Андрей Разин Децлны дошманнары агулап үтергән булырга мөмкин дип уйлый

3 февральдә Децл псевдонимы белән чыгыш ясаган Кирилл Толмацкий 35 яшендә вафат булды. Ул Ижевскидагы концертыннан соң гримеркага керә, үзен начар хис итә башлый һәм шунда ук вафат та була.
Җырчының йөрәге тоткан дигән фараз әйтелде. Децл наркотиклар кулланган дип әйтүчеләр дә булды, әмма табиблар аның канында тыелган матдәләр тапмаган. Җырчының танышлары, якыннары аның наркотикларны бөтенләй кулланмавын әйтә.

Продюсер Андрей Разин Кириллны дошманнары агулаган дигән фараз җиткерде. Артист соңгы елларда уңышлы эшләгән, оптимистик карашта булган. Ул карьерасының яңа дәрәҗәсенә күтәрелгән, шул рәвешле кемнәрнеңдер юлына чыккан, ди Андрей Разин.
"Аның хәле авырайгач, барысы да чыгып киткән, гримеркада үзе генә калган. Кирилл беркайчан да клиникаларда дәваланмады, гадәти сигаретлар гына тартты... Хәзер Тикшерү комитеты тикшерү эшләре алып бара, бу бит агулау очрагы булырга мөмкин", - дигән Разин "Выход в люди" тапшыруында.