Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Андрей Кузьмин Россиядә аналог телевидениены туктату турында: Иң мөһиме - контент булдыру, ә аны тарату техникага һәм редакциянең һөнәри осталыгына бәйле

“Татмедиа” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин аналог тапшыруны туктаткач төбәк каналлары язмышы нинди булачагы, "Татарстан-24” медиаканалы эшчәнлеге нәтиҗәләре, халык өчен район хәбәрләренең әһәмияте турында сөйләде.

news_top_970_100
Андрей Кузьмин Россиядә аналог телевидениены туктату турында: Иң мөһиме - контент булдыру, ә аны тарату техникага һәм редакциянең һөнәри осталыгына бәйле

Чыгарылу вакытына һәм цифрлы ресиверы булу-булмауга бәйсез рәвештә, сигналын барлык телевизорлар да кабул итә ала торган аналог телевидениены Россиядә 2018 елда туктатачаклар.

Россиядә закон спутниклы һәм кабельле тапшыру операторларына үз абунәчеләренә цифрлы телевидениеның бөтен Россиядә гомуми кулланылышта булган телеканаллар һәм радиоканаллар федераль пакетын түләүсез күрсәтүне мәҗбүри таләп итеп куя. Әлеге пакетка Беренче канал, “Россия-1”, “Россия-2”, НТВ, “5 канал”, “Россия-Культура”, “Россия 24” ОТР, ТВЦ керә. Болар “беренче мультиплекс» дип атала.

“Икенче мультиплекска” РЕН ТВ, “Спас”, СТС, “Домашний”, ТВ3, НТВ+, “Спорт”, “Звезда”, “Мир”, ТНТ, МузТВ керә. Төбәк каналларын да үз эченә ала торган өченче мультиплексны формалаштыру әлегә икътисади яктан максатка ярашлы түгел, дип исәпли Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы башлыгы Николай Никифоров.

Шул ук вакытта, кабельле телевидение операторларына барлык кулланучылар да файдалана ала торган төбәк телеканалын 21 нче дип аталган төймәгә урнаштыру мәҗбүри шарт итеп куелган. Татарстанда бу төймә Яңа гасыр телекомпаниясенә бирелде.

“Татмедиа” акционерлык җәмгыяте  генераль директоры Андрей Кузьмин “Татар-информ” агентлыгына “Татарстан-24” медиаканалының эшчәнлеге һәм яңа шартларында аның тоткан урыны турында сөйләде.

Аналог тапшыруны туктатканнан соң төбәк каналлары яши алырмы?

- Чынлыкта исә аналог тапшыру туктаганга инде бер генә ел түгел. Чөнки зур шәһәрләрдә һәм халык күпләп яши торган үзәкләрдә кешеләр күптән кабельле йә спутниклы телевидение карый, эфир антеннасын файдаланучылар бик аз. Ни өченме? Чөнки сыйфат һәм каналның эчтәлеге төшенчәләре бар. Авыллар күптән спутник тәлинкәләренә күчеп бетте. Без шәһәрләр буенча бу мәсьәләне өйрәндек. Аналог тапшыруларны караучы 15-20 процент тамашачы калу ачыкланды. Әгәр бер тапкыр цифрлы тапшыру карыйсың икән, син начаррагын карарга теләмисең. Автомобильдә йөргәннән соң, атка күчереп утырасы килмәс бит. Якынча шундый аерма. Мораль яктан барысы да күчешкә әзер. Нигездә бу 15-20 процентка авыллар, кабель сузу табышлы булмаган, спутник тәлинкәсен куярга матди мөмкинлеге булмаган торак пунктлар керә.

Сез аналог тапшыруларны калдырачаксызмы?

- Без актив рәвештә барлык тапшыру төрләрен, кабельне, IP-телевидениены кулланабыз. Ләкин, әлбәттә инде, эфирлы тапшыруны да туктатмыйбыз. Бу бит безнең аудитория, алар да без мәгълүмат җиткерергә тиешле кешеләр. Шуңа күрә без тапшыргычларны карап тоту өчен чыгымнар сарыф итәбез, Татарстан Республикасы тапшыргычлар үзәгенә түләп торабыз. Елдан-ел бу чыгымнар арта. Әгәр федераль каналларны 2018 елда - 2019 ел башында туктатсалар, безне моңа беркем дә мәҗбүр итмәячәк. Без бу очракны икътисади яктан бәялибез, файдасы никадәр буласын ачыклыйбыз. Әгәр федераллар китсә, тапшыргычларны карап тоту өчен, әлбәттә инде, бәяләр кискен артачак. Шуның белән бергә Татарстан Республикасы тапшыргычлар үзәгенә түлисе, кешеләргә хезмәт хакы бирәсе һ.б. бар.

Узган елда “Татарстан-24” телеканалы эшчәнлегенең төп нәтиҗәләре нинди?

- Иң мөһиме, 2017 елда “Татарстан-24” уңышлы гына төбәкләргә чыкты. Татарстан Президентыннан алган биремне без үтәдек. 24-лене бик актив тарата башладык. Нәкъ менә шушы идея - муниципаль телестанцияләребезне саклап калу - үз эшен эшләде. Ул гына да түгел, бүгенге көндә телеканал аларның мөмкинлекләрен сизелерлек дәрәҗәдә киңәйтте. Без муниципаль мәгълүматны республика күләменә чыгару мөмкинлеген булдырдык. 24-ленең төп фишкасы менә шул. Әгәр моңа кадәр район яңалыклары республика каналларында, иң яхшы дигәндә дә, Президент йә Премьер-министр шул районга килгәндә, республика масштабында мөһим вакыйга булган очракта гына күренсә, бүген исә көн саен (хәтта сәгать саен) режимында яңалыклар бөтен республикага тарала. Өстәвенә, без аларга, моңа кадәр эшләгән федераль партнерларыннан аермалы буларак, иң яхшы вакытны бирәбез. Иң яхшы вакыт, иртә һәм кич, прайм-тайм.

Татарстан төбәкләрендә телеканалның партнерлары күпме?

- Бүгенге көндә унбер - бу Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Лениногорск, Нурлат, Яшел Үзән, Биектау, Зәй, Буа, Баулы, соңгы булып Мамадыш кушылды. Шулай итеп, бөтен республика диярлек колачланды. Тапшырулар бөтен Татарстанга бара. Әлегә без кайсыбер районнар белән хезмәттәшлек итүнең мәгънәсен күрмибез. Мәсәлән, Актаныш, Саба районнарында нигездә татар аудиториясе, ә аларның үз челтәр партнеры - Яңа гасыр телекомпаниясе бар. Алар шунда бик яхшы урнашкан. Яңа гасыр телеканалы белән безнең мөнәсәбәтләр бик яхшы. Үзенең челтәр партнерыннан (элек без дә ТВЦ, ТНТ, “Пятница”да идек бит) күчәргә карар кабул иткән шәһәрләр, менә барлык шул каналлар 2016 елда рекогносцировка ясады. Алар “Татарстан-24” каналы нигезенә күчте.

Моның икътисади өстенлекләре нинди?

- 2017 ел бик катлаулы булды. Һәрвакытта да, бер партнердан икенчесенә сикергәндә, финанс өлеше ел башында бераз түбәнгә бара. Менә безнең дә баланс комиссияләре утырышы узды һәм 2017 елның икенче яртысыннан телеканалның финанс ягы яхшыруы күзәтелә. Мин эре өлешләр: Түбән Кама, Яр Чаллы турында әйтәм. Аларда ситуация яхшыра башлады. Һәрвакытта да, бер каналдан икенчесенә, өстәвенә федраль каналдан, сикергәндә шундый кыенлыклар күзәтелә. Шуның өстенә тамашачыны бу каналны карауга ияләштерергә, реклама бирүчегә каналның яхшы каралганын һәм реклама ягыннан файдалы икәнен исбатларга кирәк. 2017 ел менә шуларны эшләп узды. Ләкин хәзер ситуация стабильләшә, кешеләр дә ияләнә башлады.

Сез кабельле операторлар белән эш алып барасызмы?

- Без, 22 нче төймәгә эләгү өчен, бөтен республика буенча кабельле операторлар белән хезмәттәшлек итәбез. “Таттелеком” белән алдан ук килешенгән иде. Ләкин бөтен республика да “Таттелеком”да утырмый бит. Безне бу төймәгә беркетсеннәр өчен, МТС һәм башка эре операторлар белән сөйләшүләр алып барыла. МТСны 30 нчы төймә варианты буларак карыйбыз, ягъни без якында урнашабыз. Соцпакетларга эләгү өчен, тагын да якынаерга омтылабыз. Бу безнең аудиторияне тагын да киңәйтәчәк.

Медиаканалны оештыру районнардагы телевизион пунктлар эшчәнлегенә ничек тәэсир итте?

- Мин безнең каналлар урыннарда эшли торган сюжетларның сыйфаты бермә-бер артуын күзәтәм. Безнең өйрәтүләр һәм эшчәнлекләрен билгеле бер стандарт буенча төзү нәтиҗәсендә, алар үзләрен урындагы вак хезмәткәрләр итеп тоюдан туктады. “Татарстан-24” каналында кабул ителгән стандарт заманча, динамикалы - бүгенге тамашачы кабул итә ала торган. Нәкъ менә шуңа күрә, районнардан кемдер елына бер, кемдер ике, кайчакта өч тапкыр 24-легә өйрәнергә килә. Шуның бәрабәренә алар һөнәри осталыкларын арттыра. Элек “балык” бирәләр һәм, алар шуны ваклап, үзгәрткәләп, үз текстларын өстәп, яңадан монтажлап, эфирга чыгаралар иде. Хәзер исә мондый эшкә күпкә азрак вакыт сарыф ителә, чөнки телеканаллар үзләре барысын да тиешле форматта безгә тапшыра.

Сез ябылу алдында торган, үзләренең челтәр партнерлары булмаган коммерцияле телеканалларга ярдәм кулы сузарга әзерме?

- Без әзер, ярдәм итәбез дә. Алабуга белән партнерлар мөнәсәбәте төзелгән. Алардан картинка (сюжет) алабыз. Гәрчә алар безнең милек булмаса да, алар “Татмедиа” челтәрендә түгел. Бүгенге көндә сплайсинг барлык шәһәрләрдә дә тоташмаган. 2018 елда телеканалларны кабельдәге челтәр партнерларыннан өзгәннән соң ук, минемчә, процесс башланыр. Аларга йә ябылырга, йә безгә килергә, йә башка партнер эзләргә туры киләчәк. Без аралашырга һәм партнерлык мөнәсәбәтләре урнаштырырга әзер. Әлмәттә исеме, авторитеты, җитди традицияләре булган эре каналлар бар. Каналлар Бөгелмәдә дә бар. Аларга барысына да сайларга туры киләчәк - йә ябыла, йә яхшырак каналга китә. Күз алдына китереп карагыз, кешеләр гомер буена СТСны тоташтыра, һәм, әгәр СТС партнеры булса, үзенә бирелгән вакытта алар яңалыкларын куя иде. Хәзер исә закон моны бөтенләй тыя, анда хәтта җирле рекламаны да куеп булмаячак. Шуңа күрә реклама белән эшләүчеләргә алга таба нишлисен җитди уйларга кирәк.

Безнең билгеле бер конкурентлык өстенлеге булачак. Бөтен базарны үзебез алачакбыз дип әйтәсем килми, юк. Анда да көндәшләр, башка реклама агентлыклары һәм төркемнәр эшчәнлеген дәвам итәчәк.

Сүз нинди өстенлек турында бара?

- Мин үзебезнең өстенлекне җирле базарда үз яңалыкларыбыз белән чыга алу мөмкинлеге булуда күрәм. Шуңа күрә, күз күрер. Бу хакта минем бик сак кына оптимизмым бар. Сез шуны аңлагыз, телевидение - бик кыйммәтле уенчык. Бүгенге  көндә дәүләт ярдәменнән башка без яши алмас идек. Нинди рәвештә булса да, нинди генә челтәр партнеры белән дә. Чөнки районнарда реклама базары телеканал тәэмин итәрлек түгел. Бу - бик кыйммәтле шөгыль. Шуңа күрә мин җирле каналларга ярдәм итмәгән муниципалитетларны бик кискен тәнкыйтьләдем һәм тәнкыйтьлим. Телеканалларга ярдәм итмәгән Яр Чаллы позициясе миңа аңлашылмый.

Түбән Кама турында ни әйтерсез?

- Түбән Кама белән без килештек, башлык белән аңлашу бар. Мөгаен, киләсе елда да мунципалитет ягыннан ярдәм булыр. Әлмәт җитәкчелеге ягыннан да шундый аңлау һәм ярдәм итү бар. Без бит, асылда, алар өчен эшлибез. Безнең җирле каналлар шәһәрдә йә районда ниләр булганы, администрация нинди эшләр башкарганы турында сөйли бит. Әйдәгез ябып куябыз да, кем генә моны Интернетта укыр икән, бер ярым кешеме? Телевидение бар һәм ул яшәячәк. Барысы да болай ди: “Газеталар үләчәк, телевидение үләчәк, бары тик Интернет кына калачак!” Һич алай түгел. Америка тәҗрибәсен карап карагыз. Телевизор карау өлеше беразга да кимеми, ул хәтта арта да. Тагын, яшьләр аудиториясе карамый, диләр. Карый, әле ничек кенә. Интернет каршында утырып, үз-үзеңә әллә-ниләр уйлап табарга була. Ләкин җитди тикшеренүләр бар, алар бөтенләй киресе турында сөйли.

Сез телевидение үсешендә нинди трендлар күзәтәсез?

- Иң мөһиме - контент булдыру, аны ничек тарату - техникага һәм һәр аерым редакциянең һөнәри осталыгына бәйле. Нәкъ менә шуңа күрә, соңгы ике, бәлки өч елда без мультимедиалы редакцияләр булдыру белән шөгыльләнәбез.  Бу - бер журналист төрле йөрткечләрдәге  материалны эшкәртә ала дигән сүз. Ул газета яза; сайтта урнаштыра; социаль челтәрләргә тарата; телевизион материал ясый; фотография генә түгел, видео да төшерә. Шуңа күрә безгә контенты кая җибәрсәк тә ярый - аермасы юк. ТВ-программа ясарга, газетага куярга, соцчелтәргә китәргә, YouTube каналына куярга була. Иң мөһиме, бу контентны максималь дәрәҗәдә киңрәк таратырга. Ләкин, теләсә кайсы очракта да төп эш - контент булдыру. Шундый бурыч белән без редакцияләрне саклап кала алдык, аларны яңа шартларда яңача эшләүгә көйләдек. Әлеге очракта реклама бирүче үзенең рекламасы газетада гына түгел, ә барлык йөрткечләрдә дә яңгырыйсын, аны максималь санда күп кеше күрәчәген аңларга тиеш. Шушы яктан караганда, без шулай ук филиалларыбызның финанс халәтен яхшыртырга тырышабыз.

Киләчәккә үз алдыгызга нинди бурычлар куясыз?

- 2017 елда каналны аякка бастырдык, халыкны безне карарга ияләштерәбез. Безнең ресурс специфик бит, безнең тамашачы сәгать ярымга сериал йә футбол матчы карар өчен телевизорга ябышып утырмый. Без яңалыклар концепциясенә нигезләнгән - сәгать саен яңалыклар. Шуңа күрә безнең телекараулар өлеше сикергәли. Кеше 15-20 минут карый да башка каналга күчә. Без көн дәвамында аудитория җыябыз. Реклама бирүчеләрне дә шуңа ияләштерергә кирәк һәм 2017 елны без шуңа багышладык.

2018 елга бик җитди проблема - җиһазларны яңарту - апгрейд ясау. Ягъни безнең җиһазлар искерде.”Татарстан-24” HD-тапшырулар күрсәтә. Ә төбәкләр ясаган сюжетлар SD сыйфатлы. Кызганычка каршы, әлегә безнең техника юк, заманча йөрткечләрдә монтажлау һәм эфирга чыгару мөмкинлеге юк. Безгә станцияләребезне тулысынча яңадан җиһазларга кирәк. Моны киләсе елда башкарып чыгу өчен мөмкинлек эзлиячәкбез. Кешеләрне алдап булмый: начар сурәт күрсә, алар башка каналга күчә. Безнең өчен  “аналоглар”, “цифрлар” түгел, ә менә шундый җитди проблема бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100