«Андый чакта югалып каласың икән» - Миләүшә Сабирова белән күңелсез хәл булган
Данир Сабировның җәмәгате, блогер Миләүшә Сабирова мошенниклар һөҗүменә юлыккан. Бу хакта блогер сторисларында сөйләп, язылучыларын да кисәтергә булган.
Дуслар, кичә миңа мошенниклар һөҗүм оештырды. Һәр секунд саен смслар килеп торды. Аккаунтларыма үтеп керергә теләделәр, үз исемемә ниндидер карталар теркәлүе турында сөйләделәр. Мин күчсен дип, кодлар җибәрделәр. Кабат шалтырата башладылар. Бик күп тапкыр шалтыратканнан соң гына, оператор аларны өзә башлады.
Беләсезме, мин мошенниклардан алданучы кешеләрне яхшы аңлыйм. Андый хәлгә юлыкканда, бик борчыла башлыйсың икән. Бу хәл кичке 19.00 сәгатьтә башланган иде, 21.00 сәгатькә кадәр дәвам итте. Үз исемемә кредит алулары турында смслар килде.
Дәүләт порталымны «взломать» иттеләрме әллә дип уйлый башлаган идем инде. Хәзер бөтен парольләрне алыштырырга туры килмәгәе. Сак булыгыз, андый чакта югалып та каласың икән. Борчылуым аркасында, өйгә кайткач температурам күтәрелде. Миңа 99 смс килде. Бу бик күп бит. Бөтен кушымталарыма кодлар җибәрделәр, – дип сөйләгән блогер.