«Андый кешеләр батырлык өчен туа»: татарлардан беренче Советлар Союзы Герое тарихы
Гыйльфан Батаршин – совет чик сакчысы һәм 1938 елда Хәсән күле янындагы сугышларда катнашучы, СССР НКВД Посьетск чик буе отряды отделениесе командиры булып хезмәт итә. Ул Советлар Союзы Герое исемен алган беренче татар була.

Гыйльфан Батаршинның балачагы Донбасста уза
Архив эше буенча ТР Дәүләт комитеты патриотик тәрбия буенча эш алып бара, аның аерылгысыз өлеше – ил геройларының тормышын һәм эшчәнлеген өйрәнү. Аларның күбесенең документлары «Россия – минем тарихым» тарихи паркында уздырылган «Татарлар Ватанга хезмәттә» масштаблы архив күргәзмәсе составына керде.
Бөек Ватан сугышының күренекле геройларының берсе – Гыйльфан Әбүбәкер улы Батаршин (кайбер документлар буенча – Батыршин Гыйльфан Әбүбәкер улы). Ул 1914 елның 1 гыйнварында Голубовка шахтер бистәсендә – Донбассның көнчыгыш төбәгендә – икмәк пешерүче гаиләсендә туа. Шул ук елда Батаршиннар яшәү урынын амаштыралар, Кавказга, Ессентуки шәһәренә күчеп китәләр, анда гаилә башлыгы Әбүбәкер тегермәнгә эшкә урнаша.
1920 елда Гыйльфанның әнисе Фатыйма өч улы һәм кызы белән Голубовкага кайта.

Фото: © ТР архивы
«Әти белән әни 6 тапкырлап аерылыштылар. 1920 елдан бирле мин Голубовкада яшәдем һәм әнинең абыйсында тәрбияләндем. Мөстәкыйль хезмәт белән 1929 елда, ягъни 15 яшьтән шөгыльләнә башладым», – дип язган Гыйльфан Батаршин автобиографиясендә.
Гыйльфанның әтисе Әбүбәкернең гаиләсе ярлы булмый. Гыйльфанның бабасы эре буржуа була, ә әбисе Әстерханда балык тоту флотилиясе хуҗасы була. Әбүбәкерның әти-әнисе аның Фатыйма белән никахына каршы килә һәм аларны аерырга тырыша, шуңа күрә ул еш кына балалары белән абыйсы янына китә.
«Әминә – минем әнием – гаиләдә иң кечесе һәм һәркемнең яратканы була, Гыйльфан аны үлеп ярата. Ул үлгәндә аңа 20 яшь була», – дигән язулар бар сеңлесенең истәлекләрендә.

Фото: © ТР архивы
Гыйльфан Батаршинны 1936 елда армиягә алалар
15 яшендә Гыйльфан Батаршин Голубовкадагы 22 нче шахтада эшли башлый һәм бер үк вакытта тау сәнәгате училищесына укырга керә. Яшь Батаршин электрослесарь булып эшли, җәмәгать эшләрендә актив катнаша, Рудник комитетының физкультура бюросы рәисе була.
1932 елда ул Мәскәүдә була, күмер сәнәгате физкультурачыларының Беренче Бөтенсоюз конференциясенә иң яхшы физкультурник сыйфатында килә.
1936 елда аны хәрби хезмәткә алалар. Шулай итеп Гыйльфан Батаршин Ерак Көнчыгыш округының Посьетск чик буе отрядына китә.
1938 һәм 1947 еллар – СССР Герое тормышындагы хәлиткеч еллар
Икенче бөтендөнья сугышы алдыннан булган хәрби конфликтларны алдагы дошманнарның үз көчләрен сынап каравы дип атарга була. 1918-1922 елларда Себердә һәм Ерак Көнчыгыштагы уңышсызлыкларына карамастан, Япония совет территорияләрен басып алу өметләрен үстерүен дәвам итә. Хәсән күле янындагы сугышлар башланган вакытта, СССР һәм Япония бер-берсенә инде күптәнге ихтимал дошманнар буларак карыйлар.
1938 елда «Правда» газетасы Хәсән күле янындагы чик буе инциденты турында: «Кем давыл чәчә, давыл урачак», – дип язып чыга. Хәсән сугышлары Россия тарихына Эшче-Крестьян Кызыл Армиясенең япон агрессорларын җиңүе буларак кереп калды.
Гыйльфан Батаршинга Хәсән күлендәге чик буе «застава»сында хезмәт итәргә утры килә.
«...Уртача буйлы, төз гәүдәле. Кыска прическасы, пөхтә кара мыеклары йөзенә кыюлык һәм ягымлылык өсти. Акыллы кара күзләре... Дусты, шулай ук Голубевкадан булган элекке шахтер Иван Чернопятко белән бергә, ул инде хезмәттән соң туган якларына кайтып китәргәме, әллә Ерак Көнчыгышта калыргамы, дип уйлый башлый. Ләкин 1938 елның июле Посьетск чик буе отряды командованиесенә күп мәшәкатьләр китерә. Штабка мәгълүмат килеп ирешә: якындагы чик буе поселокларында япон гаскәрләре пәйда була...»
Советлар Союзы генералы И. Мошляк: Хәсән күле янындагы сугышларда. «Совет Татариясе»
Посьетск чик буе отрядында отделение командиры булгач, Батаршин таулыкларны алу японнарга култыкны контрольдә тотарга һәм Владивостокка һөҗүм башларга мөмкинлек бирәчәген аңлый.
1938 елның 31 июлендә Заозерная биеклеге янындагы сугышта маневр группасы отделениесе белән командалык иткәндә, Батаршин дошман уты астында авыр яраланган 8 иптәшен, шул исәптән командир Петр Терешкинны да, сазлык аша үткәрә.

Фото: © Г.Р.Закировның шәхси архивыннан
Татар һәм украин кешесе дуслыгы
Гыйльфан Батаршин һәм Иван Чернопятко бүләк алганчы яшәүгә ирешәләр. Ике иптәшнең язмышын һәм дуслыгын Казан язучысы Шамил Рәкыйпов өйрәнә һәм «Таңнар һаман матурмы?..» дигән документаль повестенда тасвирлый.
1938 елның 25 октябрендә хәрби биремнәрне үрнәк итеп үтәгәннәре һәм Хәсән күле районын саклаганда күрсәткән батырлыклары өчен, Батаршин һәм Чернопяткога Советлар Союзы Герое исеме бирелә һәм Ленин ордены тапшырыла. Махсус билге гамәлгә куелгач, «Алтын Йолдыз» тапшырыла. Гыйльфан Батаршин СССРның югары дәрәҗәсе белән билгеләнгән беренче чик сакчыларыннан була.
Казан үзенең беренче героен тантана һәм зур хөрмәт белән каршы ала. Гыйльфан Батаршинны заводларга, фабрикаларга, колхоз һәм совхозларга, мәктәпләргә киләчәк буын алдында чыгыш ясарга, үзенең батырлыгы һәм чит илдә хезмәт итү эпизодлары турында сөйләргә чакыралар.

Фото: © ТР архивы
1941 елның сентябрендә Гыйльфан Батаршин Фрунзе исемендәге Хәрби академияне тәмамлый һәм Урта Азия чик буе округы штабында бүлек начальнигының өлкән ярдәмчесе итеп билгеләнә.
1943 елдан Бөек Ватан сугышында катнаша. Тылны саклау буенча НКВД гаскәрләренең 157 нче полкы батальоны белән җитәкчелек итә. II дәрәҗә Ватан сугышы һәм Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Аның биографиясенең мөһим мизгеле Токиодагы Халыкара хәрби трибуналда катнашу була, анда 1947 елның 30 октябрендә Батаршин һәм Чернопятко япон хәрби җинаятьчеләренә каршы шаһит күрсәтмәләре бирә.
Протокол нигезендә, Токио процессында Гыйльфан Батаршинның күрсәтмәләре эчтәлекле һәм бәхәссез була. Чын дипломат буларак, ул тәрҗемәче хезмәтләреннән баш тарта һәм инглиз телендә чыгыш ясый, японнарның җинаятьләре турындагы фактларны әле икенче бөтендөнья сугышы башланганчы ук тәкъдим иткән була.

Фото: © Г.Р. Закировның шәхси архивыннан
1947 елның 11 декабрендә майор Гыйльфан Батаршин һәм аның иптәше Иван Чернопятко авиаһәлакәттә һәлак булалар. Геройларның лайнеры Тын океан суларында юкка чыга.
«...Самолет болытлар өстеннән оча. Моторлар гөжли. Вакыт-вакыт болытлар арасыннан диңгез күренә. Туган җир ярларына да ерак түгел. Ләкин кинәт самолет тетрәнеп китә һәм, яраланган кош кебек, таш булып аска төшә. Көчле дулкыннар һәлакәткә эләккән лайнерны комсызланып йота... Бу 1947 елның 1 декабрендә була».
Ш.З. Рәкыйповның «Үлемсез Батыршин» очеркыннан

Фото: © Г.Р. Закировның шәхси архивыннан
«Ул беркайчан да үз эше һәм сугыш турында сөйләмәде»
2023 елда Герой кызы Әлфия Гыйльфан кызы Закирова вафат булды. Интервьюларның берсендә ул әтисе турында якты һәм шатлыклы мизгелләрне генә истәлек итеп саклавын сөйләгән иде.
«Мин әтием белән аралашу мизгелләрен истә тотар өчен бик кечкенә идем. Ләкин миндә бары тик якты һәм шатлыклы истәлекләр генә калды. Без аны бик сирәк күрдек, аның һәр килүе апам белән минем өчен (Гыйльфан Батаршинның олы кызы Маргарита. – иск. ТИ) бәйрәм кебек иде. Бөтен гаилә бәйрәмнәренә открыткаларны ул үзе ясады, чөнки бик яхшы рәсем ясый иде. Яхшы күңелле кыю кеше иде һәм безнең йорттагы бөтен балаларны яратты. Ул беркайчан да үзенең эше һәм сугышка кагылышлы мәсьәләләр турында сөйләмәде. Минемчә, мондый кешеләр нәкъ менә батырлыклар өчен, Герой булу өчен туа».

Фото: © Г.Р. Закиров һәм Н.Ю. Плехановның шәхси архивыннан
Әтисе турындагы истәлекләрендә Әлфия Гыйльфановна туганнарына әтисенең Токиодан кайтуын бик көткәнен сөйләгән. Авиаһәлакәт алдыннан ул аның белән телефоннан сөйләшкән, ул аңа Япониядән гаҗәеп матур курчак алып кайтуын әйткән булган.
Гыйльфан Батаршинның әнисе улы үлгәннән соң 1 ел үткәч вафат була
Гыйльфан Батаршинның әнисе Фатыйма, фаҗигале авиаһәлакәттән соң 1 ел узгач, 1948 елда вафат була. 2 улын югалтуга аның йөрәге чыдый алмый.
Кече улы Ибраһим Бөек Ватан сугышы башлангач, абыйсы үрнәгенә ияреп, чик сакчысы була. Ул 1940 елдан бирле хезмәт иткән чик буена күпсанлы фотографлар килә.
Ибраһим Батаршин фотосурәтенең икенче ягында: «Минем йөземнең шушы үле сурәтенә карагыз, ул сезгә мине тере килеш хәтерләтер», – дигән язу бар. Сурәт 1941 елның 22 июнендә төшерелгән.

Ибраһим Батаршин.1941 ел
Фото: © Н.Ю. Плехановның шәхси архивыннан
Әбүбәкер Гыйльфанов хатыныннан шактый озаграк яши һәм 1965 елда вафат була.
Геройга хөрмәт күрсәтелә: урам һәм пароход аның исемен йөртә
Казан халкы арасында Советлар Союзы Герое турында яхшы хәтирәләр генә яши. 1970 елларда шәһәрнең Киров районындагы урамга аның исеме бирелә.

Фото: © ТР архивы
Аның исемен шулай ук океан лайнеры йөртә.

Фото: © Закировның шәхси архивыннан
«...Ватаныбызның чик буе заставаларының берсендә Батыршинның фамилиясе көн саен 2 тапкыр яңгырый. Яшь солдатлар аңа багышланган стенд янында соңгы сулышларына кадәр Ватанга тугры булырга ант итәләр. Хәзер 2 корабль, 2 игезәк кебек, дөньяның барлык диңгезләрендәге суларда йөри. Болар – «Гыйльфан Батаршин» һәм «Иван Чернопятко» океан пароходлары. Бу кораблар, корыч бронь кигән 2 баһадир, 2 аерылгысыз дус кебек, төпсез упкыннан чыгып, илләр буйлап йөрергә, кешелеккә яңа бәхет табарга юл тота...»
Ш.З. Рәкыйповның «Үлемсез Батыршин» очеркыннан
«Татар-информ»нан тәрҗемә