Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әни булган көне…» – Вадим Захаров үзенең туган көнендә әнисенең каберенә барган

news_top_970_100
«Әни булган көне…» – Вадим Захаров үзенең туган көнендә әнисенең каберенә барган
Социаль челтәрләр

Вадим Захаров бүген үзенең туган көнен билгеләп үтә. Җырчыга бәйрәмендә ял итү җае чыкмаган әле – ул Тукай районы Мәләкәс авылы Сабан туена юл тоткан. Бер уңайдан туган авылына кереп, мәрхүмә әнисенең каберен зиярәт кылып, әтисенең хәлен белеп чыккан. 

«Авылда булдым әле, дуслар, хәзер юл тоттык Чаллыга. Тукай районы Мәләкәс авылында Сабантуй бүген. Мама янына кереп чыктык, аның бүген әни булган көне… Әти белән чәйләр эчтек. 

Бик күп кенә котлаулар килә. Изге теләкләрегез өчен барыгызга да чын күңелдән рәхмәт», – дип сөйләгән ул.

Социаль челтәрләрдә Вадимга бик җылы котлау сүзләре калдыралар. «Туган көнең белән, Вадим Борисович! Иҗат уңышлары, күңел тынычлыгы, гаилә бәхете сиңа», – дигән Җәвит Шакиров. Рәфис Атаказ да җырчыга иң матур теләкләрен теләгән. «Ябыгып китә күрмә тагын, син болай да матур», – дигән ул.

«Туган көннәр котлы булсын, карталарың тулып торсын», «Туган көнең белән, брат», – дигәннәре дә бар. 

Шулай да Захаровка иң шәп котлауны тещасы Роза ханым калдырган.

«Кадерлем, туган көнең белән тәбрик итәм. Сиңа ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, тыныч күк йөзе телим. Балаларың гел куандырып торсын, бар эшләреңдә уңышлар. Кадерлем минем, таң томаннары белән киләчәк юлларыңның маршрутын үзең яса. Идея һәм планнар белән яшә! Аллаһы Тәгәлә сине саклап йөртсен. Бәхетең тулы, якты, гомерлек булсын! Янәшәңдә сине саклаучы, яратучы, игътибар һәм назын бирүче якын кешең булсын. Кочаклыйм, үбәм. Тещаң», – дигән ул.

Изге теләкләргә без дә кушылабыз! 

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 25 июнь 2023
    Исемсез
    Туган коне белэн.хэерле имин гомерлэр Вадимга.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100