news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Питрәчтә бәрәңге ала башлаганнар – Гөлназ Нәүмәтова сөенечен уртаклаша

news_top
Питрәчтә бәрәңге ала башлаганнар – Гөлназ Нәүмәтова сөенечен уртаклаша
https://vk.com/id65503196, Гөлназ Нәүмәтова сәхифәсеннән

Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Нәүмәтова, Питрәч районы Ленино-Кокушкино авылына әти-әнисе янына кайтып, бәрәңге алып килгән.

«Ура! Без бүген бәрәңге алып аттык әле! Ник иртә, дип яза барысы да... Безнең шундый сорт! Ә дөресрәге, әни белә җаен, бик тырышалар инде! 8 майда утырттык, кешенең бәрәңгесе әле чыгып килгәндә, безнеке шау чәчәктә иде, июль башында ашый башладык, ә бүген, алып, базыбызга салып та куйдык! Аллаһка шөкер! Исән-сау, үзебезгә ашарга насыйп булсын!» – дип язган артист «Вконтакте»дагы битендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар