Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әни «акыл керми» дип сүгә» – Гөлназ Сәфәрова пирсинг эшләтергә җыена

news_top_970_100
«Әни «акыл керми» дип сүгә» – Гөлназ Сәфәрова пирсинг эшләтергә җыена
социаль челтәрләр

Популяр алып баручы Гөлназ Сәфәрова колагына пирсинг ясатмакчы булып йөри икән.

«Һәр яз саен мин үзгәрешләр телим. Моңа кадәр үземдә булмаган яңа әйберләр ясыйсым килә. Бер колагымда 3 алка бар инде. Хәзер колак эченә пирсинг тагарга җыенам.

Әни: «Акыл керми», – дип сүгә, ә мин язылып куйдым инде. Әни сүзен тыңлап, беренче курста борынымны да тиштерми калдым. Тыңлап дип инде, аның бер: «Борының болай да зур», – дигән бер җөмләсе җитте», – дип яза Сәфәрова.

Бу пост янында иң кызык комментарийны Гөлназның коллегасы Алмаз Гыйльметдинов калдырган. «Гөлназ, исәнмесез. Теге эчкә пирсинг ясатасы җирегез болай да зур», – дип язып куйган ул. «Пирсинг хатын-кыз энергиясенә тискәре йогынты ясый. Киңәш итмәс идем», – дип әйтүчеләр дә, Гөлназдан колагын кайда тиштерергә җыенуы белән кызыксынучылар да бар.

Бер подписчигы алып баручының әнисенә теләктәшлек белдереп: «Минем кызымның да шулай «баш түбәсе киткәли». Син татуировка ясатып кара, бәлки, тынычланырсың», – дип язып куйган.

Фото: © социаль челтәрләр

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 20 гыйнвар 2024
    Исемсез
    Голназ балам, эниегезне тынлагыз!!!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100