Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әни битемне тырнап бетергәч, мәктәпкә бара алмадым»: бай гаиләдә үскән балалар да елый

Акча күп булуы — һәрчакта да бәхетле балачак, дигән сүз түгел шул.

news_top_970_100

Бай балаларының бер генә проблемасы бар, ул да булса – иркә тормыш, дигән караш яши халыкта. Ләкин акча күплеге – һәрчакта да бәхетле балачак, дигән сүз түгел шул. Мул тормыш пәрдәсе артында ата-ана җәбер-золымы яшеренгән очраклар еш күзәтелә. Иркен тормышлы гаиләдә әти-әниләре тарафыннан кимсетелеп үскән кешеләрнең хикәятләре турында яза «Афиша Daily».

Александр, 25 яшь

СССР таркалгач, Россия металл сәнәгатенең төп өлеше әтиемә һәм аның дусларына эләкте. Мине «иркә бала булып үсте» дию генә аз: 10 яшемә инде ярты дөньяны гизеп чыккан идем, 1 ел Америкада яшәдем, мәктәптә укыдым, үз шәхси шоферым (ул – шул ук вакытта тән сакчым да) бар иде. Спорт секцияләре, яхшы мәктәп, кыйммәтле уенчыклар – барысы да минем тормышымның бер өлеше булды.

Күпмедер вакыт без чынлап та бик бәхетле яшәдек: әти әнине ярата, бик яхшы кеше иде, без бернәрсәгә дә мохтаҗлык кичермәдек. Әтиемнең кулыннан килмәгәне юк иде шикелле: бабабыз чирләп киткәч, үз илебез табиблары бер дәва да таба алмаганда, немец галимен эзләп табып, бабайны терелтүгә ирешә алды хәтта.

Барысы да 2002 еллар тирәсендә, әтинең бизнестагы партнерлары аның өлешен үзләренә алырга теләгәч башланды. Тапкан акчалары һәм чит илдәге йортлары, биналары рәхәтләнеп тыныч яшәргә җитәрлек булса да, әтиемнең эчендә гүя нидер сынды, ул үзгәрде. Мин 6-7 яшьләрдә чакта, ул әнигә кул күтәрә башлады. Хәтерлим – беркөн иртән әни йөзендә кара янган эзләр белән чыкты, үзе мине, баскычтан егылып төштем, дип ышандырырга тырышты.

Әмма кыйнау белән генә бетмәде.

Әти мине үзе белән офиска ала, мин анда яши идем, дип әйтсәң дә була. Бала буларак, минем өчен бу – гадәти табигый хәл иде. Хәзер генә әтинең шул рәвешле әнине газап утына салуын, минем белән аралаштырмавын аңладым. Әнинең үз-үзен тотышында берәр нәрсә ошамаса, әти аңа акча бирми иде. Хәтерлим әле, бервакыт әнигә ул, акча юк, дип бирмәде, ә аның офисында мин долларлар белән тулы тартма таптым. Әнигә башка ир-атлар игътибар итсә, әти чыгырыннан чыга иде. Шуңа ул әнигә асылынып-салынып торган формасыз киемнәр – озын чалбар һәм озын җиңле блузкалар гына ала. Әнине бик еш түбәнсетә һәм мине тартып алу белән куркыта иде.

Сеңлем туганнан соң, әтинең сөяркәләре барлыкка килде. Мин офиста аның шул сөяркәләренең берсе белән секс белән шөгыльләнүен дә күрдем.

Шул елны әти минем питбайкның тормозларын алып атты. Туктый алмыйча, мин коймага бәрелдем, ә әти моны мин әйбәт итеп йөрергә өйрәнсен өчен эшләвен әйтте.

Әни үзен ничек тә якларга тырыша иде, ләкин бар да бушка... Туганнары әтине яклады. Иптәш кызларына зарлана башласа, алар: «Синең тормышың әкияттәге кебек, зарланма. Һәр нәрсәнең – үз бәясе, син шуны аңларга тиеш»,– дип кенә җавап бирәләр иде. Әтигә әйтми генә, әни икенче югары белем алырга теләгән иде, бу хакта белеп алуга, әти үзенең танышлыкларын эшкә җикте дә, әнине укудан чыгардылар. Әти шунда әнине үтерү белән янады, ә әни полициягә гариза язды.

Кич әти әнинең шул гаризасын алып кайтып өстәлгә куйды – полиция башлыгы әтинең дусты булган. Әгәр әни китсә, ул мине алып калачагын һәм әнигә беркем дә ярдәм итмәячәген турыдан бәреп әйтте: «Синең берниең дә юк, ә минем артымда – акча һәм бөтен полиция», – диде.

Бу хәлләрне тулысынча аңлаган булсам да, мин беркемгә зарлана алмас идем. Мәктәптә укытучыларның минем хәлле гаиләдән булуыма ачулары килә, мыскыл белән: «Син инде безнең, әлбәттә, иң «текә» егет», – диләр. Мондый мөнәсәбәт булганда, мин алардан ярдәм сорый алмый идем, билгеле.

Кимсетүләрдән котылырга әти үзе үк ярдәм итте – ул безне ташлап китте. Миңа инде 9 яшь тулырга тора иде. Беркөнне ул өйгә кайтмады. Икенче көнне дә, бер атнадан да... Әни аны полиция аша эзләде, моргларда йөреп чыкты, хастаханәләрне айкады – әти табылмады. Соңрак аның бөтен акчаларны алып һәм бурычларын безнең өскә ташлап, чит илгә китүе билгеле булды.

Яңа тормыш шартлары мине куркытмасын өчен, әни кулыннан килгән бар нәрсәне эшләргә тырышты: элек йөргән түгәрәкләремне саклап кала алды, безне кирәкле бар нәрсә белән тәэмин итәр өчен, яңа, әйбәт түләнә торган эш тапты. Ләкин бар да үзгәргәнен аңлый идем инде. Мәктәпкә мине алырга үзенең «БМВ»сында түгел, иске «Пежо»да килгәнен күргәч, елаганымны хәтерлим. Бу машина миңа элекке бай тормышыбызның соңгы шәүләсе булып тоелды. Шәһәр читендәге зур йорттан без, арендага алып, кечкенә фатирга күчтек. Вакыты-вакыты белән, безгә бандитлар килә иде.

Аларга бурычларны кайтару өчен, әниемә үзенең бизәнү әйберләрен, хәтта киемнәрен сатарга туры килде.

Әти безне ташлап киткәч, мин 1 ай буе сөйләшмәдем. Үз хәлемә кайткач исә, бу темага сөйләшүдән аңлы рәвештә читләшә, кача идем. Күпмедер вакыт куркыныч төшләр кереп җәфалады, имеш, мин әти белән урманга барам да, ул мине берүземне ташлап калдыра икән...

Миңа 15-16 яшьләр тирәсендә әти беренче тапкыр минем белән элемтәгә чыкты, без хәтта бер тапкыр күрештек тә. Мин аралашуга каршы түгел идем, аның ни өчен әнигә шундый начар мөнәсәбәттә булуын һәм безне нигә ташлап китүен аңлыйсым килде. Әти бер генә җөмлә әйтте: «Шулай кирәк булды!» Бу еллар эчендә аны яхшы якка үзгәргән дип әйтеп булмый, адекват булмаган кеше белән сөйләшеп утырган шикелле. Аңа карата бер хис тә: ярату да, үпкә дә, кызгану да калмаганын аңладым.

Баштан үткән бу хәлләр мине әниемне кайгыртып яшәргә өйрәтте. Аңа ничек авыр икәнен, аның мине кыенлыклардан сакларга тырышуын күреп үстем мин. Үсә барган саен, аның нинди шартларда яшәгәнен яхшырак аңлый бардым. Аны һәрчак якларга, булышырга, тыңларга, «бар да яхшы булыр» дип әйтергә әзер кешемен. Мин аңа бар нәрсәдә дә ярдәм итәргә тырышам. Мин башкача булдыра алмыйм.

Екатерина, 24 яшь

Әти-әнием – бизнесменнар. Әтинең проектлар эшләү буенча үз компаниясе бар, әни кибетләр белән шөгыльләнә. Кыйммәтле техника алу яки чит илдә укуга түләү алар өчен беркайчан да проблема булмады. Ял итәргә чит илләргә йөри идек. Ләкин «акчаны җилгә очыру» дигән нәрсә юк: әти үзенә 2000 долларга ботинкалар алса, әни һәрчак артык 1000 сумга да экономия ясарга тырыша. Мөгаен, ярлы гаиләдә үскәнгәдер, гомер буе «тиенең сумны саклар» дигән девиз белән яшәде.

Әти исә акчага җиңел карый иде.

Әни мине киенү рәвешем, фигурам өчен еш оялта, ачулана иде. Ризыкны качып ашыйм, чөнки әни рөхсәт итми, мине «ахмак», «симез» дип атый, «үлсәң яхшырак булыр иде» ди.

Әни гел: «Синең белән беркем дә йокламаячак», – дип кабатлый иде. Минем матурлык стандартларына туры килмәвемә борчылып, бай ир табуымны теләде.

Мин тоткан акчага карата әнинең мөнәсәбәте ике төрле булды. Кайчакта ул, кулыма акча тоттырып: «Бар, үзеңә әнә теге 80 меңлек пальтоны ал», – дип әйтергә мөмкин. Икенче юлы, мәсәлән, мин дус кызыма Германиягә барганда, багаж өчен 1000 сум өстәмә түлисе булса, котырып китәргә дә мөмкин. Сатып алган вак-төяк әйберләремне әнидән яшерергә, «кибеттә ташлама иде» яки «сатулаштым» дип алдарга өйрәндем – моның өчен әни мактый иде.

Кул күтәргән чаклары да булды, бар да әнинең кәефенә бәйле. Бер үк нәрсә, мәсәлән, билге өчен, бер көнне сугып җибәрсә, икенче көнне берни әйтмәскә мөмкин. Ә кулы каты иде: каеш белән дә сукканы булды, чәчтән тартып йөргәне дә, стенага бәргән чаклары да.

Мәктәптәге дус кызларымның минем проблемаларыма беркайчан да исләре итмәде, ә аларның әти-әниләре: «Болар бар да чүп, аның бер проблемасы юк, аңа әти-әнисе бөтен нәрсәне алып бирә», – дип әйтергә мөмкин иде. Үземә дә бер проблемам юк шикелле тоела: әти-әнием, телефон, йортыбыз бар, калганы мөһим түгел...

Мул тормышлы гаиләдә үскән баланың бер проблемасы да юк, ул иркә бала бит, дигән стереотип – зур миф, уйдырма. Әкренләп, үзең дә шул фикергә ышанасың, миңа берни кирәкми, димәк, мин – чынлап та иркәләп бозылган бала, дип уйлый башлыйсың.

«Балда-майда йөзеп үсәсең, шуңа берни эшлисең, бернәрсәгә ирешәсең килми», – сиңа туктаусыз шулай дип тукыйлар, ә чынлыкта кесәңдә айфон булганга түгел, ә бәлки син депрессиядә – шуңа берни эшлисең килми икән.

Гади офиска эшкә барырга әти-әнием миңа рөхсәт итмәс иде. «Бизнес, бары тик бизнес. Я үз эше булган берәр байга кияүгә чык, я үз бизнесыңны булдыр. Син беркайчан да башка кешегә эшләмәячәксең», – диләр иде.

Миңа «я инженер, я математик, я физик булырга тиешсең» дигән максат куйдылар, югыйсә мин «хәерче булачакмын, акчаны аз эшләячәкмен» икән.

Мондый зур басым мине эчтән изә, үз тормышым белән яшәү, сайлау мөмкинлегем юк, дип кабул итә идем.

Хәзер әти-әнием белән мөнәсәбәтләрне өлешчә җайлый алдым. 11 классны тәмамлагач, алардан киттем, башка шәһәрдә югары уку йортына кердем, психотерапия курсларына йөри башладым. Ерактан торып аралашу җиңелрәк, ләкин тышкы кыяфәтем һәм тормыш рәвешем өчен әни һаман да тәнкыйтьләвен дәвам итә. Әлегә мин эшләмим, ә киләчәктә балалар белән эшләргә һәм нейропсихология буенча икенче югары белем алырга телим. Беренче белгечлегем буена мин, әти-әнием теләгәнчә, инженер, ләкин бу тармакта карьера һәм бизнес төзергә теләгем юк. Бу исә әти-әниемнәрнең миңа карата планнарына каршы килә. Балалар белән эшләргә теләвемне алар башта бик тискәре кабул иттеләр, «Ни уйлап таптың тагын», – дип зарландылар, алар акчасына яшәвем өчен дә тәнкыйтьләделәр (югыйсә, үзем теләгәнне алар бит рөхсәт итмәде). Хәзер инде ияләштеләр. Депрессияне исә әкренләп җиңәм һәм ниятемне тиздән тормышка ашыра алырмын, дип өметләнәм.

Всеволод, 28 яшь

Күп балалы гаиләдә мин – иң зурысы, без – барысы 5 бала. Мин Ташкентта туганмын, башта шунда яшәдек, 1993 елда юлга – Мәскәүне яуларга кузгалдык. Әтинең анда эшләре уң китте, ритейлер булып эшләп, баеды, Мәскәү буенча дуслары белән супермаркетлар челтәре ачты. Әнинең гомерендә дә эшкә чыкканы булмады – әти рөхсәт итмәде. Әни өйдә утырырга, йортны тәртиптә тотарга, балаларны карарга тиеш иде. Минем беркайчан бернәрсәгә мохтаҗлык кичергәнем булмады, ә гаиләнең кереме аена берничә миллион тәшкил итә иде. Хәтеремдә, өстәлдә һәрвакыт кара уылдык тора, ә мин аны яратмыйм, шуңа әни «статуслы» бу ризыкны ашамавыма борчыла иде.

Мине һәрчак чагыштыралар иде. Әти-әнием күзенә һәрвакыт кемнән дә булса начаррак күренә идем: әтинең минем яшьтәге вакытыннан ахмаграк, әкренрәк, ялкаурак. Берәр нәрсәне дөрес эшләмәсәм, әти гел, алкоголик бабам яки инвалид абзыебыз кебек булачаксың, ди торган иде. Компьютерда рөхсәт ителгәннән озаграк уйнасам, алар өчен бу – минем бөтенләй укырга теләмәвем, гомеремне бушка үткәрергә җыенуым һәм хәерчелектә үләсемне аңлата иде. Минем беркайчан да шәхси тормышым булмады: бүлмәм ишеген беркайчан да шакып тормыйлар, бөтен язышуларымны укып баралар иде.

16 яшемдә Англиягә җибәрделәр: 6 ел колледжда, соңрак Эдинбург университетында укыдым. Финанс ягыннан бернинди чикләүләр булмады. Ләкин уку ахырына әтинең эшләре авыррак бара башлады, 2014 елда рубльнең төшүеннән соң, бөтенләй начарланды, миңа Мәскәүгә кайтырга туры килде.

Әти минем бик яхшы белем алуымны теләде. Ул минем 28 яшькә кадәр укуымны таләп итте.

Эшкә урнашырга рөхсәт итмәде, чөнки мине ул «Англиягә «оят» эштә тиен өчен бил бөгәргә түгел, ә укыр өчен җибәрде бит». Бер генә тапкыр булса да эшкә чыгам икән, банк картамны яптырып, миңа Россиягә билет алачак та, туры армиягә җибәрәчәк, дигән ультиматум куйды.

Һәм инде, әлбәттә, мине һәрвакыт хурлап-оялтып тордылар: алар бит минем өчен барысын да эшли, ә мин – «рәхмәтсез җан»! 20 яшьләр тирәсендә беренче акчамны эшли башлагач, әти аларны гаилә бюджетына кертергә кушты. Аның миллионнары янында болар – вак тиеннәр генә. Әмма әтием фикеренчә, бу – мине тәрбияләп үстергән өчен түләү иде. Ул вакытта мине әти үзенең фирмасына урнаштырды, һәм хезмәт хакы шулкадәр аз иде. Без аның белән акча аркасында бик күп тавышланабыз, мин, әти-әниемә бурыч түләргә тиешмен, дип уйламыйм, алар үзләре дә интегеп яшәмиләр.

Иң кызыгы бик озак вакытлар мин үзебезнең бай икәнлегебезне, ә тирә-якта бик күпләрнең хәерчелек чигендә яшәвен хәтта аңламадым да. Йомыкый бала идем, дусларым юк диярлек. Шул ук кара уылдыкны кызылына караганда файдалырак булуы өчен генә алалар, дип уйлый идем.

Мәктәптә генә кайбер нәрсәләрне аңлый башладым. Бервакыт дустымны үзебезгә кунакка чакырдым, безнең 2 катлы фатирыбызны күргәч, аның исе китте. Бу турыда ул класста сөйләде, ә мин аның нигә шаккатуын аңламадым: безнең гаиләбез зур, урын күп кирәк булганга фатирыбыз шулай иркен, дип уйлый идем. Ни дәрәҗәдә бай булуыбызны бары тик Англиядән кайткач, әти миңа акча бирүдән туктагач кына аңладым. Шул вакытта гына акчаның ни икәнен һәм миңа аның җитмәвен сиздем.

2012 елда әтиебез икенче гаиләсен корды, бу турыда бары тик мин генә белдем. Ике ел буе бу хакта беркемгә әйтмичә, гаилә таркалмасын, дип куркып яшәдем. Хәзер инде моның әти тарафыннан миңа карата никадәрле кешелексез адым булганын яхшы аңлыйм: үз улыңа шулкадәр авырлык китер әле! Күпмедер дәрәҗәдә әти миңа бәйләнүдән туктады: яңа гаиләсендә башка балалары туды. Хәзер ул мине бернәрсәне дә дөрес эшләмәвем өчен туктаусыз тәнкыйтьли иде.

Әтинең хыянәте турында әни еллар узгач, ул ялгыш ноутбугын ачык калдыргач кына белде. Әтинең башка гаиләсе белән ялга баргач төшкән фотоларын күреп, бөтен өйне йокыдан торгызды. Ул чакта да миңа барысын да күптән белүем турында яшерергә туры килде.

Әти-әнием белән мөнәсәбәтләр 2020 елда – дөньяда пандемия башлангач кына үзгәрде. Шулай килеп чыкты – карантин вакытында дусларым янында калдым. Кайсыдыр мизгелдә эшкә урнашырга теләвемне аңладым, һәм эш тә таптым: бер зур нәшриятның SMM редакторы булып киттем. Әйбәт кенә эшли башладым, үземә фатир арендалый алдым.

Ярты елга якын әти-әниемә кайда, кем булып эшләвем турында сөйләмәдем. Минем бар да бик яхшы, дип кенә җавап бирә идем. Әни туктаусыз шикләнә, мине «эшли алмас» дип борчыла иде. Бары тик аның миңа мөнәсәбәте үзгәргәнен күргәч кенә, кайда кем булып эшләвемне сөйләдем. Әтигә исә берни дә сөйләмим, хезмәт хакым күпме икәнен дә әйтмим. Аның моңа бик ачуы килә, чөнки ул минем финансларымны контрольдә тотарга, керем һәм чыгымнарым турында белеп торырга тели.

Хәзер миңа үз акчам җитә. Әти шикелле бай булсам, күбрәк акча алыр идем, дигән үкенечем юк. Әлбәттә, рәхәт яшәр өчен акча кирәк, ләкин, алар дөньядагы бөтен проблемадан да йолып кала ала, дигән иллюзияләрем юк. Яраткан дусларым, яраткан эшем бар, әни ягыннан та, әти ягыннан та туганнарым белән мөнәсәбәтләр бик әйбәт. Бүген үземне бәхетле хис итәм.

Алексей, 20 яшь

Миңа 12 яшь чагында әти-әнием аерылышты. Мин әни белән калдым. Аның күчемсез милек агентлыгы бар иде. Бер фатир сатудан чама белән 50 мең сум тирәсе керә, ә андый килешүләр аена дистәдән ким булмый. Без Россиядән түгел, һәм бу – безнең ил өчен бик зур акчалар иде. Берничә ел элек без шәһәр читенә 3 катлы йортка күчендек, ә ковидка кадәр һәр кышны Таиландта үткәрә идек.

Күчемсез милек агентлыгында эшләү – ул даими стресс дигән сүз. Хәтердә тотарга тиешле искиткеч күп мәгълүмат, сине алдарга тырышучы сатучы-сатып алучылар, күпләгән судлар. Аерылышканнан соң, әни гаиләдәге бөтен идарә эшен үз кулына алды. Элек 2 кешегә бүленгән вазифаларны берүзенә тартырга туры килде. Әлбәттә, әнинең психикасы бозылды. Тиздән әни юк-бар өчен дә кызып китә торганга әйләнде. Минем теләсә нинди вак-төяк хатамны да «хөрмәт итмәү» дип кабул итә, ә мине «рәхмәтсез хайван» дип атый иде.

Миңа кул күтәрә башлады, каеш якын туганыма әйләнде. Бик еш ул кыйный, ә кайчакта кул астына ни эләксә, шуның белән җибәрә иде. Бервакыт хәтта атна буе мәктәпкә бармадым, чөнки әни битемне тырнап бетергән иде.

Уку әни өчен һәрвакыт зур роль уйнады. 9 класска кадәр мин уку алдынгысы булдым. Өй эше эшләргә булышмыйлар, аның каравы, берәр нәрсәне эшли алмасам, кыйныйлар иде. Әгәр күз яшьләрем дәфтәр битенә тама, я калтыранган кулым белән пычратам икән, әни дәфтәремне ертып ата, 12 битле дәфтәрнең 11 бите язылган булса да, мине киредән күчерергә мәҗбүр итә иде. Ни өчен «уку» дип шулкадәрле бәйләнгәндер – үзе ул «3»кә укыса да, карьерасын төзи алган бит.

15 яшемдә үземнең «гей» икәнемне аңладым, классташ егеткә мәхәббәтемне аңлаттым. Ә ул бу хакта бөтен мәктәпкә тараткан. Мине мыскыл итә, көлә башладылар. Буллинг һәм бу хәл турында белеп, сыйныф җитәкчесе әнине чакыртты. Беркайчан да онытмаячакмын: өйгә кайттык, әнинең күзләрен баскан. Ул шунда ук мине диванга төртеп егып, йодрыклары белән тукмый башлады.

Ул минутларда үз әниемнең – мин бик тә яраткан иң якын кешемнең – бар көченә мине кыйнавын һәм дөньядагы соңгы сүзләр белән сүгүен аңлый алмый гаҗиз булган идем.

18 яшем тулып, Мәскәүгә киткәнче, тормышым тоташ контроль астында булды. Көненә 2 сәгатьтән артык урамда йөрергә ярамый – укырга кирәк. Әни сәгатьне карап кала һәм вакыт җитүгә шалтырата иде. Әгәр өйдә булмасам, я телефонны алмасам, эштән кайткач, мине тукмый иде.

Минем ориентация мәсьәләсе әнигә тынгы бирмәде. Ул социаль челтәрләремне күзәтә башлады, ләкин миңа язылып, яки стенага нәрсә язуымны тикшереп кенә калмады, махсус белгечләрдән шәхси смсларымны ачтырып алдырган. Дус кызым белән бик шәхси язышудан соң 1 ай үткәч, мин бетереп ташлаган смсларның скриншотын алып кайтып, әни минем йөземә ыргытты. Миңа шок булды!

2019 елда Мәскәүгә киттем, югары уку йортына кердем. Егетләр белән языша, очраша башладым. 2020 елның язында, пандемия башлангач, әни кабат минем бөтен язышуларымның скриншотын җибәрде, шалтыратып, телефоннан акыра-бакыра башлады. Россия һәм минем ватаным чикләре ябык булганга, әни минем янга килеп җитә алмаганга, ул вакытта мин Аллага рәхмәтләремне укыдым.

Моңарчы минем «гей» булуымны ул кылтаю һәм шаяру дип кенә кабул итә иде. Моның җитди икәнен аңлагач, әни бу хакта гаиләбездәге барысына да сөйләгән, әти хәзер мине күрергә дә теләми.

Әти ягыннан бабам телефон аша миңа, әгәр аларның өйләренә кайтып керсәм, үз куллары белән үтерәчәген әйтте.

Әни ягыннан әбием исә, елый-елый, кире уйлавымны, аның мине югалтырга теләмәве турында тавышлы хәбәрләр юллады. Бары тик исем анам (крестная) гына бу хәлләрне тыныч кабул итте, әмма мине яклавын белгәч, әни аның белән арасын өзде.

Ул вакытта мин әни акчасына яши идем, ә алар бик тиз бетә. Марттан май аена кадәр мин исем анам ай саен җибәргән 5әр мең сумга яшәдем. Бөтен акча телефон өчен түләүгә, уку йорты белән тулай торак арасында юлга китә иде, су һәм карабодай гына ашап тордым. Бу вакыт эчендә 15 кг га ябыктым, псориаз дигән чир килеп чыкты. Безнең нәселдә бер кешедә дә бу чир булмаган.

Май ае уртасында әни мине «кара исемлек»тән тартып чыгарды, психолог табуын һәм аның мине «диваналыгымнан» дәвалаячагын әйтте. Ризалаштым, чөнки ярым ач яшәүдән арыган, түземлегем беткән иде. Баштагы 2 очрашу әйбәт кенә үтте: ул минем шәхси тормышым турында сораштырды, мин сөйләдем, бар да тәртиптә кебек иде. Өченче очрашуда ул минем кебек ир-атларны Россиядә ничек дип атап йөртүләрен сорады. «Гей яки гомосексуаллар», — дип җавап бирдем мин. Ә ул, дөрес түгел, дип бәяләде һәм: «Синең кебекләрне п... дип атыйлар. Син, Алексей, п...» – дигәнрәк сүз әйтте. Сүз уңаеннан, сеанс 12 мең сум тора иде.

Теләмәсәм дә, әни әле тагын берничә мәртәбә мине бу психолог янына барырга мәҗбүр итте. Аннан ул безгә 300 мең сумга мине «психик тайпылыш»тан дәваларга тиешле үз курсын тәкъдим итте. Әнинең, бу курста нәрсәләр булачак, дип соравына ул тупас җавап бирде һәм әни, Аллага шөкер, аны «кара исемлек»кә ыргытты – бу тарих шулай тәмамланды.

Хәзер әни белән мөнәсәбәтләр бераз яхшырды. Пандемия вакытында әнинең эш күләме кимемәде, ә стресс тагын да артты, җитмәсә – минем белән булган проблемалар, нәтиҗәдә, әни психологка йөри башлады. Ул белгеч ханымга рәхмәтләрем чиксез: ничек – белмим, ләкин ул әниемне ситуациянең ул кадәр куркыныч булмавына ышандыра алган. Әни тынычланды, минем социаль челтәрләрдәге тормышыма кысылмый, акча бирүен дәвам итә. Шулай да, даими рәвештә 2-3 айга бер тапкыр, ориентациямне үзгәртергә уйламадыммы, дип сорау бирә, елый. Мин «юк» дип, сөйләшүне өзәм. Мине хәзер күз яшьләре белән генә куркытып булмый инде.

Тагын 2 ел, 5 яки 10 елдан ни буласын әйтеп булмый. Мин дизайн өйрәнәм, сайтлар ясау буена курслар үтәм. Үзем акча табарга телим. Хәзер мин тавыш-тынсыз гына яшәргә, әнинең ачуын китермәскә, «җеннәрен кузгатмаска» тырышам.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100