Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әни, әти, коткарыгыз». Йөкле хатын, аның ире һәм ике баласы янгында һәлак булган

news_top_970_100
«Әни, әти, коткарыгыз». Йөкле хатын, аның ире һәм ике баласы янгында һәлак булган
https://vk.com/skrnso

Новосибирск шәһәре янында «Энергетик» бакчачылык ширкәтендә янгында дүрт кешелек гаилә һәлак булган. Гаилә икенче катта булганда янгын чыккан. Беренче катта йоклый торган әби генә котыла алган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Фаҗига 30 июльдә төн уртасы тирәсендә була. «Кич белән өйдә утыра идек, электр утында кыска ялганыш булды. Тәрәзәгә карагач, күршеләрнең йортыннан төтен чыгуын күрдем. Шул вакытта бала бик каты иттереп кычкырды: «Әти, әни, ярдәм итегез, коткарыгыз», диде», – дип сөйли күршеләре.

Күрше хатын урамга чыкканда, йорт дөрләп яна. Урынга шаһитлар җыела, алар чиләкләр белән су сибеп, утны сүндерергә маташа. Шунда ук өй хуҗасы – 54 яшьлек хатын тора, аның аягы пешкән. Бу хатын беренче катта йоклаган, уянып урамга йөгереп чыккан, аннары кабат өйгә кереп киткән. Аннан балалары ярдәм сорап кычкырган.

«Аларның чыгарга җае булмый. Бакча йорты шырпы кебек янып китә, ике минут чамасы вакыт эчендә көчле төтен, ялкын чыга. Гаилә икенче катта була, алар ут юлны каплый, чыга алмыйлар. Кечкенә тәрәзә генә була, алар аны ачарга өлгерми», – ди күрше хатын.

Коткаручыларга 23.30 сәгатьтә хәбәр итәләр. Янгын сүндерүчеләр килгәндә күршеләр уттан эри башлаган машинаны күчерергә өлгерә, өй стеналарына, күрше корылмаларга су сибәләр. Утны башка йортларга күчермәс өчен тырышалар. 

«Янгын сүндерүчеләр килгәндә идән ишелеп төшә, балалар, аларның анасы һәм әтисенең мәетен аста табалар. Әни кеше йөкле була. Әбинең аяклары пешкән, аны ашыгыч ярдәм алып китте», – дип сөйли күрше хатын.

Мәрхүмнәр гаиләсе бакчачылыкка бер ай элек килгән. Яхшы гаилә санала. 35 яшьлек әти кеше ритейл өлкәсендә, 29 яшьлек әни кеше тимер юл оешмасында эшли, 11 яшьлек кызлары һәм 3 яшьлек уллары була. Бакча йортын 600 мең сумга алалар. Узган язда ширкәт рәисе хуҗабикәгә электр үткәргечләрен алмаштырткан була.

Фаҗига булган көнне гаилә башлыгы 200 литрлы зур бассейнга су тутырган. «Бассейн койма белән уратып алынган. кич белән әтиләре мичкә яккан, су җылыткыч куйган. Су иртәнгә җылынсын һәм балалар коеныр өчен шулай иткән. Аннары үзләре йокларга киткән. Электр үткәргечтә кыска ялганыш булгандыр. Башка версия буенча, күрше бакчада бәйрәм булган, фейерверк аттырганнар, 22 00 сәгатьтә бәйрәм беткән. Очкыннар килеп җитмәс иде инде», – ди күрше хатын.

Тикшерү бара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100