Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әни 8 мартта китте, бүтән кайтмый инде». Югалган хатынны ире кар көртендә тапкан

news_top_970_100

Самара өлкәсенең Отрадное шәһәрендә 8 Март бәйрәменнән соң 32 яшьлек Татьяна югала. Аны 2 көн эзлиләр, һәм аны ире кар көртендә таба. «Әни 8 мартта китте, бүтән кайтмый инде», – дип яза «Комсомольская правда».

Татьянаның 2 баласы бар, улы Мәскәү лицеенда укый. 2021 елда икенче баласын таба. «Кечесен бик яратты, ул атасына бик охшаган», – ди якыннары.

Бөтен кеше Татьянаны шат күңелле иде дип искә ала. Аның социаль челтәрләрендә креатив видеороликлар күп, ул һәрчак үзәктә булган.

Халыкара хатын-кызлар көнендә Татьяна дус кызлары белән очраша. Алар барга бара. Ире дә каршы килми, ул хатынына ышана, аның дус кызларын белә, алар гел элемтәдә була. Ләкин ул көнне Татьяна әйләнеп кайтмый.

«Татьяна барга өч дус кызы белән китте. Бардагы видеокамера язмаларында кызларның берсе аның битенә 2 тапкыр сугуы күренә. Аннары Татьяна сумкасын, киемнәрен калдырып, башын тотып, гаражларга таба китә», – дип язалар социаль челтәрләрдә.

Хәзер дус кызлар арасында ни булганын тикшерүчеләр ачыклый.

Аннары Татьянаның ире көндез дә, төнлә дә әйләнә-тирәдә хатынын эзләп йөри. Волонтерлар да ярдәм итә. 2 көннән соң, ир хатынының мәетен гаражлар янында карда таба. Якынча белешмә буенча, ул салкында өшеп үлгән. «Нигә киемнәрсез киткән, нигә кире килмәгән, монысы – табышмак. Ул, сукканнан соң аңын югалтып, салкында егылган булуы ихтимал. Экспертизалар билгеләнгән», – диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100