Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ангинадан котылып буламы?

Ангинадан котылып буламы?

news_top_970_100
Ангинадан котылып буламы?
Бу чир авыр гына түгел, бик мәкерле дә. Әгәр ангинаны дөрес дәваламасаң бик көчле өзлегүләр булырга мөмкин. Шуңа күрә бу инфекцияне вакытында ачыкларга һәм дөрес дәваларга кирәк. Бу хакта "АиФ" басмасы яза. 

- Ангина (яки тонзиллит) – бу ашарга һәм эчәргә комачаулый торган көчле тамак авыртуы гына түгел. Бу авырудан өзлегү йөрәккә, буыннарга, бөерләргә бәрергә, миокардит китереп чыгарырга мөмкин. Чирне аяк өсте уздыру, тиешенчә дәваламау аркасында өзлегү куркынычы бик зур, дип сөйләде табиб оториноларинголог Сергей Степанов.

Бу очракта инфекция аеруча куркыныч һәм хроник авыруга әйләнергә мөмкин.

Ангиганы нәрсә китереп чыгара?

Тонзиллит булганда гына тамак авырта дигән сүз түгел. Ларингит, ринофарингит яки салкын тигәндә дә тамак авырта. Әмма табиб авыруның тамак төбен карап аңа “ангина” диагнозы куйса да, ялкынсынуның нидән килеп чыкканын бер караштан гына әйтә алмый. Чөнки вирус һәм бактериаль ангинаның билгеләре бик охшаш.

Күпләр тонзиллитның сәбәбе микроблар дип уйлый. Ягъни, ангина күп очракта бактериаль түгел, ә вируслы, димәк бу очракта антибиотиклар кирәкми. Вируслы ангинаны тамак авыртуыннан дарулар, җылы эчемлек эчеп кенә дәвалыйлар.

Вакытны әрәм итмәгез!

Әмма куркыныч стрептококк ангина бары тик антибиотиклар белән генә дәвалана. Ангинаның бу төре йөрәккә һәм башка органнарга өзлегү бирә. Дөрес булмаган яки ахырга кадәр төгәлләнмәгән дәвалау симптомнарны гына бетерә һәм инфекцияне хроник формага әйләндерә.

Тамак авыртуының чын сәбәбен билгеләү һәм нинди дарулар кирәклеген ачыклау өчен махсус анализлар бирергә кирәк. Уңай нәтиҗә булганда антибиотиклар билгеләү өчен тиз арада табибка барырга кирәк. Табиб билгеләгән дәвалауны узганнан соң, гомуми кан анализы бирергә кирәк. Шул вакытта гына авыруның тулысынча бетүенә ышанырга була. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100