Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әни «бар да яхшы була» диде». Улы янында әнисен үтергән ир беренче хатынын да җәзалаган

news_top_970_100

Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә яшәүче хатынны элеккеге ире балигъ булмаган баласы каршында үтерү фаҗигасе бар халыкны тетрәндерде. Якыннары сүзләренчә, Анна исемле бу хатын бик мәрхәмәтле, хәйриячелек һәм бизнес белән шөгыльләнә. Бу турыда «Башинформ» «Честно говоря» тапшыруына сылтама белән хәбәр итте.

  • Стәрлетамакта фаҗига: «Үсмер егет ярдәм чакырырга йөгергән, анасын элеккеге ире үтергән», дип язган идек.

Аннаның элеккеге ире исә бөтенләй башка – ул гел агрессив, аеруча хатын-кызларга карата, ди туганнары. Ул Аннаны да җәзалап торган, моңарчы элеккеге хатынын да интектереп яшәгән. Мәрхүмәнең туганнары сүзләренчә, Виталийны полициядәге «элемтәләре» коткара торган, аңа ачылган җинаять эшләре берничә тапкыр туктатылган.

Виталий яшерен кеше, аның төрле авырулары бар, Анна аны дәваларга маташкан. «Таблеткалар эчә иде, бик көнче булды. Виталий элеккеге хатыны белән талашка хәстәрләнеп килгән – авыз томалый торган кляплар, наручниклар, балаклава, пистолет, бита. Өйдә бер генә бармак эзе калдырмаган, аның киемендә бер кан табы юк. Өйдә бөтен җир – пәрдәләр, идәннәр канда. Ягъни ул җинаять кылгач, киемен алмаштыра, бөтен эзләрне чистарта һәм китеп бара», – ди алар.

Мәрхүмәнең 16 яшьлек үсмер улы могҗиза белән кача алган. «Мин әни өчен бик курыктым. Әни, өйгә кергәч, «улымны җибәр» диде. Ялварды, кычкырды. Әни бүлмәгә кереп китәр алдыннан миңа әйткән соңгы сүзләре: «Бар да яхшы булыр».

Тавышларын ишеттем – ул әнине яткырды, миңа кидергән кебек, наручник кидерде. «Булды, доигралась», – дигәнен ишеттем. Аннары сукканын ишеттем – ул аның битенә йодрык белән сукты ахрысы. Мин һәр сугуны ишеттем, авызымда кляп, мин берни әйтә алмадым.

Ул минем елаганымны ишетте, керде, тынычланырга кушты. Ул мендәр алып, шуның аша әнине дә, мине дә атып үтерсә, мин гаепле булачакмын, диде», – дип сөйли чак кына исән калган үсмер.

Телепроектның телеграм-каналында әйтелгәнчә, ике әйбер коточкыч – үтерүче җинаятен 3 ай әзерли, һәм башка кешеләр битарафлык күрсәтә. Үләр алдыннан Анна баскычка йөгереп чыга, ярдәмгә чакыра, ләкин беркем килми. Кулына наручниклар кидерелгән малай урамнан йөгерә, ул анасына ярдәм итәргә үтенә, тик беркем булышмый.

Россия Тикшерү комитеты рәисе бу җинаять эшен тикшерүне контрольгә алган. Моңа кадәр хөкем ителгән 42 яшьлек Виталий качкан, тик аны коткарлаганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100