Әни әтинең хыянәтен белә, тик аерылышыр урынга тун сатып алды, биюгә йөри башлады...
Миңа 37 яшь. Мин олы, тормышта үз урынымны тапкан хатын-кыз, гаиләм, карьерам бар һәм тормышка күптән инде алсу күзлекләрсез генә карарга өйрәндем.
Әмма 65 яшьлек әтиемнең сөяркәсе барлыгы турында хәбәрне ишеткәннән соң аяк астымнан җир убылгандай булды.
Әти һәрвакыт чын гаилә җанлы кеше булды. Кырыс, ышанычлы, бераз корырак, әмма әнигә тугры иде.
Ә монда классика – сәркатип хатын-кыз. Яшь, чибәр, озын аяклы, амбицияле. Әтигә кызы булырлык яшьтә! Алсу исемле бугай.
Мин бу хакта очраклы гына белдем. Дус кызым белән бер кафега төшке ашка кергән идек, болар да шунда утыра. Алар читтәге өстәлдә утыра иде, әти ул кызны кулларыннан тоткан, ә күз карашы… Аның әнигә дә соңгы егерме елда болай караганы юк инде. Йотардай булып карап утыра. Мин алар янына бармадым. Өстемә кайнар су койгандай, ул кафедан чыгып чаптым һәм тәүлек буе үземә урын таба алмый йөрдем.
Әнигә ничек әйтергә? Бу аны аны үтерәчәк бит! Кан басымы уйный, йөрәге. Әни аңа бөтен гомерен багышлады.
Ике көннән соң әниләргә килдем. Әти эштә. Әнинең кәефе бик яхшы иде. Ә өстәлдә бер кочак кып-кызыл розалар тора.
«Сәлам, кызым! Кара, әтинең нәрсә бүләк итте! Болай гына! Кәефем яхшы иде, ди» – дип гөр-гөр килде әни.
Мин бу чәчәкләргә карадым да, тамагыма төер утырганын сиздем. Бу «гаеп юу» чәчәкләре иде. Моны төгәл беләм.
«Әни, безгә сөйләшергә кирәк. Җитди сүзем бар», – дидем.
Әнинең йөзендәге елмаю сүрелә башлады. Ул миңа каршы утырды, миңа төбәлеп карады һәм көтмәгәндә:
«Син Алсу турында әйтмәкче буласыңмы?» – диде.
Мин аптырап калдым.
«Син… беләсеңме?» – дидем.
«Әлбәттә беләм. Мин сукыр түгел лә. Аның пиджагыннан чит хушбуй исе килә. Соңга кала башлады, телефонын яшерә, пароль куйды. Күзләре урлап каймак ашаган песинеке кебек йөгерешә», – диде әни тыныч кына.
«Һәм син берни дә әйтмисеңме?! Әни, нигә аны куып чыгармыйсың? Нигә аерылмыйсың? Ул сиңа хыянәт итә бит. 65 яшьтә! Хурлык бит инде бу», – дидем тузынып.
Әни үзенә чәй салды, әкрен генә йотты һәм йөзенә ниндидер сәер, зирәк елмаю кунды.
«Аерылырга? Ни өчен? Фатир, дача, машина, акча бүлешергәме? Картаймыш көндә үпкә-рәнҗү, бөтен чир-чор белән япа-ялгызың калыргамы? Чигенеп, ул Алсуны сөендерергәме? Юк, кызым. Мин бик тә уңайлы тормыш яратам», – диде әни.
Мин әнигә текәлеп карап каттым. Һәрвакыт принципиаль булган әнием фатир хакына шушы кимсенүгә түзеп яшәргә җыенамы?
«Әни, бу үзеңне хөрмәт итмәү бит инде! Ничек аның белән бергә ятып йокламак кирәк?» – дидем аптыраудан.
«Ә без бергә йокламыйбыз, – диде ул көлемсерәп. – Әтиеңнең хәзер «радикулит», залда йоклый. Бик уңайлы. Гырлаганын да тыңлап ятыйм. Күрәсеңме бу беләзекне? – дип кулын сузды. Әнинең кулында шактый калын алтын беләзек елтырый иде. – Бу узган атна өчен «компенсация». Ә шкафта эленеп торган яңа тун – аннан алдагы атна өчен. Әтиеңне вөҗдан газабы борчый. Һәм бу хисне басар өчен ул идеаль иргә әйләнде».
Әни бармакларын бөгеп санап китте:
«Ярты ел агып җәфалаган кранны төзәтеп куйды. Мин биш ел буен ваннага ремонт ясарга хыялландым, шуңа акча бирде. Ялларда театрга, ресторанга йөртә. Өрмәгән урынга да утыртмый, кыскасы. Элек чәч кистереп кайтыр өчен тиеннәр ялына идем, ә хәзер үз картасын биреп: «Теләгән нәрсәңне ал, әнисе», – ди.
«Тик ул хыянәт итә бит! Акчасың ул хатынга туздыра», – дидем үз сүземнән кире кайтырга теләмичә.
«Туздырасың. Ул хатынга аның хезмәт хакы һәм сәламәтлеге китә. Ә миңа җыйган акчасы һәм гаебе. Алсу яшь – аңа хис-кичерешләр, секс кирәк. Ә әтиең егет түгел инде. Аңа авыр. Ул анда арый, тырыша, мачо булып кылана. Ә өйгә кайткач – өй җылысы, яңа пешкән тәмле аш, «берни дә белмәүче» һәм башыннан сыйпап торучы хатын. Мин аның өчен – тыныч утрау. Ә Алсу – җил-давыл. Ул җил-давылга озак чыдый алмаячак. Кан басымы уйный», – диде әни шундый гади генә.
«Син әтинең үлгәнен көтәсеңме?» – дидем куркып.
«Юк, мин аның уйнап туйганын, яки яшь сөяркәсенең аны ташлаганын көтәм. Ул яшь сылукайның да түземлеге чиксез түгел. Аңа сәламәтлеге какшый башлаган бабай түгел, ә ир кирәк. Ә әтиең аерылышмаячак. Куркак ул. Ул бер җайга салынган көнкүрешен, «тәртипле кеше» статусын югалтудан, кеше сүзеннән курка. Ул үзен хәйләкәр төлке, дип саный. Ә чынлыкта исә, ул – савым сыеры. Һәм мин аны савам. Яратып савам», – диде әни.
Мин әнинең сүзләренә ышана алмый утырдым. Бу оятсызлыкның югары ноктасы иде. Тик, шул ук вакытта, монда ниндидер тимер логика да бар.
«Әни, ә сиңа авыр түгелме?» – дидем.
«Башта авыр иде, йөрәк әрнеде. Мендәргә капланып аз еламадым. Әтиеңне бәреп үтерәсе килде, хәтта. Ә аннан тынычландым. Миңа 65 яшь, гомер узган. Мин аңа иң яхшы елларымны бирдем. Хәзер аның картлык маразмы аркасында шушыларның барысын да җимереп ташлыйммыни, дип уйладым. Юк. Үз дигәнемне алам. Әнә, биюгә язылдым әле. Бассейнга йөрим. Аның акчасына. Мин яши башладым, кызым. Кырык елга беренче тапкыр үзем өчен яши башладым, ә ул боларның барысы өчен дә акча түгә», – диде әни.
Шул мизгелдә ишек ачылып китте – әти керде. Кулында шактый кыйммәтле азык-төлек кибетеннән пакет.
«О, кызым, син дә килдеңмени? Тәмле әйберләр алып кайттым әле. Әйдәгез, тәмләп ашап алабыз», – диде әти, ничектер ясалмарак көр тавыш белән.
Әнинең битеннән үбеп алды. Аңа гаепле карашын төбәде.
«Әнисе, син бүген бик матур», – диде.
Әни дә аңа карап елмайды, кулыннан пакетларын алды.
«Рәхмәт, әтисе. Бигрәк иркәлисең инде. Әле синең турында сөйләшеп, сине бигрәк юмарт, дип мактап кына утыра идек», – диде әни миңа күз төшереп.
Әти киң итеп елмайды. Җилкәләре тураеп китте.
«Гаилә өчен берни дә жәл түгел инде», – диде.
Кичке аш ашарга утырдык. Мин әтидән күз ала алмадым. Ул әни тирәсендә әвәрә килә, әле чәй өсти, салфетка суза, шаяртып ала. Боларның кайсысы корбан инде, дип уйлап куйдым.
Ике яклы тормыш алып барган, ялган, бетмәс-төкәнмәс чыгымнар белән үзен азаплаган, әле үзенең шәпле булуын дәлилләргә тырышкан әтиме? Әллә дөреслекне белеп тә, бу хыянәтне үзе өчен бик төшемле килешүгә әйләндергән әниме?
«Әтисе, мин монда шифаханәгә юллама караган идем әле. Өч атнага, дәвалану, су… Кыйммәтрәк, әлбәттә», – диде әни көтмәгәндә.
Әти тончыгып куйды да: «Күпме?» – дип сорады.
Әни суммасын әйтте. Әти бераз маңгаен җыерып алды, нидер санагандай булды (күрәсең, Алсуга күпме калыр, дип уйлагандыр), әмма ризалашып баш какты.
«Ярар, әнисе. Сәламәтлек мөһим, барып ял итеп кайт. Түләрмен», – диде.
«Син иң шәп ир», – диде әни һәм әтинең тәлинкәсенә тагын бер кисәк торт куйды.
Мин әти белән әни яныннан уйга бирелеп кайтып киттем. Бер караганда, миңа алар икесе дә жәл иде. Бу гаилә түгел, ә театр.
Икенче яктан, мин әнинең тимердәй чыдам булуына сокландым. Ул истерикада бирелми, ташландык хатын булып мескенләнми.
Ярты елдан әти Алсу белән аерылышты. Алсу яшьтәшен тапкан иде. Әти өйгә кайтып, йөрәгенә зарланды, микроинсульт бәрде. Әни аны карады. Кашыктан ашатты, табибларга йөртте. Боларны бернинди шелтә, моң-зарсыз, әтинең мондый хәлгә калганына сөенмичә эшләде.
«Менә уйнап туйды. Хәзер ул беркая да китми инде. дачаны да, машинаны да миңа яздырды. Үзе тәкъдим итте, шулай тынычрак булыр, диде», – дип сөйләде әни берсендә аларга кунакка килгәч.
Әти терелде. Хәзер ул күп вакытын дачада уздыра, әнигә роза чәчәкләре үстерә. Әнигә тугры эт карашы белән генә карый һәм әни аны дөреслекне белмичә кичерде, дип саный.