Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Андый юлга рәхәт тормыштан кереп китмиләр»

«Яхшы акчалар түли торган эш тапкач ук, тормышым җайланып китәр төсле иде. Минеке генә түгел, энем һәм әниемнеке дә. Мин аларны үзебез яшәгән тәмугтан йолып аласым килде». Яшь кыз үзенең «төнге күбәләкләр йорты»нда эшләве турында «Афиша Daily» порталына сөйләгән.

news_top_970_100

Мин 90 нчы еллар уртасында Воронеж шәһәрендә тудым. Әтием спортчы. Башкалар кебек, ул да мускуллар күләмен арттыру өчен махсус дарулар эчте. Шуннан әкренләп наркотикларга күчте. Акча кирәк була башлагач, героин сатты. Гаиләдә гел кычкырыш, талаш, сугыш иде.

Мине әнием бик яшьли – 17дә тапкан. Кондитерлык көллиятен бетерә алмаган. Әти әнине кыйный иде. Мине атасыз калдырмас өчен, әни түзде, әтидән китмәде, аерылмады. Берсендә әнине милиция хезмәткәрләре әтине качырган өчен кулга да алдылар. Аннан ул шартлы срок белән котылып калды. Шуннан соң без әби янына күчендек.

«Әбиемдә яшәгәндә мин бәхетле идем»

Әбием мине барысыннан да катырак яратты. Бергә торганда, мин әнине сирәк күрә идем: ул ничек тә булса үз тормышын көйләргә тырышты. Әни кияүгә чыккач, мине дә үзе белән яңа тормышка алып китте.

Яңа әти конструктор иде. Әни белән икәү өй җиһазлары эшләү буенча бизнес та оештырып карадылар, тик барып кына чыкмады. Акча җитми, талашалар иде. Телефон чыбыкларын өзеп алып әнине кыйный башлады. Кайвакытта әни чыгып китеп өлгерә алмый кала иде. Мин үзем генә әби янына барып куна идем. Һәр шундый очрактан соң, ул әни янына килеп, тезләнеп гафу үтенә, башка аңа кул күтәрмәскә сүз бирә дә, без кире аның янына кайтып китә идек. «Аңардан китсәк, өйсез дә, акчасыз да калачакбыз», – дия иде әни.

Моннан бер 10 еллар элек алар икәү Мәскәүгә күченделәр, ә мин әби янында торып калдым. Иң матур вакытлар иде ул. Тик озакка бармады, алар мине килеп алып киттеләр. Яңа әти мине кабул итмәде. «Минем кызым түгел, нишләп мин аңа акча түгәргә тиеш?» – дип акырынды. Күпме генә үтенсәм дә, әни мине әби янына кайтарып җибәрмәде. «Бай егет тап та аның янына күчен, ә мин кире Воронежга кайтырмын», – дия иде ул.

Әнинең бу ире бераздан мине дә кыйный башлады. Сәбәпләре төрле һәм күп булды: вакытында өйгә кайтмаганга, акча сораганга, ул әйткәнчә итеп өй җыештырмаганга һ.б. Бик еш, өйдән качып китеп, дусларымда да кунгаладым.

2000 еллар ахырында энем туды. Беразга гына булса да, безнең дә чын гаилә барлыкка килде. Энемә 4 тулгач, барысы да кире үз хәленә кайтты – мәхшәргә әйләнде. Энем дә нәкъ мин күргән газапларны, кыерсыту һәм акырышуларны күреп үсә иде. Үз әтисе булса да, эчкәч, ул аны да аямады.

«Гади генә салон түгелен шунда ук аңладым»

Үземә сүз бирдем – эш табуга ук моннан китәчәкмен. Интернетта «массажист» вакансиясен күрдем. Тәҗрибәм дә юк түгел. Әбиемнең аркасы авырта иде, мин аңа бик еш массаж ясадым. Эшкә керү нияте белән, Мәскәү үзәгендәге салонга киттем. Бусагасын атлап кергәч үк, нинди салон икәнен аңлап алдым. «Төнге күбәләкләр куна торган» җирне күргәнем булмаса да, аңладым. Монда гади генә массаж ясамыйлар иде.

Менеджерлары мине шунда ук кисәтеп куйды. «Безгә бик күп төрле бай кешеләр килә, син алар белән якынлык кылырга мәҗбүр түгелсең, әмма, шулай булса да, берәү дә моны тыймаячак», – дип аңлатты.

Гади массажист кына булып та эшләп була иде. Айлык кереме – 20 мең сум. Әле шуның бер өлешен сиңа клиентлар тапкан менеджерларга бирәсе. Әлбәттә, мондый акчага мин энемне дә карап, фатир да арендага алып тора алмаячак идем. Бу танылган салонга стриптиз карарга да, эскорт хезмәтләреннән файдалану өчен дә киләләр иде.

Фахишәләрнең кем икәнен белә идем, гомумән, аларга мин бик тискәре мөнәсәбәттә булдым. Әмма курыкмадым. Секс турында инде 14 яшьтән хәбәрдар, ә гыйффәтлегемне 16 яшьтә югалткан идем. Соңыннан кызларның яхшы тормыштан фахишә булып китмәүләрен дә аңладым, аларны кызгана идем. Мине төрле массаж ясарга өйрәттеләр: эротик, классик, биткә һәм муенга. Үземә яңа исем сайлап алырга тәкъдим иттеләр. Шунда мин Настя булып киттем.

Салонда 50гә якын кыз эшли иде. Күбесе минем кебек 18дә, иң олысына – 40. Кызлар иртән бер сәгатькә спротзалга бара, душ керә, аннан матур биек үкчәле туфли, үтә күренмәле күлмәк киеп, клиентларны каршы алыр өчен, бүлмәләргә таралыша идек. Клиентлар теләсә кайсы вакытта килә ала. Иртәнге 9да килүчеләр дә, әле төнгедән кайтып ятмаучылар да булды. Хәтта ирле-хатынлы парлар да килде. Салонның да үз кагыйдәләре бар: сүгенергә, селфи төшәргә һәм килештермичә чәчне кистерергә ярамый иде.

«Бу – тәнем генә, мин түгел, дип, үземне тынычландырдым»

Авырулар эләктергәнем булмады. Сәламәтлекнең иң зур байлык икәнен бик яхшы аңлыйм мин. Башта ояла идем, әлбәттә. Тышкы яктан күренмәсә дә, эчтән яндым... Үземне, бу – минем тәнем генә, мин түгел, дип тынычландыра идем.

Салонга килгән кунакларны официант кебек каршы алып, аларның теләсә нинди капризларын үтәдем. Мине караватка бәйләгәннәре дә, шампан шәрабы белән коендырганнары да булды. Салонда костюмнар да төрле иде. Кайберәүләр өчен хәтта рус милли костюмнарын да кия идек.

Кырыс, дорфа ирләр эләкмәде миңа. Мине кыерсытмадылар, акчаны әйбәт калдыралар иде. Кайберәүләр белән хәтта соңыннан төрле очрашуларга да йөрдем. Берәр затлы ир кеше янында, матур курчак булып, эндәшми генә утырып тора идем. Бер төн эчендә 80 меңләп акча эшләп була иде. Әнигә, әлбәттә, ирләр клубында аларны каршы алам, дип кенә сөйли идем.

Берничә танышыма нәрсә белән шөгыльләнүемне дә сөйләдем. Ник сөйләгәнмендер, белмим, шуннан соң минем турыда төрле сүзләр йөрде. Шулай итеп, без әнинең иреннән киттек.

«Анда эшләүче кызларны гаепләмим»

Бу салонда 2 ел эшләдем. Мин 1 тәүлек эшләп, 2 көн ял итә идем. Акчамны фатир арендалауга, матур киемнәргә, бизәнү әйберләренә, ашауга тота идем. Энемә уенчыклар алдым, кинога йөрттем. Акчамның бер өлешен институтта укуыма дип җыя бардым.

Салонда минем кебек тормышлы кызлар күп иде. Без бер-беребезне аңлый идек, көндәшләр булмадык, гаилә кебек идек, диимме соң. Ятимнәр йортыннан килгән кызлар да бар иде. Арада гаиләсе, балалары булган хатыннар да эшләде. Аларга мондый эш ләззәт бирә иде.

Берсендә бер клиент ике кызны алып китте, ә иртән аларның кем икәнлекләрен һәм каян килгәннәрен исенә төшерә алмаган. Ул наркоман иде. Кызларны түләмичә куып чыгарган иде. Менеджер аңа башкасын җибәрде. Ул аны кыйнап ташлаган. Клиентны җәзага тартуларын да таләп итеп карадык, тик «мондый кунакны югалтырга ярамый» дип, безгә эндәшмәскә куштылар.

Һәрберебезнең үз клиенты бар иде. Минем янга бер ир кеше килеп йөри башлады. Ул монда очраклы гына килеп эләккән иде. Без аның белән шундый рәхәт итеп аралаштык. Мин аңа үзем турында барысын да сөйләдем. Нәкъ менә ул минем тормышымны үзгәртергә ярдәм итте: мин салоннан киттем. Энем минем белән торды, ә әни кире Воронежга кайтып китте.

Әлеге шөгылем аркасында мин ирләргә карата нәфрәт хисе кичермәдем. Күбесе «төнге күбәләкләр йорты»на үз сәбәпләре аркасында килә. Анда кемне генә күрмәдем! Хатыннарыннан, йорт мәшәкатьләреннән качып, сөйләшергә генә килүчеләр дә бар иде. Кемдер, шул рәвешле, гаилә проблемаларыннан кача. Шундый салонга йөрүчеләрне дә, анда эшләүче кызларны да гаепли алмыйм.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100