
Җырчы Илнар Сәйфиевның, хәле начарланып, хастаханәгә эләгүе турында хәбәр иткән идек. Артистка кичә Республика клиник хастаханәсендә операция ясаганнар. Җырчы социаль челтәрләрдә үзенең хәле турында сөйләде.
«Дуслар, әкрен генә аякка басып киләм. Авыртканда күзгә берни күренми. Сәламәтлегең булмаса, бернәрсә кирәк түгел. Бик зур рәхмәт РКБда эшләүче барлык табибларга, шәфкать туташларына. Рәхмәт дусларыма! Әле дә сез бар әле дөньяда. Чын күңелдән рәхмәт әйтәм», – дип элемтәгә чыкты Илнар.
Җырчының тизрәк сәламәтләнүен теләп калабыз.