Анестезиолог: «Наркоздан кеше үләргә мөмкинме» дигән сорауга «әйе» дип җавап бирәм»
Минем күршем - Тәтеш районында яшәүче апа: «Операция ясатырга кирәк, тик наркоздан куркам. Ә мин бөтенләй уянмасам? Наркоздан соң хәтерем бозылса?» – дип борчыла. Операциянең үзеннән бигрәк, наркоздан куркырга кирәкме? Моны ачыклар өчен, «Интертат» анестезиолог Динар Хәлиуллин белән сөйләште.
Нәрсә ул наркоз? Аның составы нидән гыйбарәт?
Гомуми анестезия (наркоз) – фәнни телдә әйткәндә, ясалма рәвештә үзәк нерв системасын кире кайтарыла торган тоткарлану халәтенә китерү. Кеше йокыга тала, яки аңын югалта, мускуллары йомшара, кайбер рефлекслары кими яки бөтенләй сүнә, авыртуны сизүе кими яки бөтенләй юкка чыга.
Наркоз процессын табиблар самолет очышы белән чагыштыра. Монда очуга әзерләнү, очу һәм җиргә төшү күренешләре бар = наркозны кертү, наркозда тоту һәм наркоздан чыгу.
Наркоз гомуми (общий) һәм җирле (местный) булган төрләргә бүленә. Аның аермасы шунда: гомуми анестезия бөтен организмга тәэсир итә, ә җирлесе – тәннең бер өлешенә генә. Җирле наркоз вакытында пациент аңында була.
Гомуми наркоз ингаляцияле һәм ингаляциясез була. Ингаляция – ул газ. Безнең илдә 95 процент наркоз шушы рәвештә була. Ингаляцияле препаратны сулыш юллары аша кертәләр. Ингаляцияле булмаганын – кан тамырлары аша.
Пациент гомуми наркоз вакытында бернәрсә дә тоймый. Ул тулаем йокы халәтендә.
Пациентлар бездән: «Мин операция вакытында уяна аламмы?» – дип сорыйлар. Заманча анестезия вакытында, әлбәттә, юк. Кемдер наркоз вакытында матур, төсле төшләр күрә. Бу күренеш, гадәттә, наркоздан чыгып килгәндә була.
«Гомуми наркоздан кеше үләргә мөмкин»
Наркоз кешенең сәламәтлегенә зыян саламы? Гомумән куркырга кирәкме?
Мин үземнең пациентларым белән ачыктан-ачык сөйләшәм. «Наркоз вакытында үләргә мөмкинме?» дигән сорауга мин «әйе» дип җавап бирәм. Тик шулай да без, заманча анестезия кулланып, кешегә мөмкин кадәр зыян салмаска тырышабыз. Бу – иң төп критерийларның берсе.
Сезнең пациентның наркоз вакытында үлгәне турында массакүләм мәгълүмат чараларында күп укыганыгыз бардыр. Бу чынлап та шулай. Мондый аяныч хәл пациентның аллергиясе, патологияләре, җитди авыруларына бәйле. Үлем очракларының күпчелеге пациентны ашыгыч операциягә алганда була.
Наркоздан соң күпме вакыт үткәч пациент аңына килә?
Ингаляцион анестетикларны куллана башлагач, наркоздан чыгу вакыты кыскарды. Әгәр элек 2-3 сәгать таләп ителсә, хәзер 20-30 минут турында сүз бара. Ксенон наркозыннан чыгу өчен 2-2,5 минут кына кирәк. Бу бик уңай. Анестезиологның эшен җиңеләйтә, пациентны озак вакыт саклап утырырга кирәкми.
«Наркоз озаграк барган саен баланың нерв системасы күбрәк зарарлана»
Наркоз нинди зыянлы нәтиҗәләргә китерергә мөмкин?
Наркоз патологияләре булмаган олы кешегә зарарлы түгел. Аларның нерв системасы формалашкан, ныгыган. Ә менә балаларга аның тискәре йогынтысы бар. Хәзерге фәнни әдәбият мәгълүматларына караганда, наркоз озаграк дәвам иткән саен, баланың үзәк нерв системасы ныграк зарарлана. Шуңа без операция вакытын кыскартырга тырышабыз. Кеше наркоз астында азрак булган саен бу аның өчен яхшырак.
Күпме вакыттан соң наркоз «эшли башлый»?
Кешегә препаратны кертүгә – 12-20 секундтан соң ук.
Наркоз кешенең гомерен кыскартырга мөмкинме?
Бу бер киң таралган мәзәктәге шикелле: әгәр наркоз кешенең гомерен кыскартса, анестезиологлар үлемсез булыр иде. (Наркоз турында шундый мәзәк бар: «Авыру – табибка: «43% кешеләр анестезия пациентның гомерен кыскарта дип саный. Һәм шушы гомерен табибларга бирә». Табиб җавап кайтара: «Мин инде 140 ел анестезиолог булып эшлим, мондый әкиятне беренче ишетәм»). Әлбәттә, кыскартмый. Бу – интернетта таралган фейк хәбәр. Гомуми анестезия ул балансланган, зарарлы, куркыныч түгел. Наркозның төп максаты – ул кешене хирургик агрессиядән саклау. Без кешенең гомерен кыскартмыйбыз, ә тормышын җиңеләйтәбез.
Кемнәргә наркоз тыелган?
Бронхиаль астма, психик тайпылышлар, яңа гына кичергән инфаркт, инсульт, йөрәк операциясе, шикәр диабеты һәм башка эндокрин авырулар, төрле антидепрессантлар кулланган очракларда. Шулай ук ОРВИ, грипп, ангина кебек кискен авырулар булганда да операция ясамыйбыз. Болар бөтенесе дә планлы операциягә тискәре күрсәтмәләр булып тора.
Мәсәлән, шикәр авыруы булган пациентка ашыгыч рәвештә операция ясатырга кирәк, ди. Аңа наркоз ярамагач, операция ясамыйлармы?
Әгәр кешедә шикәр диабеты булса, анда шикәрне билгеле бер дәрәҗәгә кадәр нормальләштерергә кирәк. Шуннан соң гына кеше планлаштырылган наркозга алына ала. Әгәр операция ашыгыч булса, кешенең гомере куркыныч астында булса, беркем дә хроник авыруларга карап тормый.
«Пациентның үзәк нерв системасы зыян күрсә, ул комага китәргә мөмкин»
Кеше наркоздан чыкмаска да мөмкинме?
Әйе. Аның сәбәпләре төрле. Ул операция үткәрүнең авырлыгына бәйле. Әгәр сүз кардиохирургия, нейрохирургия операцияләре, ниндидер катлаулы очраклар, корсак куышлыгындагы операцияләр турында бара икән, кеше комага китәргә мөмкин. Организмның үзенчәлекләренә бәйле рәвештә, аяныч нәтиҗәләр килеп чыгуы ихтимал.
Әгәр пациентның үзәк нерв системасы зыян күрсә, пациент бөтенләй уянмаска, аңын югалтырга (кома), сукыраерга, неврологик чирләргә дучар була ала. Кискен бөер җитешсезлеге барлыкка килергә, косу, диарея күзәтелергә мөмкин.
- Кома – бернәрсәгә дә реакция булмаган, рефлекслар һәм организмның мөһим функцияләре бозылган аңсыз халәт. Беренче чиратта, бу баш миенең төрле өлешләренә зыян килү белән бәйле.
Нинди наркоз иң куркынычсызы дип санала?
Бүгенге көндә иң куркынычсыз һәм югары технологияле наркоз – ксенон кулланылган ингаляцион анестезия. Бу – иң агусыз, зарарсыз газ. Ксенон үзәк нерв системасына, йөрәк-кан тамырлары, сидек чыгаруга зарарлы йогынты ясамый, организмнан тиз чыгарыла. Ксеноннан соң кеше 2-2,5 минуттан уяна. Бүгенге көнгә кадәр билгеле булган барлык анестетиклар белән чагыштырганда, иң тиз наркоздан чыгу. Кешенең наркоздан чыгу вакыты берничә тапкыр кыскара.
Кеше операция вакытында уяна аламы?
Юк. Уяна алмый.
Наркоздан соң нәрсәләр эшләргә ярамый?
Операцияне башкарган көнне үк руль артына утырырга киңәш итмибез. Әгәр сүз амбулатор операция турында бара икән, акыл эшенә керешүдән, мөһим карарлар кабул итүдән, документларга кул куюдан, актив физик күнегүләр ясаудан тыелып торырга кирәк.
Наркозга кадәр нишләргә ярамый?
Наркозга 2 сәгать кала су эчәргә ярамый.
Операция алдыннан хатын-кызларга маникюрны салырга кирәклеген ишеткәнем бар. Бу дөресме?
Әйе. Без кан әйләнешен, кислород җитәме икәнне тырнакка карап билгелибез. Ә маникюр безгә моны билгеләү өчен тулы картинаны тудыруда комачаулый.
Наркоз турында фильмнар бар. Шуларның берсендә пациентка операция ясар алдыннан наркоз кертәләр. Әмма ул, ни сәбәпледер, йокыга китми һәм аңында була. Ул бөтен хәрәкәтне, авыртуны тоя, тавышларны ишетә, әмма сөйләшә һәм тәнен селкетә алмый. Бу хәл тормышта була аламы?
Заманча анестезиологиядә мондый хәл була алмый. Аның өчен махсус датчиклар бар. Алар баш миенең эшчәнлеген күрсәтеп тора. Әгәр пациент аңында икән, без аны күрәчәкбез. Мәсәлән, аңлы рәвешне 100 балл белән исәпләсәк, йокы дәрәҗәсен 40-60 балл дип билгелибез. Датчикларда бу саннар күренә.
Димәк, нәтиҗә:
- наркоз вакытында уянып булмый;
- сәламәт олы кешегә наркозның зыяны юк;
- наркоз кешенең гомерен кыскартмый;
- наркозга 2 сәгать кала су эчәргә ярамый;
- наркоз әзерләнгәндә маникюрны салдырырга кирәк;
- ксенон кулланылган ингаляцион наркоз иң куркынычсызы булып санала;
- планлы операцияне кискен авырулар вакытында ясамыйлар;
- наркоз 12-20 секундтан соң «эшли башлый»;
- заманча наркоздан кеше ярты сәгать узгач «айный».
- Динар Хәлиуллин – «Дентал Форте» клиника челтәренең анестезиология бүлеге мөдире, югары категорияле анестезиолог, реаниматолог, табиб, медицина фәннәре кандидаты, Россия балалар анестезиологлары, реаниматологлары ассоциациясе әгъзасы, Россия анестезиологлар, реаниматологлары Федерациясе әгъзасы, Россия Стоматология ассоциациясе отличнигы, анастезиология өлкәсендә уйлап табуларга патентлар авторы.
Наркоздан айнып килгән пациентларның тарихлары:
- Наркоздан соң, стаканны телефон дип уйлап, егетемә шалтыратырга тырышканмын. Стакандагы су өстемә түгелә башлагач: «Матурым, монда яңгыр ява. Резин сапогилар алып кил әле», – дип сораганмын. Моның турында миңа соңыннан палатадагы кызлар сөйләде.
- Хатыным наркоздан соң миңа: «Без синең белән таныш түгел, тик итле сумса алып килсәң, мин сине гомер буе яратырмын», – диде.
- Операция вакытында күзләремне ачканмын. Табибларга «аек» караш ташлагач, бөтенесе катып калган. Өч секунд үткәч: «Аллага шөкер, хирур тәҗрибәле», – дигәнмен дә, кабат йоклап киткәнмен. Моны миңа хирург сөйләде. Үзем бернәрсә дә хәтерләмим.
- Операциядән соң бер табиб палатага алып барган. Минем аңа рәхмәтләремне җиткерәсем килгән иде. Әмма тамак кипкәнгә күрә, «рәхмәт» дип әйтә алмагач, кулын сыйпарга булдым. Ятам, кулыннан сыйпыйм. Кинәт бу түзмәде: «Җитте инде, хәзер син минем бөтен бармакларымны сындырып бетерәсең!» – ди. Чынлыкта исә мин аның бармакларын кире якка бөгеп маташканмын. Әле дә бик оят.
- 10 ел элек бер кыз белән палатада яткан идек. Операциядән соң ул бертуктаусыз: «Официант, кыздырылган тавык!» – дип кычкырып ятты. Бөтен палата рәхәтләнеп көлде.
- Миңа наркоздан соң инглиз телендә сөйләшкәнемне сөйләделәр. Әлбәттә, мин бернәрсә дә хәтерләмим. Хәтта инглиз телен дә белмим! Каян килеп сөйләшкәнмендер. Башка тормышта чит илдә яшәгәнмендер дип шикләнәм. Шулай гына бу хәлне аңлата алам.
- Наркоздан уянгач, мин түшәмгә сокланганымны хәтерлим. Ул шундый төсле, матур, чуар... Әнием янымда утыра иде. Мин аңа түшәм турында сөйләдем. Ә 2 сәгатьтән соң матурлык юкка чыкты. Түшәм ак төстә булган…
- Минем балам 4 яшендә наркоздан соң: «Әни, синең күзләрен бигрәк күп икән!» – диде.
- 30 яшемдә операция кичердем. Шәфкать туташыннан наркоздан соң: «Нигә синең муеның шундый озын?» – дип сорадым.
- Наркоздан соң чынлап та «баш китә»! Мине бер караваттан икенчесенә күчереп йөрттеләр. Шул вакытта миңа әллә нинди уйлар килде. Янәсе, мин күп бәрәңге ашасам, минем организмда фосфор артачак. Наркоздан айныгач, миңа шифаханә тирәли 100 тапкыр әйләнеп чыгарга кирәк, дигән максат куйдым. Онытылмаслык хисләр. Наркоздан соң булган халәтне берегез дә кичермәсен!
- 6 яшьтә балалар бүлегендә яткан идем. Үзем наркоздан соң нишләгәнемне хәтерләмим, әмма күрше караваттагы малай ярдәм сорап: «Титаник» бата, дуңгызларны коткарыгыз!» – диде.
- Әти хирургларга наркоз вакытында нидер әйткән күрәсең. Наркоздан уянгач, хирург аңа, үпкәләп: «Без бернинди дә фашистлар түгел, яме?!» – дигән. Әти әле дә шуның өчен кыенсына.