыштырмача җиңел кичерә алуы.

Икенчедән, психологик факторлар – гаиләгә, дусларга бәйле хәл.

Өченчедән, социаль аспект – җәмгыять подиумга чыгучыларның ябык булуын таләп итә; ярышларга барганда да ябык булырга кирәк; форманың яхшы булуы кирәк.

Орторексия белән авыручы кешеләр кайбер ризыкларның бик нык зарарлы булуына, шул ук вакытта барлык авырулардан һәм үлемнән саклый торган сәламәт ризыклар барлыгына ышаналар.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Булимия, орторексия һәм ир-ат анорексиясе: тагын нинди авырулар бар?

Туклануга бәйле башка авырулар да бар. Мәсәлән, нерв булимиясе – бу авыру артык күп ашаудан өянәкләр балыкка килү белән характерлана. Бу авыруның өч фазасы бар: башта кеше диетада утыра, әмма ул моңа озак чыдый алмый һәм бик күп ашый башлый, аннан соң кешедә үзен болай тотуы өчен гаеп хисе барлыкка килә, ул эчне сыеклата торган дарулар эчә, кирәгеннән артык физик күнегүләр ясый башлый.

«Анорексия һәм булимия белән авыручылар нәрсә белән аерыла? Булимиядә тән массасы индексы нормаль. Кешеләр нормаль күренә, ябык булмаска да мөмкин, аларның ниндидер авыруы барлыгын күреп булмый», – дип сөйли табиб.

Оксана Захарованың практикасында булимия белән авыручы пациент булган, ул бер утыруда бер табак оливье салатын ашап бетерә алган.

Тагын бер авыру – орторексия. Орторексия белән авыручы кешеләр кайбер ризыкларның бик нык зарарлы булуына, шул ук вакытта барлык авырулардан һәм үлемнән саклый торган сәламәт ризыклар барлыгына ышаналар.

«Мәсәлән, бу – вегетарианлык очраклары. Яисә чи ризык кына ашаучы әти-әниләрнең, авырулар барлыкка килмәсен дип, балаларына туклыклы ризыклар бирмәве. Нәтиҗәдә мондый ата-аналарның балаларының сәламәтлекләре бик нык какшаган хәлдә була», – ди табиб.

Бигорексия дә бар, яки, башкача әйткәндә, тән яки мускул дисморфиясе. Бу авыруның тагын бер исеме – ир-ат анорексиясе.

«Бу очракта кеше үзен бик ябык дип уйлап, спорт ризыгы куллана һәм мускулларын үстерә башлый. Бу уй аны гел борчып тора. Барлык тырышлыкларына карамастан, үзен ул ябык һәм көчсез итеп хис итә. Әлбәттә, барлык спортчылар һәм бодибилдерлар да моның белән интекми, ләкин шактыенда шундый күренеш бар», – ди табиб.

Пикацизм – ул акбурдан һәм кәгазьдән алып чыбыкларга һәм пыялага кадәр – ашарга ярамаган әйберләрне ашарга омтылу. Бу хәл шизофрения, акыл зәгыйфьлеге, аутизм кебек төрле психологик авырулар яки организмда нинди дә булса микроэлементлар җитмәгәндә барлыкка килергә мөмкин. Мәсәлән, кызларның җенси өлгерүе вакытында тимер җитмәү, анемия күзәтелсә, бу очракта да кайбер ярамаган нәрсәләрне ашау теләге уянырга мөмкин.

Авыручы кешедә диетаны тота алмавы өчен гаеп хисе барлыкка килә, ул эчне йомшарта торган дарулар эчә, кирәгеннән артык физик күнегүләр ясый башлый.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Татлы ризыклар һәм туңдырманы авырганчы ашый иде

Оксана Захарова бер очракны искә төшерә – аңа гаиләсендәге хәлләр катлаулы булган модель кыз мөрәҗәгать иткән. Әнисе һәрвакыт тышкы кыяфәт идеаллары артыннан куган, ә әтисе, балачагыннан алып, кызының тышкы кыяфәте турында начар сүзләр әйтеп килгән.

Кыз психотерапевтка ярдәм сорап килгәндә, анарда психоген артык ашау формалашкан була. Балачактан ук аны ризыктан чикләгәннәр. Психотерапевт сүзләренчә, бу – зур хата, бу – ризыкка тагын да күбрәк тартылу барлыкка китерә. Әгәр дә татлы ризыклар ашарга ярамый икән, аларны һәрвакыт ашыйсы килә. Оксана Захарова әйтүенчә: аз күләмдә булса да, бар азык-төлек кеше рационында булырга тиеш, иң мөһиме – тыюлар куймаска.

Бу кыз хәзер үзен чикләргә мәҗбүр, ләкин ул ниндидер стресслы хәлгә кадәр дәвам итә. Һәм ул тыела алмыйча ашый башлый. Үзенә туңдырма, тәм-томнар сатып ала, ашый башлый һәм туктый алмый. Аннары аңарда гаеп хисе барлыкка килә, һәм ул кирәгеннән артык спорт белән шөгыльләнә башлый.

«Ашау авырулары булган кешеләр тәндәге процессларны сизми. Аларда ачлык һәм тую хисе юк. Алар бертуктаусыз ашый ала», – дип аңлата Оксана Захарова.

Табиб хәлне икенче яктан күрсәткән тагын бер очракны искә төшерде. Психотерапевтка хатынының физик формасыннан канәгать булмаган ир мөрәҗәгать итә. Ир хатынының бала тудырганнан соң симерүенә, мөнәсәбәтләренең бозылуына зарлана һәм аерылышу өчен гариза бирергә әзер булуын әйтә.

Оксана Захарова әйтүенчә, мондый очракларда канәгать булмаган ир-атның үзенә белгечкә мөрәҗәгать итәргә кирәк, чөнки проблемалар аның үзендә.

Бу очракта да шулай булган. Ир-аттагы проблеманы табу өчен 2 сеанс җиткән. Табиб әйтүенчә, әлеге ир-ат үз проблемасын аңлагач, аның хатынына карата бернинди дә дәгъвасы калмаган, мөнәсәбәтләр җайга салынган.

Балачактан ук аны ризыктан чикләгәннәр. Психотерапевт сүзләренчә, бу – зур хата, бу – ризыкка тагын да күбрәк тартылу барлыкка китерә.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Бер тапкыр анорексияне җиңгән кешеләр рецидив турында да онытмаска тиеш

Нерв анорексиясен комплекслы дәвалыйлар. Пациентка психолог ярдәм итәргә, психиатр дөрес дарулар язарга тиеш. Аларның бурычы – кешене бу даруларны кабул итәргә ышандыру.

«Нерв анорексиясе булган пациентларның психикасы нык бозылган була», – диде ул. Алар белән терапевт, гастроэнтеролог, эндокринолог һәм гаиләдә туклануны оештыру буенча белгеч тә эшләргә тиеш.

«Анорексия белән авырган кешеләр озак вакыт, еш кына гомер буе, барысы да кабатланырга мөмкин, дигән куркыныч төркемендә калалар. Шулай ук депрессия симптомнары да булырга мөмкин. Шуңа күрә моның белән сак булырга кирәк», – дип өстәде Оксана Захарова.

Форумнар, даими үлчәнүләр һәм үз-үзеннән канәгатьсезлек: анорексия булуын ничек аңларга?

Кешенең ашау белән проблемалары булуын аңлау кайвакыт җиңел түгел.

Оксана Захарова әйтүенчә, мондый кешеләр авырлыкларын һәм бил үлчәмнәрен гел карап тора.

Анорексия белән авыручылар еш кына тематик форумнарда утыралар, анорексияне авыру буларак түгел, ә үзләре теләгән халәт дип аңлаталар.

Шунысын да белергә кирәк, анорексиягә бигрәк тә спортның эстетик төрләре: гимнастика, фигуралы шуу белән шөгыльләнүче кызлар һәм спортчылар тартыла. Ә менә булимия белән ешрак үзләренә зыян китерергә әзер булган, алкоголь куллануга омтылган кызлар интегә.

Балага хисләрегез турында, аны ничек итеп яратуыгызны, ул елмайганда сезгә рәхәт булуын әйтегез.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Балагызның кәефен кәнфит белән күтәрергә тырышмагыз»

Белгечләр, анорексияне булдырмый калырга мөмкин, ди. Психотерапевт, киләчәктә ризык белән проблемалары булмасын өчен, баланы тәрбияләүдә нинди принциплар буенча эш итәргә кирәклеге турында киңәшләр бирде.

«Балада мондый авыру булмасын өчен, куркыныч факторларны киметергә кирәк. Беренчедән, баланы бәяләмәскә кирәк, баланы сүкмәскә генә түгел, мактамаска да кирәк. Нигә мактамаска? Безнең психика шундый итеп төзелгән. Мәсәлән, мине кыюлыгым өчен мактаганнар икән, мин куркак булудан курка башлыйм. Яисә матур булуым өчен мактаганнар икән, матур булмасам, мине яратмаслар, дигән курку барлыкка килә», – дип аңлатты РКПБ табибы.

Балага хисләрегез турында, аны ничек итеп яратуыгызны, ул елмайганда сезгә рәхәт булуын әйтегез. Шулай ук балага эмоциональ кичерешләрне эмоциональ рәвештә яшәргә кирәклеген, башка юлларга, мәсәлән, ризыкка тартылырга кирәк булмавын аңлатыгыз. Мәсәлән, сиңа күңелсез икән, елап алырга була, дияргә.

«Шулай ук кешегә ошамауны ябыгу юлы белән чишеп булмавын аңлатырга кирәк», – дип сөйләде Оксана Захарова.

«Перфекционизм һәм нәтиҗә өчен көрәшне мактарга ярамый. Мондый яхшы укучы кызлар дисциплиналары һәм ихтыяр көчләре белән үзләрен ач үлемгә китереп җиткерә ала. Мондый сыйфатларны мактарга һәм бүләкләргә ярамый», – ди табиб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100