Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Андрей Кузьмин: «Татар-информ» Татарстанда беренче ресурска әверелергә тиеш

Журналистларның һөнәри бәйрәме – 19 майда билгеләп үтелә торган Татарстан матбугаты көне алдыннан «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин республиканың әйдәп баручы мәгълүмат агентлыгы алдында куелган яңа бурычлар хакында сөйләде.

news_top_970_100
Андрей Кузьмин: «Татар-информ» Татарстанда беренче ресурска әверелергә тиеш

27 ел эшләү дәверендә беренче тапкыр «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының уникаль кулланучылар саны аена 1 миллионнан артып китте. Тематик яктан телгә алыну индексы буенча агентлык Татарстанда – беренче, Идел буенда өченче урынны били. Мондый уңышка «Татмедиа» АҖ структурасында үткәрелгән зур үзгәрешләр нәтиҗәсендә ирешелде.

- Андрей Владимирович, «Татар-информ» коллективы үзенең һөнәри бәйрәмен нинди нәтиҗәләр белән каршылый?

– Теләсә кайсы басма - газета, журнал, телекомпаниянең үз үсеш этаплары бар. «Татар-информ»да тамырдан үзгәреш моннан бер ел элек башланды дип уйлыйм. Агентлыкка Шамил Садыйков җитәкчелегендә яңа команда килде. Коллектив алдына яңа бурычлар куелды. Аларны гамәлгә ашыру өчен билгеле бер адымнар ясалды. Боларның барысы да «Татар-информ» Татарстанның төп мәгълүмат агентлыгына әверелсен өчен эшләнде. «Татар-информ» - дәүләт структурасы ул, безнең бурыч - республика һәм дөнья халкына Татарстанда бара торган вакыйгалар турында мәгълүмат бирү. Дәүләт сәясәтен аңлату, Президент, Хөкүмәт, Дәүләт Советы эше турында сөйләү. Моны аңлаешлы, оператив төстә эшләргә кирәк. Теләсә кайсы интернет-басманың бәяләү критерие – кулланучыларның саны. Матбугат көне алдыннан без бурычның беренче этабы үтәлде дип әйтә алабыз. LiveInternet (ЛайвИнтернет) мәгълүматлары буенча, «Татар-информ»ның уникаль кулланучылар саны аена 1 миллионнан артып китте.

- «Татмедиа»дагы үзгәрешләр хакында сөйләгез әле. Нәрсәләр эшләнде?

- «Татмедиа»да берничә мәгълүмати ресурс эшли, аларның гомуми идеологиясе һәм сәясәте юк иде. Аларны берләштерү турында карар кабул ителде. Мин традицияләрне саклаган һәм үстергән коллективка, аның элеккеге җитәкчеләренә бик тә рәхмәтлемен, алар – үз эшенең осталары. Бүгенге көндә «Татар-информ» берничә мәгълүмати ресрусны (рус һәм татар телендәге мәгълүмат агентлыгы, sntat.ru һәм Intertat.ru порталлары, «События недели» һәм «Атна вакыйгалары» газеталары) үз эченә ала. Берләштерелгән редакция «Татмедиа»ның 12нче катында урнашкан. Бүген ул, минемчә, республика һәм Идел буенда иң заманча яңалыклар фабрикасы. Видеороликлар төшерү буенча берничә проект башлап җибәрдек һәм аларны төрле челтәрләр, төркемнәр буенча тарату технологиясен эшлибез.

- Социаль челтәрләр белән эш ни рәвешле оештырылган?

- «Татмедиа»да «Татар-информ» яңалыкларын тарату белән шөгыльләнә торган социаль медиа бүлеге оештырылды. Хәзер күпләр сайтка социаль челтәрләр аша керә. Яңалыкларны социаль челтәрләрдә тарату системасы үзенең бик тә нәтиҗәле булуын күрсәтте. Әгәр моннан бер ел элек сайтка социаль челтәрләрдән аена 15,5 мең кеше керсә, хәзер ул 14 мәртәбә диярлек артып, 208 меңгә җитте.

Әлеге юнәлештә эш дәвам итәчәк. Социаль челтәрләр – безнең перспектива булуын аңлыйбыз. Бүген бик азлар гына яңалыкларны компьютердан укый, планшетлар һәм мобиль җайланмаларның популярлыгы артканнан-арта бара.

– «Татар-информ» журналистларының эшен ничек бәялисез?

– Журналистлар яңа критерийлар буенча эшли, моның нәтиҗәсе дә бар. 2016 елның апреленнән уникаль кулланучыларның саны аена 250 меңнән 1 миллион 100 меңгә кадәр артты. Без «Татар-информ» хәбәрләренең республикада иң оператив яңалыклар булуына ирештек. Журналистлар укучы яңалыкны беренчеләрдән булып белсен өчен барысын да эшли. Яңалык тиз җиткерелергә, аңлаешлы һәм сыйфатлы булырга тиеш.

– Татар редакциясен үстерү хакында нәрсә әйтә аласыз?

– Без татар сегментын үстерүгә җитди игътибар бирдек. Татар редакциясе сизелерлек киңәйтелде. Агентлыкка Рәмис Латыйпов җитәкчелегендә яңа команда килде. Бер ел эчендә коллектив зур ыргылыш ясады. Татар телендә уникаль материаллар дөнья күрде. Бер ел эчендә, 2016 елның маеннан 2017 елның маена кадәр, сайтның татар версиясе уникаль кулланучылар санын уртача 7,5 тапкыр арттырды. Бүген ул республикада һәм аннан читтә иң күп укыла торган интернет-ресурсларның берсенә әверелде. Татар телле интернетның мәгълүмат сегментында бу – беренче урында торучы коллектив. Шушы ук команда татар телендә газета да чыгара.   

- Агентлыкның төп миссиясе нидән гыйбарәт?

- Россия һәм бөтен дөньяда Татарстан турында беренче урындагы мәгълүмати ресурска әверелү.

- Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан «Татар-информ» коллективына нинди теләкләрегез бар?

– «Татар-информ» агентлыгы коллективына бер ел эчендә ирешкән биеклеген саклап калуын телим. Моның өчен бөтен шартлар да тудырылган. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан «Татар-информ» алдына Татарстанда беренче урындагы ресурска әверелү һәм Россиянең иң абруйлы йөз гаммәви мәгълүмат чарасы арасына керү бурычы куелды. Без әлеге бурычны үтәрбез дип ышанам.





Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100