Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әни, гафу ит, йөри алмыйм». Нәни кыз таганнан егылгач, өстенә икенче бала сикереп төшкән

news_top_970_100

Петербургта 6 яшьлек кыз балалар бакчасыннан бик куркыныч травма алып кайта – аның умырткасы сынган. Бала урында ятып кына торырга мәҗбүр була. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

«РЕН ТВ» чыганагы белешмәсе буенча, бала балансир-таганнан егыла. Аның егылгач җиргә бәрелүе, шуннан соң кыз өстенә икенче бала сикереп төшүе видеога эләккән. Егылган кыз авыртудан аркасын тота. Шулай итеп баланың умыртка сөяге сына, ул хастаханәдә ята.

Әнисе сүзләренчә, ул кызы белән булган хәлне бакчадан алып кайтканда гына белә. Ул тәрбияче балалар янында булмаган, кызы елый башлагач кына килеп җиткән, дип сөйли.

Әни кеше 2 көн узгач кына баласын табибларга алып бара. Ул травманың җитди булуын башта аңламый. Балалар бакчасы табибы, җитди травма юк дип әйтте, ди ул. Тик актта медик әни кешегә травмпункта барырга кушкан, дип язылган.

«Бала, аркасын тотып: «Әни, гафу ит, мин йөри алмыйм. Минем аркам авырта», – ди. Мин «Ни булды?» – дим. Ул миңа таганда ни булганын сөйли. Хәзер өйдә дәвалана инде», – ди әни кеше.

Аның сүзләренчә, бакча мөдире аны акча таләп итүдә гаепли. «Мин шокта идем. Кеше белән кешечә сөйләшергә тырышасың, ә ул киресенчә. Шуннан соң мин полициягә гариза яздым», – ди ул.

Бакча мөдире сүзләренчә, ул баланың анасы белән аралаша. Тәрбияче хатын ни өчен гафу үтенмәве турында сорауга җавап бирә. «Ул да кеше. Мин тәрбияче өчен хәзер җавап бирә алмыйм. Алар никтер миннән башка гына аралашкан», – ди ул.

Тикшерү комитеты тикшерү башлаган. Экспертизалар билгеләнгән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100