Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әни авыртудан кычкырган, тик беркем килмәгән». Аягы сынган хатын хастаханәдә үлгән

news_top_970_100
«Әни авыртудан кычкырган, тик беркем килмәгән». Аягы сынган хатын хастаханәдә үлгән
"Татар-информ" архивы

Новосибирск өлкәсенең Метелево авылында яшәүче 60 яшьлек Валентина Романченко хастаханәдә үлгән. Аның аягы өч урыннан сынган булган. Туганнары, ярдәм сорап, «Комсомольская правда» сайтына мөрәҗәгать иткән.

Алар фикеренчә, табиблар Валентинаның аягы сынгач, сепсис башланганын ачыкламаган.

«Әнидә остепороз иде. Ул өйдә дә авырлык белән генә йөрде. Без аңа инвалид коляскасы алдык. Ул күбесенчә шунда йөрде», – ди кызы Наталья.

Валентина үзе генә өйдә калгач, ашарга пешерергә тотына. Тик егыла. «Әти кайтканчы 2 сәгать идәндә яткан. Аннары хастаханәгә барганнар. Табиб-травматолог тез астында һәм тез өстендә сынган урын булуын ачыклый. Аны үкчәсе авыртуын әйткәч, кабат снимок ясыйлар. Анда да сынган урын табыла», – ди кызы.

Валентинага гипс салалар һәм кайтарып җибәрәләр. Авылда карый торган табиб исә пенсионер хатынны хастаханәгә салдыруны оештырырга киңәш итә. Аннары Валентинаны хастаханәгә салып, операция ясыйлар һәм берничә көннән кабат өенә кайтарып җибәрәләр.

Наталья сүзләренчә, алар барысын да тиешенчә эшли, аннары аяктан җөйләрне алалар һәм кабат гипс куялар.

«24 февральдә иртән кисәк кенә әнинең хәле китә. Температурасы 39 була, кан басымы төшә. Әти «ашыгыч ярдәм» чакыра һәм аны хастаханәгә алып китәләр», – ди Наталья.

Кич белән алар телефоннан сөйләшә. «Әни укол гына ясауларын әйтте. Ул авыртудан кычкырган, зарланган, тик табиблар да, шәфкать туташлары да аның янына килмәгән», – ди кызы.

Икенче көнне иртән Валентинаны реанимациягә күчерәләр, кич белән үлүен хәбәр итәләр. «Аяк сынудан үләләр, дип уйламый идем», – ди Наталья. Медицина таныклыгына «үлем сәбәбе ачыкланмаган» дип язылган.

«Табиблар рәсми диагнозны куймаган булып чыга. Хәзер гистология көтәбез. Минем версия – әнидә сепсис башланган, табиблар аны вакытында күрмәгән. Ник шулай уйлыйммы? Гипстан специфик ис килә иде», – ди Наталья.

Хастаханәдә бу турында комментарий бирмәгәннәр. Туганнары Тикшерү комитетына мөрәҗәгать итәргә җыена, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100