«Әни, гафу ит»: Фәрит Таишев һәм Ландыш Нигъмәтҗанова кызлары Ләйлә сорауларга җавап бирә

Иҗади гаилә Фәрит Таишев һәм Ландыш Нигъмәтҗанованың кызы Ләйлә «Татар радиосы» алып баручысы Назлыгөл Сөнгатованың сорауларына җавап биргән.
– Өйдә кем күбрәк җырлый?
– Әни.
– Кем җитдирәк?
– Әти.
– Кем күбрәк сюрпризлар ясый?
– Әти.
– Кем күбрәк үпкәли?
– Беркем дә үпкәчел түгел.
– Кем әйберләрен ешрак югалта?
– Мин.
– Кем сине күбрәк ярата?
– Икесе дә.
– Кем акыллырак?
– Әти.
– Кем матуррак?
– Әни.
– Кем мәзәк итеп төчкерә?
– Әни. (Ләйлә әнисе кебек төчкереп күрсәтә һәм «әни, гафу ит» дип әйтә).
– Кем үзен шәп биим дип уйлый?
– Әти.
– Кем усал кыяфәт ясаган булып кылана, әмма чынлыкта андый түгел?
– Әти.
– Кем ярты төн өйдә булмаска мөмкин?
– Әни.